Рамазан – пакьләнү ае: уразага ничек әзерләнергә?

29 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алсу ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов.
Рамазан ае якынлаша. Мөселманнарның зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару, яхшыракка үзгәрү ае. Рамазан һәрберебез өчен дә шундый бәрәкәтле ай булсын, көне буе ач тору михнәтендә түгел, ә рәхәт, җиңел үтсен өчен уразага ничек әзерләнергә соң?
“Рамазан – юмартлык ае!”

Быел ураза 6 майда башлана. Беренче тәравих намазы мәчетләрдә 5 майда укылачак. Кемнәр ураза тотарга тиеш соң? Шәригать буенча ураза тотуның төп өч шарты бар:
1. Мөселман булу.
2. Сәламәт акыллы булу.
3. Балигъ булу.
Димәк, үзен мөселман дип санаган һәр балигъ кешегә ураза тоту – фарыз. Тотмаган очракта, гөнаһлы буласың.

«Бәкара» сүрәсе, 183нче аятендә (2:183) болай диелә: «Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!»

Шулай ук ике фарыз шарт аерып күрсәтелә. Болар – авырмау һәм сәфәрдә булмау. Авырган кешеләргә, бәби көтә торган хатын-кызларга, сәфәрдә булучыларга ураза фарыз түгел, ягъни тотмасалар да ярый. Сәфәрдә булучыларга уразаны калдырмасалар, хәерлерәк булачак, ди шәригать белгечләре. Авыру мәсьәләсендә исә мондыйрак фикер: әгәр дә кеше грипп, салкын тию кебек чир эләктерә икән, ул калган уразаларын казага калдырып тора. Әгәр дә кеше диабет, кан басымы кебек гел дару эчеп тору белән бәйле авырулардан интегә икән, ул тотылмаган уразасыннан фидия чыгара, ягъни мохтаҗларны ашата. Быел фидия күләме – һәр калдырылган көнгә 200 сум. Мисал өчен, 30 көн ураза тота алмасаң, 6000 сумлык өстәл корып, мохтаҗларны ашатырга кирәк. Бу сумманы хәер итеп, берәр гаилә, мәчеткә бирергә дә мөмкин.

Быелгы Рамазанга әзерлек турында 1998-2011 елларда Татарстан Диния нәзарәте рәисе булган, бүген Казанның "Бишбалта" мәчетендә имамлык итүче Госман хәзрәт Исхакый белән сөйләштек:


– Рамазан – ул юмартлык ае. Бу айда без саваплы гамәлләрдә, гыйбадәттә, изгелектә юмарт булырга тиешбез. Рамазан ул чистарыну, пакьләнү ае. Ниндидер үпкәләребез булса, гафу итик, кемнедер рәнҗеткән булсак – гафу үтеник, гөнаһлардан тәүбә кылыйк, Аллаһы Тәгаләдән кичерү, иман сорыйк.

– Госман хәзрәт, Рамазанга нинди ният белән керергә кирәк? Мөселман кешесе нинди рухи халәттә булырга тиеш?

– Төп ният – Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү – ураза тоту. "Тотып булырмы, кыен булырмы", – дип шикләнмик. Көн озын була дип тә борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтүче ул. Ул үзе ярдәм итә.

Рамазанга әзерлек ураза гаете үткәннән үк башлана инде ул. Рамазан бәрәкәтен сакларга тырышудан, бу айдагы гамәл-гыйбадәтләребезне башка айларда да дәвам итүдән. Һәр Рамазан ае безнең өчен яңа рухи баскычка күтәрелү кебек булсын иде.

Әзерлек дигәндә, Рамазанга кадәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту бик саваплы. Ул организмны әзерләргә дә ярдәм итә. Ният дигәндә көн саен сәхәрдә ният догасын укыйбыз. Әмма аны укымасаң да була. Чөнки ният күңелебездә бит. Сәхәр ашау үзе үк ният бит инде.

– Тәравих намазлары ничек үтә? Тәравихка йөрүчеләр артамы, кимиме?

– Әлхәмдүлилләһ, тәравихка йөрүчеләр күп. Елдан-ел күбрәк. Бигрәк тә Рамазанның беренче ун көнендә мәчетләребез тулы була. Аннан соң да кеше кими димәс идем. "Беренче ун көндә йөриләр дә, аннан туктыйлар", – дип зарлану дөре түгел. Чөнки тәравихка бер генә мәчеткә йөрмиләр – төрле мәчетләргә барырга тырышалар, ифтар мәҗлесләренә йөрү дә тәравихны төрле урыннарда укырга этәрә. Аннан онытмыйк, тәравих намазына йөрү сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә ике көн тәравихтан соң, өченчеснә чыкмаган: "Алайса вәҗиб гамәл буларак китәчәк", – дигән. Ислам – бит җиңеллек дине. Авырайтмыйк.


Ә ифтар мәҗлесләрен кайда һәм ничек үткәрү яхшырак? Соңгы елларда мәчеттә, кафеда ифтар оештыру модада бит. Бу гамәл дөресме?

