Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сугым чоры якынлаша: “Урланган ризык ашап үскән бозау ите хуҗага – хәрәм, сатып алучыга – хәләл”

Авылларда елга бер тапкыр, җиргә кар яткач кына була торган тагын бер күмәк эш – сугым чоры якынлаша. Кышлатылган үгезләр, симертелгән таналар, үз чиратларын, зур өмәләрне көтеп тора. Ит хәләл булсын өчен малны ничек бугазларга? Бу эштә ничә кеше катнашырга тиеш? Ит сатканда сатулашырга ярыймы? Мөселманнарга терлекнең барлык әгъзаларын да ашарга ярыймы? Бу хакта “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы, “Татар-информ”ның якын дусты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

news_top_970_100
Сугым чоры якынлаша: “Урланган ризык ашап үскән бозау ите хуҗага – хәрәм, сатып алучыга – хәләл”

- Рөстәм хәзрәт, авыл халкы дуңгыз булмаган бар малны хәләл дип уйлый, “хәләл ит” дип сата. Аңлатып китсәгез иде, мал кайсы очракта хәләл була?

- Бисмилләһир-рахманир-рахим. Минималь рәвештә карасак, дуңгыздан тыш барлык мал-туарны “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип мөселман кешесе бугазлый икән, шул ит хәләл ит дип санала. Иң минималь дәрәҗәдә караганда, малны “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип бугазларга кирәк.

- Ит хәләл булсын өчен, малны ничек тәрбияләргә?

- Әлбәттә, монысы зуррак мәсьәлә. Бозау, сарык, тайга, шулай ук кош-кортка экологик чиста һәм хәләл ризыклар ашатырга кирәк. Шулай ашату өчен Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен һәм бәрәкәтен бирсен иде.

- Фермадан яки басудан урланган ризык ашаткан мал хәләл була аламы?

- Динебездә шундый әйбер бар. “Хәрәм ли нәфсих вә хәрәм ли гайре”. Ягъни сиңа хәрәм һәм башка кешеләргә була торган хәрәм. Мәсәлән, кеше урланган ризык белән мал-туар асрый икән, әлбәттә, бу кеше өчен ул – хәрәм, гөнаһ була. Ә без кибеттән хәләл дип шатланып шул итне алдык икән, безгә аның гөнаһысы юк, безнең өчен урланган ризык ашап үскән мал ите – хәләл. Урлаган хуҗасы өчен ул, әлбәттә, гөнаһ. Белмичә сатып алган, бимилла әйтеп ашаган кеше өчен бу ризык хәләл булыр.



- Дин малларны суюга нинди карашта?

- Бу дөньяны Аллаһы Тәгалә кешеләр өчен, имтихан дөньясы итеп яраткан. Шул ук вакытта барлык мал-туар, кош-кортны ул кешелек дөньясына ярдәм йөзеннән булдырган. Шуңа күрә мал суюның гөнаһы, аны суйган кешегә дә, сатып алган кешегә дә киртәләр юк. Бу дөньяда яшәү, тереклек итү өчен мал сую рөхсәт ителә.

- Малны бугазлауда вакыт мөһим роль уйныймы? Ягъни, җанын ничә секунд яки минутта чыгарырга кирәк?

- Без аңлыйбыз һәм беләбез: төрле мал була. Суяр алдыннан мал тынычланырга тиеш. Ягъни без “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип аны бугазлагач, каны агып, җаны чыкканда тәне селкенүдән тынычланып калырга тиеш. Чалганда төп максат - кан чыксын өчен ике тамырын да кисәргә тиешбез. Шулай ук төрле уй һәм карарлар баштан йөрәккә умыртка аша килә. Терлекнең җаны чыкканчы аңа тияргә рөхсәт ителми. Төрле малның җаны төрлечә чыга. Әйтик, тавык дөньядан озаграк, сарык тизрәк аерылырга мөмкин. Шуңа күрә барлык малның да җаны бер төрле, бер үк вакыт аралыгында чыга дип әйтеп булмый.

- Мал ничек бугазланырга тиеш? Аның аякларын бәйләргәме?

- Билгеле, бу тәртипләр гореф-гадәтләрдән һәм галимнәребез әйткәнчә, сөннәттән килә. Малны без кыйблага каратып, аякларын бәйләргә тиеш. Төрле якта төрле гадәт яшәп килә. Кайдадыр малның дүрт аягын да бәйлиләр, кайсыдыр якта өчесен генә. Безнең төп максат – малдан канны чыгару. Кан – безгә хәрәм, аны ашарга ярамый. Суеласы малның өч аягын бәйлиләр. Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтеп калдырган. Малны бугазлар алдыннан аны тынычландырырга, пычак күрсәтмәскә кирәк. 

Пычакка карата да таләпләр бар. Ул үткен һәм шома, ягъни малның бугазын бер кисеп җибәрүдә үк канын чыгарырлык булсын.


- Мал суйганда аерым дога укыйлармы?

- Малны корбан итеп чалганда, аерым догасы бар. Аны кем исеменнән чалуны әйтергә кирәк. Корбанлык малны да, ашау өчен бугазланган малны да “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип суялар.

- Бу көнгә кадәр асраган мал хуҗасына рәнҗеп китмәсен өчен, аңа берәр сүз әйтеләме, дога укыламы?

- Әйткәнемчә, мал кешенең ихтыяҗын үтәү өчен яратылган. Мал моны аңлый. Билгеле, хайваннарны кыйнасагыз, рәнҗетсәгез, ул үпкәләр. Бу хакта хәтта Рәсүлебезнең (с.г.в) хәдисе дә бар. “Кыямәттә мөгезе булмаган сыер мөгезле сыердан хагын алганчы кыямәт бетмәс”, ди. Шуңа күрә малны кыйнап үстерү, аңа карата дорфа кылану дөрес булмас. 

Әмма мал адәм балаларын тукландыру өчен яратылган, язмышлары шундый. Аны суюны йөрәккә якын алмагыз.



- Малны кем суя, аларның саны ничә булырга тиеш? Ничә булса да ярыймы? Так яки җөп санга бүленеш юкмы?

- Төп чалучы да, аңа булышучылар да ир-ат була. Аларның саны малның зурлыгыннан һәм эш күләменнән гыйбарәт. Диндә “Малны фәлән кеше суярга тиеш” дигән бүленеш юк.

- Мал суйганны хатын-кыз һәм балалар күрергә тиешме? Ничә яшьлек балаларга күрсәтмәү мәслихәт?

- Ир-атлар үз хатыннарын сакларга, якларга тиеш. Гүзәл затларыбыз кан күрмәсә, яхшырак булыр. Балаларга килгәндә, һәр бала үзенчә үсә. Әгәр ир бала бу күренешне кабул итә икән, аның өйрәнүендә һәм булышуында начарлык күрмим.

- Хуҗа кешегә үзе үстергән малны үзе суярга ярыймы яки башка кешене чакырыргамы?

- Башка кешене чакырса да ярый, үзе чалса да зыяны юк. Кемдер “Бу үгезне ике ел үстердем, ничек аңа кул күтәрим?” дияргә мөмкин. Әмма гөнаһы юк, иң мөһиме “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип әйтергә генә онытмасын.

- Мал суйганда мулла чакыру кирәкме?

- Кирәк. Малны намаз укучы мөселман кешесе чалса, күпкә хәерлерәк. Аннан соң һәр авылда мал сую өчен махсуслашкан, “тәмле куллы” кешеләр дә була. Үз эшен белә торган шундый оста чалганда, мулла дога укыса, күпкә хәерлерәк булыр.

 

- Малны догасыз гына бугазласаң, ул хәрәм булмыймы?

- Әлбәттә, төрле хәлләр булырга мөмкин. Ашыгыч, тиз кирәк дип, яки куркып, онытылып, “Бимилләһи аллаһу әкбәр” сүзе әйтергә онытылса, әмма ул дога нияттә булып, шуны әйтермен дип әзерләнгән булсагыз, гөнаһы булмас. Аны йөрәк әйткән дип санала.

- Эре малның барлык органнарын да ашарга ярыймы? Кайбер органнары татарлар өчен хәрәм саналмыймы? Мөселманнарга эчәк һәм бөер ашарга ярыймы?

- Әлбәттә, һәр халыкта төрле гореф-гадәт яшәп килә. Кайсы орган булса да, аннан кан чыгып беткән булырга тиеш. Ә безгә зыян китерә торган әгъзаларны ашамыйлар.

