Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рамазан бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамыйк!"

Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә. Татарстанда бәйрәм рухы!

news_top_970_100
"Рамазан бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамыйк!"
Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме - Исламдагы иң зур бәйрәмнәр.

Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте карары буенча, быел Ураза гаете вәгазе Казанда һәм Татарстанның башка эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә 6 сәгать 30 минутта, бәйрәм намазы 7 сәгатьтә башланды. Авылларда гает вәгазен мәхәлләләр үзләре билгеләгән вакытта уздырды. Республикакүләм төп чара Казанның Галиев мәчетендә узды, биредә вәгазьне ТР мөфтие Камил Сәмигуллин укыды. Бәйрәм намазында беренче рәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Ул Гает намазларын калдырмый.

Рөстәм Миңнеханов: "Киләсе ел уразаларын да исәнлектә-иминлектә каршы алырга язсын!"


Татарстан Президенты бүген иртүк республика халкын бу якты бәйрәм белән котлады. 

"Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. 

Сөенечле бу көннәрдә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый.

Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.

Күпмилләтле республикабызда Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар. Мөселманнарны елдан-елга бу олы бәйрәм уңаеннан христианнар һәм башка дин вәкилләре тәбрикли, изге теләкләрен җиткерә, шулай итеп, Татарстаныбыз алгарышы һәм үсеше өчен уңышларга ирешү омтылышыбыз тагын да көчәя.

Казан, Борынгы Болгар, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары мәчетләрендә бүген берләшергә, акыллы, мәрхәмәтле гамәлләр кылырга чакырган вәгазьләр аеруча ышандыру көче белән, тантаналы яңгырый. Зур ифтарлар, балалар бәйрәмнәре, мәдәни-мәгърифәти чаралар уздыру матур гадәткә әйләнде. Шунысы куанычлы: аларда катнашучылар саны ел саен арта бара.

Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим", - диеләр аның рәсми котлавында.

Президент шулай ук инстаграмында да котлау урнаштырды.


Рамазан бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамагыз!

Президентыбыз котлавын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Галиев мәчетенә җыелган мөселманнарга ирештерде. Шуннан соң ул вәгазен башлады.


Вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды. Ул Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде. “Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер”, - дип искәртте ул.


Мөфти Шәүвәл аенда, бәйрәмне форсат итеп кулланып, туганлык җепләрен ныгытырга өндәде. Шулай ук Ватан хакына ниятләгән изгелекләргә тугры калуның әһәмиятен әйтте.

Камил Сәмигуллин үз вәгазендә күпмилләтле илдә динара татулыкны саклауның мөһимлеген дә искәртте. Ул Калининградта мәчетне сүтү, республика мәктәпләрендә дип тотучы балаларның исемлекләре төзелүне күңелсез хәлләр дип атады. “Әмма республикада бу күңелсезлекләрне үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек”, - диде мөфти хәзрәт.

“Халкыбызга ислам динен игелек белән насыйп иткәне өчен без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиешбез. Без Татарстаныбызда динебезне тота алабыз. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде Сәмигуллин.

Вәгазе ахырында мөфти фитыр сәдакасын бирергә кирәклеген искәртте. “Фитыр сәдакасын бирмәгән булсагыз, гаеттән соң бирергә онытмагыз”, - диде ул. 

Искәртеп үтик, быел фитыр сәдакасының минималь күләме 100 сум дип билгеләнгән. Зәкять түләп баручылар өчен ул 600 сум тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәте. 

Камил Сәмигуллин: Җәмгыятьне рухи авырулардан арындыруның Коръәндә биш дәвасын таптым

Мөфти үз вәгазендә җәмгыятьне рухи авырулардан арындыруның әһәмияте турында да әйтте, моның өчен Коръәндә дәва барлыгын искәртте. Ул Коръән аятьләрендә биш дәваны аерып чыгарган.

1. Кем дә кем Аллаһтан курыкса, ул аңа бер чыгу юлы насыйп итә. Ягъни, бездә бер проблема булса, тәкъва булсак, Аллаһ юлын күрсәтер. Шуңа без ураза тоттык та. Рамазан ул  безгә тәкъвалык өчен килде, диде мөфти. 
 
2. Кем тәкъва булса, аны Раббыбыз көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра, дип искә төшерде Камил хәзрәт. 
 
3. Коръәндә "Син араларында булган чакта Аллаһ аларны җәзаландырмаячак" дип әйтелә, диде мөфти. "Кайвыкыт “Нишләп Раббыбыз безгә төрле афәтләр, газаплар җибәрә?” дигән сорау бирәләр. Раббыбыз беркайчан да газап җибәрмәде, син анда булганда. Әгәр Аның күрсәткән юлы буенча гамәл кылсак, күп проблемаларыбыз юкка чыга", - диде Камил Сәмигуллин. 
 
4. Алар магъфирәт сораган чакта да Аллаһ аларны җәзаландырмаячак. Истигъфәр кылсак, бер-беребездән гафу үтенсәк, тәкәббер булмасак, Ул безгә мәрхәмәтле булыр, дип искәртте мөфти.  
 
5. Бишенче дәва - фаразлардан арыну, диде Камил хәзрәт. Көръәндә "әй, иман итүчеләр, фаразларның бик күбеннән сак булыгыз", диелгәнен искәртте. "Күп фаралар гөнаһ, бер-берегездән гаеп эзләмәгез. Һәм мөселманнар яшерергә теләгән нәрсәне ачып салырга омтылмагыз. Бер-берегез артыннан гайбәт сөйләмәгез. Ул эшсезлектән килә", - диде ул. Камил Сәмигуллин хәләл хезмәт белән көн күрү турында искәртеп, Татарстанда игълан ителгән эшче һөнәрләр елын да телгә алды. “Хәләл хезмәттән Аллаһы Тәгалә үзе разый”, - диде мөфти.

Ничек бәйрәм итәбез?

Бүген Татарстанда Ураза гаете уңаеннан рәсми ял көне игълан ителде, шуңа республика халкы шушы изге бәйрәмгә багышланган чараларда катнаша ала. Алар Татарстанның һәр районында уза. Бу көнне Казан күрергә килүчеләр һәм башкалабызда яшәүчеләргә бай эчтәлекле программа тәкъдим ителә.

10:00 – «Гаилә» мәчетендә «Гаилә бәйрәме»


«Гаилә» мәчете (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт) балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Гаилә бәйрәме»нә иртәнге 10га чакыра. Бәйрәм Коръән уку, вәгазьләр белән башланачак. Мәчет ишегалында балалар өчен батутлар кую планлаштырыла. Понида йөреп, татлы мамык ашап, конкурсларда катнашып, бүләкләр алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук мөнәҗәтләр, нәшидләр башкарылачак. Кунаклар өчен пылау әзерләнеләчәк. Бәйрәм өйлә намазына кадәр (12:00) узачак.

13:00 – «Рамазан-фест»

Бәйрәмне дәвам иттерергә теләүчеләр өчен өйлә намазыннан соң ике мәйданчык әзерләнелә. Берсе – М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында. Биредә бүген көндезге сәгать 13:00дә «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.


Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла.

Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар. Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк.

Төп сәхнәдә чараны Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

13:00 – Дәрвишләр бистәсендә балалар бәйрәме

Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете кунакларны Дәрвишләр бистәсендә, «Бәхетле» каршындагы бакчада көтә. Әлеге чараны мәчет һәм «Во благо вместе» хәйрия фонды Казанның Совет районы администрациясе һәм мөхтәсибәте теләктәшлеге белән уздыра.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәм Коръән уку, зарядка, конкурслар, мастер-класслар белән башланып китәчәк. Шулай ук программада: мехенди, аквагрим, сабын күбекләре һ.б. күңел ачу чаралары. Сәгать көндезге 2гә бәйрәм программасы планлаштырылган. Коръәннән аятьләр укылачак, нәшидләр башкарылачак, «Рамазан» викторинасы уздырылачак, иҗади номерлар тәкъдим ителәчәк. «Нур» татар театраль студиясенең «Рамазан» спектаклен карарга теләүчеләр сәгать 15:00дән соңга калмасалар хәерлерәк. Бәйрәм сәгать 16:00гә кадәр дәвам итәчәк.


Изге бәйрәмебез күңел күтәрленкелеге алып килсен, кадерле дин кардәшләребез! Өммәтебезнең ныклыгын һәм бердәмлеген тоеп яшәргә язсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100