Җәйге һава торышы тәмамланырга санаулы көннәр калды

12 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://pixabay.com
Җылы көннәрнең вакыты санаулы. 

"Җәйге һава торышы берничә көн генә торачак. Ә менә 14 сентябрьдә Үзәк округта, шулай ук Мәскәүдә һава торышы 6-8 градуска төшә. 13-18 градус кына булачак. Якшәмбе һәм дүшәмбе Үзк округта төнлә 3-8, көндез 11-17 градус булачак. Бу - күпьеллык нормалардан түбәнрәк", - дип сөйләгән "Российская газета"га РФ Гидрометцентр лабораториясе мөдире Людмила Паршина. 

Ленинград, Псков, Новгород өлкәләрендә атна азагында көчле яңгырлар көтелә. 

Россиянең көньягында җәйге һава торышы саклана, көндез +30 га кадәр булачак. Сочи ярында су +25 градус. Ә Красноярскның төньягында бүген кар ява. Читада да юеш кар көтелә. 

Көнбатыш Себердә суыта, төнлә минус 1 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген Мәскәүдә җылы һәм явым-төшемсез соңгы көн. Иртәгә яңгырлар, салкынайту көтелә. Бүген +24...+25 градуска кадәр җылыта. Җил көчәя. 

Ә иртәгә +20...+21, кичен яңгыр көтелә. Ялларга +15...+18 градуска кадәр төшә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла