Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Хаҗга юлламаны кредитка яки бурычка алырга ярамый”

Хак мөселманнар олы юлга – хаҗга җыенды. Әлеге юлга ничек әзерләнергә, нәрсәләрне белергә, хаҗны дөрес итеп ничек үтәргә? Бу сорауларга Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирде.

news_top_970_100
Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Хаҗга юлламаны кредитка яки бурычка алырга ярамый”

– Тимергали хәзрәт, быел хаҗга сорау зурмы? Республика мөселманнарына изге сәфәргә бару өчен нинди шартлар тәкъдим ителә?

– Үзем хаҗ бүлегендә эшләмәсәм дә, миндә кайбер мәгълүматлар бар. Әлбәттә, быел “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясеннән 1800 кеше хаҗга юл алачак. Шуның 800гә якыны – Россиянең башка төбәкләреннән. УфА, Бурятия, Ульян өлкәләреннән дә баручылар бар. Хаҗилар махсус төркемнәргә берләшә. Аларың җитәкчеләре бар. Шушы җитәкчеләргә тулысынча буйсынырга кирәк. Буйсынмаган очракта, кешенең югалуы, хаҗны бозуы, дөрес кылмавы ихтимал. Ягъни,  нинди дә булса бер гамәлне дөрес итеп эшләмәскә мөмкин.

– Хаҗ кылу – күпләрнең хыялы. Әмма бу теләк белән бергә күңелләрдә бераз курку хисе дә яши: ничек ерак юлга чыгарга, хаҗ кылу тәртибе ничек?

– Хаҗ кылырга күпләр хыяллана. Акча җыя, ният итә. Акча табып, юллама сатып алганнан соң, хаҗга китәр вакыт җиткәч, кеше курка башлый. “Бәлки бармамын, куркам” ди. Аннан соң бит әле килешүдә дә: “Үлә-нитә калсаң, шунда җирләргә” дигән сүзләр языла. Моны укыганнан соң тагын да куркалар. Мин дә курыктым узган ел. Ләкин шайтанның вәгъдәсе бар: “Мин синең хәерле изге юлыңда һәрвакыт аларның каршыңа килеп басачакмын һәм курку салырмын”, - ди. Әгәр дә изге эштә курку хисе барлыкка килде икән, шуны онытмаска кирәк: димәк,син дөрес юлда. Аннан соң Аллаһы (с.г.в.) Тәгалә шайтанның сүзен китерә Коръәндә: “Мин аларның юлларына басып, синең хак юлыңнан аздырырга тырышырмын, шунда утырып торырмын” ди. Галимнәрдән: “Шайтан кайда утырып тора?” дип сорадылар. Алар: “Мәккә юлында”  дип җавап бирде. Шуңа күрү Мәккәгә баручы кешеләрне ул һәрвакыт куркытачак. Ничек куркытмаска мөмкин? Мәккә шәһәре – Аллаһы Тәгаләнең шәһәре. Анда барган кеше Аллаһның кунагы булыр дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Аллаһы Тәгалә сиңа хат яза: ”Хөрмәтле бәндәм, бу юлысы мин сине кунакка чакырам”, - ди. Шайтан кешенең анда баруын телиме? Аннан соң хаҗны тулысынча үтәгән кеше турында әйтәсем килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Кем хаҗга барып, хаҗ кылса, сүгенмәсә, талашмаса, кычкырышмаса, сугышмаса, әшәке сүз әйтмәсә, анасыннан туган кебек гөнаһсыз кайтыр”, - диелә. Шайтан шуны телиме? Әлбәттә, юк. Аның бер генә максаты – күбрәк кешене үзе белән җәһәннәмгә алып китү. Ул кешене куркыта, изгелектән ерагайта. Шайтан ахырга кадәр кешене хак юлдан аздырырга тырыша. Шуңа күрә һәр изге эштә курку бар.

– Хаҗга баручыларга карата ниндидер таләпләр бар?

– Беренче чиратта, хаҗга барган кешегә үзен физик яктан әзерләнергә кирәк. Рухи яктан баю өчен, хаҗ турында күбрәк укырга кирәк. Аның әҗер-саваплары, фазыйләтләре турында белеп барсаң, күпкә җиңел. Хаҗга барганда менингит һәм дифтериягә каршы прививкалар ясатыла. Участок табибына барып,  кеше үзенең гомум сәламәтлеген тикшертергә тиеш, ул белешмә бирә. Хаҗга шикәр чире һәм психик авыруы булганнарны кабул итмиләр. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Аннан соң без Галиев мәчетендә бер ай буе “Хаҗ дәресләре” үткәрдек. Анда хаҗны ничек кылырга, ничек әзерләнергә, ниләр эшләргә кебек сорауларга җаваплар бирдек. Шуңа күрә, хаҗиларга рухи яктан әзерләнеп, алдан ук шундый “Хаҗ дәресләре”нә йөрү дә комачауламый. Фарызларын, ваҗибларын белү дә кирәк. Ихрам вакыты аеруча игътибарга лаек. Хаҗда ихрам вакытында гадәти көннәрдә эшләргә яраган эшләрне эшләргә ярамый. Тырнак, чәч кисү, тегелгән киемнәр кияргә, хушбуй сөртергә,  мәсәлән. Әгәр хаҗи ихрам вакытында шушы гамәлләрне башкара икән, бер тәкә корбан каффәрәте мәҗбүр була. Шуңа күрә мондый җинаятьләрне башкарырга тиеш түгелбез.

