Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июльгә һава торышы һәм ай календаре

1 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
1 июльгә һава торышы һәм ай календаре
1 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12º, көндез +17..+22º градус.

1 июль.
Кимүе ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәрен утау, шытымнарын сирәкләү. Помидор, борыч куакларының астагы сабакларын өзәргә кирәк. Кыяр һәм ташкабакнң саргайган яфракларын өзәргә кирәк.

Чәчәк түтәле
Чүп үләннәрен утау. Ашламалар сибү. Лалә, гиацинт һәм вак суганчалы чәчәкләрнең суганчаларын казып алу өчен уңышлы вакыт.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларның куе ябалдашларын кисәргә кирәк. Җимеш бирүче агач һәм куакларны авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен дарулар сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100