Нияз Акмал

Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе, сугыш ветераны Рәшит Әкмәлетдин улы — математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Әнисенең турыдан-туры тәрбияви тәэсирендә Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре әүвәл район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла.

1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н. Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында даими катнаша килә.

1976 елда университетны тәмамлагач, Н. Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала, һәм, иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә 1977 елның көзеннән Н. Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә. «Торгынлык еллары» дип аталган бу еллар — татар мәктәпләренә, татар теленә зур киртәләр куелган, зур басым ясалган чор. Менә шундый авыр бер чорда «Яшь ленинчы» газетасы, башка татар матбугаты органнары белән берлектә, туган тел өчен, татар мәктәпләре, рухи ныклык-хөрлек өчен чын-чынлап көрәш җәелдерә, Язучы-журналист Н. Акмал да бу изге эшкә җаны-тәне белән кушыла.

1986 елда Н. Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.

1987 елның декабреннән Н. Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучы ларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китаб»ы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н. Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирештеләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н. Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1993 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы, 2004 елда «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» дигән поэмалар, шигырьләр һәм балладалар китабы бастырып чыгарды, 1995 елда исә аның «Мәгариф» нәшриятында Кирам Сатиев белән берлектә язылган «Татар баянчылары» дигән белешмәлек китабы дөнья күрде.

Нияз Акмал 1991—1994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләде, 1995 елдан исә ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара. Н. Акмалның тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар.

Н. Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.  Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек була (2006).

Нияз Акмал — 1988 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Ул 2007 елның 11 августында вафат була. Аны туган авылы Каташ-Каран авылында җирлиләр.

БАСМА КИТАПЛАРЫ

Учак: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.- 48 б.— 1700.
Үз урамым: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 112 б.— 30 000.
Килер бер көн: Шигырьләр һәм балладалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.— 112 б.— 6400.
Күгәрчен сөте: Повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. —272 б.— 11000.
Бохара мачысы: Кыйссалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 128 б.— 3000.
Татар баянчылары.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1995.— 2076.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде: Поэмалар, шигырьләр, балладалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 207 б.

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла