Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 июльгә һава торышы һәм ай календаре

13 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
13 июльгә һава торышы һәм ай календаре
13 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16°, көндез +20..+25° градус.


13 июль.
Үсүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Җыеп алган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга була.

Чәчәк түтәле
Чәчәкләргә ашламалар сибү. Декоратив культураларны ялгарга була. Бүлмә гөлләренә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Күпьелллык чәчәкләр утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш культураларына ашламалар сибү. Җимеш агачларын ялгау. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100