Шулай ук булачак хаҗилар Мәккә һәм Мәдинәнең тарихын өйрәнсен иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында күбрәк укырга, аның тормыш юлын өйрәнергә кирәк дим. Мондый мәгълүматларны белсәң, кеше тагын да катырак хисләнә, иманы ныгый, хаҗны дөрес итеп кылырга омтылышы күбрәк була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: Әл-Хәрам мәчетендә укылган бер намаз йөз мең намазга тиң. Әгәр хаҗи бу фактны белмәсә, анда йөрми. Ә Пәйгамбәребез мәчетендә мең намазга тиң дигән. Пәйгамбәребез мәчетендә укымыйча, кунакханәдә укып ятарга мөмкин хаҗи намазын. Бу  - барысы да белмәүдән.

– Быелгы сәфәрчеләр нигездә ничә яшьләрдә?

– Дин кануннарын өлкән буын кешеләре генә түгел, Аллага шөкер, яшьләр дә үти. Элек мәчеткә бабайлар гына йөри иде. Ә тагын да элегрәк хатын-кызлар гына күренә иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, яшьләр тулы мәчетләрдә. Элек хаҗга өлкән буын күбрәк бара иде. Яшьләр моны “машина аласы, фатир аласы бар, өйләнәсе бар”  дип кичектерә килде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Хаҗга акчагыз бар икән, ул вакытта барырга ашыгыгыз” дигән. Чөнки иртәгә ни буласын белмибез. Бүгенге көндә хаҗга Президент юлламалары бар. Аның белән күбрәк укытучылар юллана. Мондый мөмкинлектән баш тарту – адәм көлкесе була. Андый бүләктән баш тарту гөнаһ та, форсатны да кулдан ычкындыру була. Бүген яшьләр дә хаҗга теләп бара.

– Ирекле акча дигәндә, хаҗга юлламаны кредитка яки бурычка алырга ярыймы?

– Ярамый. Кеше хаҗга үз акчасы белән барырга тиеш. Дөрес, кемдер бүләк итә ала. Ләкин барыбер үз эшләгән акчаңа барсаң, хаҗның тәме башкачарак ачыла. Шул очракта син аны тулысынча үтәр өчен бөтен кагыйдәләрен үтәргә тырышасың.

– Матди яктан хаҗга бару күпмегә төшә?

– “ДУМ РТ Хаҗ” берничә төрле программа тәкъдим итә. Ул эконом (Гарәп Әмирлегенә кадәр самолет белән очу, аннан соң ике тәүлек автобуста бару), эконом-авиа (бер күчеп утыру белән). Эконом вариантта билет өчен генә түләнә, ашау-эчү, корбан бу суммага кермәгән. Стандарт программага бөтен әйбер кергән. Бүген ул  235 мең тирәсе.

– Хаҗга баручыларны Согуд Гарәбстанының нинди шәһәре кабул итә?

– Ике шәһәр генә кабул итә. Берсе – Джитта, ул Мәккәдән 80  чакрым гына, икенчесе – Мәдинә шәһәре.

 –  Хаҗ кылу өчен махсус кием кирәкме?

– Әлбәттә. Ихрам дигән махсус кием ул. Ул ирләр өчен генә кирәк. Хатын-кызлар нинди кием белән килгән, шуның белән йөри. Ирләр  сөлгегә охшаш ике тукыма кисәге белән урана. Аның аска киелгәне – изар, өскә япканы – рида дип атала. Аны стандарт программа буенча баручыларга бушлай бирәләр. Башка программа алучылар сатып ала.

– Хаҗ кылган мөселманнарның тормышы ничек үзгәрә?

– Минемчә, ул һәр хаҗиның шәхси бер тойгысыдыр. Чөнки ул кемгәдер нык тәэсир итә, кемгәдер юк. Ул кешенең иманыннан, ниятеннән, омтылышыннан тора. Дөрес, хаҗга баруның нинди дә булса йогынтысы була. Кеше гөнаһ турында уйлана, изгелеккә омтыла. Андагы авырлыклардан соң сабыррак булырга өйрәнә. Иң мөһиме: үзенең җитешсезлекләрен ача. Ул шуларны төзәтү юнәлешендә эшли башлый. Дөрес, моның өчен хаҗны бар җаның-тәнең белән кылу кирәк. Ә инде “Җибәрделәр, килдем” дип кенә йөрсә, әлбәттә, файдасы булмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100