Артур Исламов

1988 елда Актанышта туган. Әтисе Муллаян – көрәшче. Әнисе Луиза – музыкант. Музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка көллиятенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы) (2012) тәмамлаган. 2010 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 2012 елдан Мария театры (Санкт-Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясендә укый һәм җырлый. Башкарган партияләре: Данкайро, Моралес «Кармен» Ж. Бизе. Фигаро «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро). Онегин «Евгений Онегин» П. Чайковский. Граф Робинзон «Яшерен туй» (Тайный брак) Д. Чимароза. Король Треф «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам). Хома «Вий» Е. Анисимова. Бен «Телефон» Д. Менотти. Эдвин «Сильва» И. Кальман. Акыл ияләре «Турандот» Д. Пуччини. Кәрим бай «Башмагым» Җ. Фәйзи. Сабиров «Җәлил» Н. Җиһанов. Фатыйх «Шагыйрь мәхәббәте» Р. Ахиярова. Бүләкләре, мактаулы исемнәре: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (2005 ел) — I премия. Халыкара И. Шакиров исемендәге җырчылар конкурсы (Казан) — I премия. «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җырын башкаручылар конкурсы (2006) —- I премия. Р. Ваһапов исемендәге татар җырын башкаручылар конкурсы (Казан, 2008) — I премия. С. Сәйдәшев исемендәге җырчылар конкурсы (Түбән Кама, 2008) — III премия. Р. Яхин исемендәге халыкара камера җырчылары һәм концертмейстелар конкурсы (Казан, 2011) — I премия. Халыкара Vissi D'Arte опера җырчылары конкурсы (Праһа, 2012) — II премия, лауреат. I Халыкара «Чикләрсез опера» конкурсы (Краснодар, 2014) — диплом һәм «Чит ил көйязары әсәрен иң яхшы башкарган өчен» махсус приз

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла