Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14-15 июльгә һава торышы һәм ай календаре

14-15 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
14-15 июльгә һава торышы һәм ай календаре
14 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16º, көндез +21..+26º градус.

15 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16º, көндез +20..+25º градус.

14 июль.
Үсүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Җыеп алган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга була.

Чәчәк түтәле
Чәчәкләргә ашламалар сибү. Декоратив культураларны ялгарга була. Бүлмә гөлләренә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Күпьелллык чәчәкләр утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш культураларына ашламалар сибү. Җимеш агачларын ялгау. 

15 июль.
Үсүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Яшелчәләргә ашламалар сибәргә кирәк. Кыяр, ташкабак, помидор уңышын эшкәртү. 

Чәчәк түтәле
Фосфорлы-калийлы ашламалар сибү. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш культураларына фосфорлы-калийлы ашламалар сибү. Җиләк уңышын эшкәртү. Көзен агач-куаклар утырту өчен чокырлар әзерләп куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100