Дамирә Кузаева

Татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты.
Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елда Молотов өлкәсе Барда районының Төнгүк авылында туа. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1964 елда Татарстанның Әлмәт татар драма театры труппасына эшкә килә. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Әлмәт театрында талантлы артистка төрле характердагы рольләрне башкара. 1976 елда Дамира Кузаевага Татарстанның атказанган артисткасы, 1986 елда Татарстанның халык артисткасы макталуы исеме бирелә. Артистка ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә ролен уйнаган өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Дамира Кузаева 1993 елда вафат була. Ул Төнгүк авылында җирләнгән. Артисткага хөрмәт йөзеннән, ел саен аның туган авылында талантлы яшьләр арасында театр осталыгы бәйгесе оештырыла.

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла