Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
19 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метрга кадәр җил исәчәк. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчәйгәндә секундына 22-27 метр тизлеккә җитәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез - +10..+15 градус.




19 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Үгезбозау йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Сарымсак утыртып калдыру өчен кулай вакыт. Кишер, чөгендер кебек тамыразыкларны алырга мөмкин.

Чәчәк түтәле
Гладиолус һәм дәлия бүлбеләрен казып алырга. Аларны коры торф яки пычкы чүбе сибелгән әрҗәләргә сакларга куярга кирәк. Лалә, нарцис, гиацинт чәчәкләре суганчаларын һәм декоратив суган утырту өчен уңайлы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны һәм куакларны кимерүчеләрдән саклау чараларын күрергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100