– Безнең халыкта елга бер – Рамазан аенда өйдә Коръән укыту гадәте бар. Коръән бит өйдә елга бер укытылырга тиеш түгел. Өйдә Коръән көн саен укылырга тиеш. Шуңа күрә кайда күбрәк мохтаҗларны ашата аласыз, шунда ифтар үткәрегез. Мәчет буламы ул, кафемы, әллә сезнең торган җирегезме – ифтарга күбрәк кеше җыярга кирәк. Рамазанда ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашату бик күркәм гамәл.
Ифтарга әле намаз укымаган, ураза тотмаган кешеләрне дә чакырырга мөмкин. Вәгазь тыңлау, Коръән аһәңнәрен ишетү, җәмәгать белән бергә авыз ачу, аннан намаз уку – бу бик сихәтләндерә торган гамәлләр. Мин үзем дә ничә тапкыр Рамазан аенда исламга кереп киткән, намаз укый башлаган кешеләрнең шаһиты булдым. Шуңа күрә уразаны да бөтен кешегә тотарга ярый. Әле намаз укымасагыз да, яулык япмасагыз да, ураза тотыгыз. Бөтен намазларны да укымасагыз, иртәнгедән булса да башлагыз. Аллаһы Тәгалә аннан үзе юл күрсәтеп җибәрә ул.

“Хәзрәтләр фитыр сәдакасын нишләтә икән, кая куя икән?” – дип борчылмагыз

Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да уразага җиңне сызганып, тырышып әзерләнәләр. Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев быел да районда Рамазанны зурдан үткәрергә ниятлибез, ди.


– Быел да райондагы һәр мәчеттә тәравих намазлары укылачак, ифтар мәҗлесләре оештырылачак. Шулай ук Коръән уку да булачак. Бу эшкә олыларны да, яшьләрне дә, балаларны да җәлеп итәбез.

Рамазан ае адәм баласын Аллаһка якынайту өчен бер сәбәп булсын иде. Кайбер кешеләрдән еш кына: "Ураза тота алмыйм, чөнки ашамыйча-эчмичә тора алмыйм, түзә алмыйм", – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Тамак хәстәрен өстен куймасак иде. Ураза вакытында ашамыйча-эчмичә тору – ул Рамазанның иң түбән баскычы гына әле. Күңелне гөнаһлы уйлардан саклау, гөнаһлы гамәләрдән тыелу, телне гайбәттән, ялганнан саклау, тәнебезне хәрәмнән тыю – болары кыенрак бирелә. Уразабыз тамак уразасыннан гына китмәсен иде. Рамазан – безгә бирелгән шанс ул. Бер ай буе шайтаннар богауда булган вакыт. Кешенең калебе чистарган чак.

– Фитыр сәдакасы мәсьәләсен аңлатып үтегез әле, хәзрәт. Аның ни өчен күләме билгеләнә, дип сораучылар күп.

– Фитыр сәдакасы ул мохтаҗларны ашату өчен бирелә торган акча. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ул сәдаканың күләме булган. Ул йөзем җимеше, ашлык күләме белән билгеләнгән. Бүген ислам галимнәре аны безнең акчага – сумнарга күчерә. Быел фитыр сәдакасының минималь күләме 100 сум. Арттырыбрак бирергә дә мөмкин. Эшли торган кеше өчен зур сумма түгел.

Фитыр сәдакасы Рамазанның соңгы көннәрендә мохтаҗларга бирелә. Алар да Ураза гаетен бәйрәм рухы белән каршы алсын дигән олы бер мәгънәсе дә бар аның. Үзегез белгән мохтаҗ гаиләләргә үз кулларыгыз белән тапшырсагыз хәерле булыр. Акчалата бирү мәҗбүри түгел, йөзем, башка ризыклар белән тапшыру да әйбәт. Шулай ук мәчетләргә дә китерергә була. Фитыр сәдакалары аерым тартмаларга җыела. Соңыннан ул акчага азык-төлек сатып алып, мохтаҗларга таратабыз. “Хәзрәтләр моны нишләтә икән, кая куя икән?” – дип борчылмагыз, – диде Рәдиф хәзрәт.


Шулай ук фитыр сәдакасын Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" фондына да тапшырырга була икән. Фонд директоры Булат хәзрәт Мәрданов сүзләренчә, Рамазан ае – "Зәкят" фондының иң актив эш вакыты. Ураза башлану белән "Рамазан – изге гамәлләр ае", "Сәхәр бүләк ит" дигән акцияләр башланып китәчәк. Шулай ук Республикакүләм ифтарны оештыруда да фонд актив катнаша. Сүз уңаеннан, һәр теләгән кеше әлеге ифтарга үз өлешен кертә ала. 7715 кыска номерына "Ифтар" дип язып смс җибәрергә була. 1 смсның бәясе 50 сум тирәсе. Шулай ук башка сумма да күчерергә мөмкин. Моның өчен ифтар дигәннән соң бу аша калдырып, сумманы күрсәтергә кирәк.

Рамазан – саваплы гамәлләр эшли торган ай бит. Шуңа күрә әгәр дә кемгәдер ярдәм итәсегез, тормышын җиңеләйтергә телисез икән, "Зәкят" фондында актив акча җыюлар бар. Бүген алар авыру инвалидларга, авыру балаларга, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм өчен акча җыялар. Аларны фондның сайтыннан таба аласыз.

Табиб: "Ач тору – иң яхшы дәвалау чарасы"

Хәзер әйдәгез, күпләрне куркыткан озак вакыт ашамыйча-эчмичә тору мәсьәләсенә тукталыйк. Табиб Энҗе Кадыйрова ач торуның иң яхшы дәвалау чарасы, дип саный. Табиблар үзләре дә ач торып дәвалана, чистарына, ди ул. Рамазан – исламның бер могҗизасы, бәрәкәте ул, дигән фикер белән тулысынча килешә. Димәк, ач торудан курыкмаска кирәк.


Шулай да, Рамазанның беренче көннәре кайбер кешеләргә бик авырдан бирелә. Моны табиб организмның токсиннар, шлаклар белән зарарланган булуы белән аңлата. Ач торган вакытта шул токсиннар, шлаклар эшкәртелә, организм интоксикация халәтен кичерә. Моны җиңеләйтергә мөмкин икән:

– Иң беренче эш итеп гомуми аксымга анализ бирергә кирәк. Әгәр дә ул 78-80нән ким икән, нормага җиткерергә кирәк. Табибыгыз сезгә аны арттыру юлларын аңлатыр.
Шулай ук детокс чараларын күрергә кирәк. Күбрәк чиста су эчү, мунча, актив спорт белән шөгыльләнү – болар һәркайсыбыз эшли ала торган детокс чаралары.

– Сәхәр-ифтарга нәрсәләр ашарга киңәш итәсез?

– Сәхәр-ифтарга сыйфатлы май һәм аксымлы ризыклар ашарга тырышыгыз.
Пешкән ризыклар, баллы ризыклар кулланмаска кирәк. Майлардан зәйтүн, кокос маена, терлек майларына, каймакка өстенлек бирегез. Ифтарга шуларны кулланып ризыклар әзерләгез. Күбрәк яшеллек (суган, укроп, петрушка, салат һ.б.) ашарга тырышыгыз. Углеводларны чикләгез. Хәтта боткалар ашарга да киңәш итмим.
Су эчүгә аерым игътибар булырга тиеш. Мин ифтар вакыты җиткәч ярты сәгать дәвамында (кунакта булсагыз, 15 минут булса да) аз-азлап су эчеп утырырга киңәш итәм. Шунда ук ач карынны ашау белән тутырмаска кирәк.

– Ниндидер витаминнар, өстәмәләр кулланырга кирәкме?

– Витаминнар эчү яхшы. Төрле үләннәрдән чәй әзерләсәгез була. Үләннәрне үзегезнең хроник авырулардан чыгып, табиб белән киңәшеп сайлагыз. Ашказаны авыруларыннан интексәгез – бер төрле үләннәр кирәк, үт куыгы белән бәйле булганда – икенче төрлеләр, – дип аңлатты табиб Энҗе Кадыйрова.

Рамазан аена дөрес ният белән кереп, бу айның бөтен бәрәкәтен, рәхәтен, савабын тоя алсак иде. Ураза вакыты күркәм гамәлләре, рәхәт сәхәрләре һәм ифтарлары, күңелле очрашулар, ихлас гыйбадәт белән истә калырлык булсын.

Рамазан аена сәхәр, ифтар һәм намаз вакытлары:


Уразага ният кылу догасы

Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».

Авыз ачу догасы

Авыз ачканнан соң, гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», һәм татарча: «Йә Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә Раббым, Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип дога кылына.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Дин

Республика ифтары: җиденче тапкыр үткәреләчәк мәҗлес хакында 10 факт

25 май көнне "Казан-Арена" стадионында чираттагы Республика ифтары узачак. Шул уңайдан, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында бу изге гамәлне оештыручылар белән матбугат конференциясе узды. Ифтарга кагылышлы кызыклы фактларны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Кешене үлгән көнне үк җирләргә кирәк, мәетне көттерергә ярамый”

Кеше үлгәннән соң кайчак "туганнары кайтып җитмәгән" дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай - халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.

Дин

Имам-хатыйб ирләрнең кул күтәрүе турында: "Кайбер хатын-кызга сугу “булыша"

“Кыйный, димәк, ярата” дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Психологлар әйтүенчә, Россиядә меңләгән хатын-кыз даими рәвештә җәбер-золым кичерә. Кайберәүләр "балабыз әтисез үсмәсен " дип түзеп яши, башкалар гаиләне берүзе тәэмин итә алмавы аркасында аерылышуга бармый. Бу вәзгы­ятьне уңай якка үзгәртеп буламы? Ни өчен кайбер ир-атлар кул белән “уйнарга” ярата? Әлеге сораулар белән “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла