news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Луара Шакирҗанова

Луара Шакирҗанова

артиска, нәфис сүз остасы
Луара (чын исем Зөһрә) Шакирҗанова 1950 елның 9 июнендә Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр училищесын , аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт К.Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г.Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.

Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финләндия, Швеция, Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертт
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар