news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Рифат Фәттахов

Рифат Фәттахов

журналист, продюсер
1966 елның 17 ноябрендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1989), татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Тоталитар җәмгыять шартларында сәнгатькәр шәхесе мәдәнияте: Рәшит Ваһапов тормышы һәм иҗаты мисалында» (рус. Культура личности художника в условиях тоталитарного общества: На примере жизни и творчества Рашита Вагапова) темасына Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәлсәфә һәм политология кафедрасында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005). «Күпконфессияле җәмгыять шартларында милләтара сөйләшүнең нигезе буларак миллилекнең һәм интернациональлекнең диалектикасы (Татарстан Җөмһүрияте мисалында)» (рус. Диалектика национального и интернационального как основа межэтнического диалога в условиях поликонфессионального общества (На примере Республики Татарстан)) темасына докторлык диссертациясе һәм «Гасыр контекстында Кави Нәҗми шәхесе һәм иҗаты» монографиясе әзерли.

Хезмәт юлы

1987-1989 елларда Татарстан АССР радиосының музыкаль тапшырулары редакциясе хәбәрчесе.

1989-1990 елларда Казан дәүләт университетының күптиражлы «Ленинец» газетасы мөхәррире.

1991 елның февраленнән «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире.

1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире.

2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында «Замана мәдәнияте һәм ММЧ», «Әдәбият теориясе», Аналитик жанрлар («Рецензия» жанры) курсларыннан лекцияләр укый.

Күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһап улы Ваһапов (1908-1962) истәлегенә 2004 елдан башлап уздырылучы «Татар җыры» халыкара фестиваленең оештыручысы, проект авторы, продюсер. Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Артур Шөгаепов, Азат Абитов — фестиваль лауратлары булды.

2007 елның маеннан Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры.

Түбән Новгород татарларының «Якташлар» җәмгыяте (Казан) рәисе.

Татарстан продюсерлар берлеге рәистәше.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале

2006 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

2006 Муса Җәлил премиясе

2007 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар