Тәлгать Таҗетдин турында кызыклы фактлар

5 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Венера ВӘЛИЕВА
Фото: Рамил Гали
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә "Дуслык" ордены тапшырды. "Татар-информ" Тәлгать Таҗетдин турында кызыклы фактларны туплады.

Тәлгать Таҗетдиннең биографиясе

Тәлгать Сафа улы Таҗетдин 1948 елның 12 октябрендә Казанда эшчеләр гаиләсендә туа. Казанның 27нче мәктәбендә укый. Әтисе Минсафа һәм әнисе Рәшидә Таҗетдиновлар динле кешеләр булган. Бабасы кулак дип табылып сөргенгә озатыла. Тәлгать Таҗетдиндә дингә мәхәббәтне Маһирә әбисе тәрбияләгән, әбисенең нәселендә суфилар булган.

1963 елда Тәлгать Таҗетдин профтехучилищега укырга керә. Көндез укып, кичләрен мәчеттә Ислам буенча китапларны, көнчыгыш телләрен өйрәнүгә багышлаган. 

Тәлгать Таҗетдин 18 яше тулуының икенче көнендә - 1966 елның 13 октябрендә Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсесенә укырга керә. Бу уку йортында төрле елларда Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Равил Гайнетдин, Әхмәд Кадыров кебек кешеләр укыган. 

1978 елда Тәлгать Таҗетдин Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. "Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы булып эшли.

1980 елның 19 июнендә - СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.

Тәлгать Таҗетдин өйләнгән, ике кызы һәм өч улы бар. Хатыны Сания Абдрауф кызы. Җәмәгате белән 50 елдан артык бергә торалар. Сания Абдрауф кызы тумышы белән Казаннан, аның әтисе Әҗем мәчетенең имам-хатыйбы булган. Зур кызлары Наилә ире һәм биш баласы белән Уфада тора. Кызлары Зөлфия ире һәм өч баласы белән шулай ук Уфада яшиләр, ире Наил банк системасында эшли. Уллары Зөфәр мәктәпне тәмамлап, Уфада мәдрәсәдә белем алган, аннары Төркиядә укыган. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте типографиясендә - директор. Мөхәммәд мәктәпне тәмамлагач, Кувейтта укыган. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте администрациясенең җитәкчесе, Башкортстанның Үзәк Диния нәзарәте башлыгы. Гомәр мәктәпне тәмамлап, Төркиядә укыган. Тәлгать Таҗетдин 15 онык бабасы.

Тәлгать Таҗетдин турында кызыклы фактлар

1.  1980 елларда Тәлгать Таҗетдин СССРда дини тормышны кире кайтаруда актив эшли: Бохарага укырга Татарстаннан һәм Башкортстаннан яшьләрне җибәрә, Казанда Коръәнне бастырып чыгаралар, күпсанлы мәчетләр ачыла башлый. 

2. 1989 елдан мөфти Тәлгать Таҗетдин Изге Болгар җыенын оештыра. Бу чара 922 елда Болгар шәһәрендә Исламның дәүләт дине буларак кабул ителүе уңаеннан үткәрелә.

3. Тәлгать Таҗетдин үзенең остазы итеп Нурлат районының атаклы Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган дин галиме Әхмәтзәки Сафиуллинны саный.    

4. Тәлгать Таҗетдин Чаллыда "Тәүбә" мәчете, Уфада "Лалә-Тюльпан" мәчете, Әлмәттә Ринат Галиев исемендәге мәчет, Казанда "Кол Шәриф" мәчете төзелешләрен башлап җибәрүче һәм попечителе.

5. 2001 елда Софиядә (Болгария Республикасы) Тәлгать Таҗетдин татарларның болгарлардан килеп чыгышы турында фикерен әйтә: “Шулай да безне татарлар дип атыйлар, чынлыкта без болгарлар. Болгарлар (бОлгары) – болгарларның (булгары) иң якын туганнары. Бары тик без Идел буенда калдык, ә алар Дунайга китеп славяннар белән кушылганнар”. Әлеге фикере Болгар Республикасының телевидениясендә һәм газетларында дөнья күргән, дип яза "Российская газета" ( 03.10.2001).

6. Тәлгать Таҗетдин мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертү кирәклеге турында әйтә: "Хәзер мәктәпләрдә традицион конфессияләрнең мәдәни һәм тарихи нигезләре укытыла. Шулай ук әхлак тәрбиясен өйрәтелергә тиеш”.

7. Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасында Тәлгать Таҗетдин: “Болгар традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш", – дип белдерә.

8. Аның иң яраткан әсәре - Мөхәммәт әл-Газалинең "Ихья улюм әд-дин" китабы.

9. 1996 елда Тәлгать Таҗетдинга Шәйх-әл-ислам титулы бирелә. 

10. Тәлгать Таҗетдин төрле елларда, төрле фикерләр булган заманнарда да гореф-гадәтләрне, ата-бабалар тоткан динне саклау яклы була, кире тәэсир итә торган деструктив көчләрне читкә этәрә. Ул Россиядәге генә түгел, чит илләрдәге бик күп дин әһелләренең рухи остазы. 

Бүләкләре һәм казанышлары:

19 октябрьдә 2013 елда IV дәрәҗәдәге “Ватан каршында казанышлары өчен” орден белән бүләкләнгән.

11 декабрьдә 2018 елда Россия Динара советы Президиумы утырышында баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдингә тантаналы төстә Рус православие чиркәвенең югары бүләге – I дәрәҗә «Дан һәм Намус» орденын тапшырганнар.

2001 елда Рус биография институты тарафынанн Тәлгать Таҗетдин динара элемтәләрне ныгыткан өчен “Ел кешесе” итеп билгеләнгән.

5 мартта 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Дин

“Гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була“. Рәгаиб кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?

Раҗәб аеның ике күркәм кичәсе бар: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Раҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче. Быел ул 7 март киченә туры килә. Бу Мөхәммәт (с.г.в.)нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб - Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп биргән, догалар кабул ителә торган кичә. 

Җәмгыять

“Аллаһ моңарчы саклады, монысында да сакласын иде". Әмир авылы халкы мәчет түбәсеннән кар төшергәндә егылып имгәнгән имам исәнлегенә догада

Бәла аяк астында, диләр. Чирмешән районы Әмир авылы имамы намазга киткән җиреннән уңышсыз егылып төшеп, хастаханәгә эләгә. Башкаларга кар төшә күрмәсен дип, мәчеткә керү юлында ясалган козерыктан кар төшерәм дип менгән җиреннән баскычтан аягы таеп китә. Үз туган көнендә – 1 февральдә шундый бәхетсезлеккә тарый. Бүген 1941 елгы Люцир хаҗи Зыятдинов Әлмәт хастаханәсендә табиблар кулында.

Дин

Хәрәм ризыклар исемлеге арта: гематоген, сыр, мармелад, авылдан килгән кайбер итләр...

Хәләл һәм хәрәм арасындагы кылдай нечкә ара ничек бүленә? Кибеттән ризык алганда нәрсәләрне белеп торырга кирәк? Хәрәм ризыкның зыяны нидә? Бу хакта “Болгар радиосы”нда Фаил Гыймадовның “Хак дин” тапшыруында ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Тапшыру дәвамында яңгыраган фикерләрнең иң мөһимнәрен “сөзеп”, “Интертат” укучыларына тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла