Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11-12 августка һава торышы һәм ай календаре

11-12 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
11-12 августка һава торышы һәм ай календаре
11 августта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +9..+14º, көндез  +12..+17º градус.

12 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек җирдә, көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. төнлә һава температурасы +6..+11º, көндез +11..+16º градус.

11 август.
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Көзен куллану өчен шпинат, кресс-салат, пекин кәбестәсе утырту өчен уңышлы вакыт. Ачык грунтта кышлый торган үсемлекләр утырту, күчереп утырту. 

Чәчәк түтәле
Чалма чәчәк, ирис һәм башка күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай чор. Үсемлекләрне гөмбәчек, бактериаль авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү. Ачык грунтта кышлый торган үсемлекләрне күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куак чыбыкчаларын утырту өчен уңышлы көннәр. 

12 август.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100