- Мал авырый икән, аны тиз арада суяргамы яки үз үлеме белән үләргә тиешме?

- Төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, машина бәрдереп киткән, әмма мал әле исән икән, “Бисмилләһи аллаһу әкбәр” дип бугазласак, ул хәләл булыр. Ә инде машина бәрдергәч тә үлсә, әмма аны шундук суйсагыз, ул безгә хәрәм, үләксә итеп булып санала.

- Дин ягыннан малларны ничә яшь тулгач суярга рөхсәт ителә? Яше җитмичә суярга ярамый дигән сүзләр юкмы?

- Корбан чалганда аерым таләпләре бар. Ә малны ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен (ашарга, сатарга) суйганда, яшенә карамыйча да бугазларга рөхсәт ителә.

- Зур малны ярсытмыйча, куркытмыйча ничек сугымга әзерләргә?

- Моны оста сугымчылар бездән дә яхшырак белә. Кайбер вакытта мал чалучы терлекне шулкадәр оста итеп тынычландыра, кайбер вакытта эшен белмәгән кешеләр, хәтта унау тырышсалар да, үгезне яткыра алмый. Шуңа күрә бу – профессионаллар эше. Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын.

- Рөстәм хәзрәт, ит бәясе төрле җирдә төрлечә. Аны базар бәясеннән арттырып сату гөнаһ түгелме? Әллә һәр кеше бәяне үзе куярга тиешме?

- Хуҗа үзе үстергән малны ничек тели, шул бәядән сата ала. Аның гөнаһы юк. Әмма арадашчылар авыл халкыннан малны арзанга алып, базарга алып килеп, кыйммәт бәягә сатуга куя икән, әлбәттә, монда шөбһә бар. Аллаһы Тәгалә бу адымнардан үзе сакласын иде.


- Авыл халкы терлекне зур авырлыклар белән үстерә. Аның итен сатканда сатулашырга ярыймы? Бу гөнаһ түгелме?

- Корбанлык алып-сатканда сатулашу тыела. Ә башка вакытта сатулашу – сөннәт гамәл. 

- Малның башын, аягын пешереп ашарга ярыймы?

- Малның бөтен әгъзалары хәләл дип санала. Әгәр сезнең авылда башы ашалмый икән, үз гореф-гадәтләрегезне бозмагыз.

- Тиресен саткан акчаны нинди максатларда кулланырга?

- Корбан тиресен саткан акчаны сәдака итеп тараталар. Ә сугым вакытында суелган малның тиресе – шул хуҗаның мөлкәте. Ул аның акчасын теләсә нинди эшкә тотса да ярый.


- Гарип малны ашарга ярыймы?

- Корбанга мондый мал чалынмый. Ә ашар өчен гарип мал чалырга ярый. Аның гариплеге сезгә зыян китерергә мөмкин икән, аннан сакланыйк. Ә күзе күрмәгән яки аксак малны суеп ашарга ярый. 

- Кошчылык фабрикаларында кошларны кеше түгел, аппарат чала, әмма ул предприятиеләрнең хәләл сертификаты бар. Аппарат кошларны чалганда, дога куела дип әйтәләр. Бу ит хәләл буламы соң?

- Безнең мәзһәмебезгә нигезләнеп, һәр кош кул белән чалынырга, һәрберсенә аерым дога укылырга тиеш. Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты күмәкләп чалу өчен сертификат бирми. Шуңа күрә мондыйлардан сак булыгыз. Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты биргән сертификатларга гына ышанырга тырышыгыз. Татарстандагы ике зур кошчылык предприятиеләрендә әлеге сертификат бар. 

- Ислам илләрендәге зур комплексларда тавык ничек чалына?

- Ә аучылар куян, кыр казы һ.б. аткан очракта аны шунда ук чалырга тиешме?

- Бу – аерым мәсьәлә. Әгәр аучы “Бимилләһи аллаһу әкбәр” дип атып, кош яки җанвар үлә икән, ул хәләл дип санала. Җаны чыкмаса, аны шулай ук шул сүзләрне әйтеп бугазларга кирәк. Шул вакытта киек кош яки җанвар ите хәләл дип санала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100