Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән тәфсире турында: “Безнең басма ата-бабаларыбыз тәфсиренә таяна”

Коръән - Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән иң соңгы Изге Китап. Коръәннең хәзерге татар телендәге тәфсире бер томда 2018 елда дөнья күрәчәк, дип фаразлана. Татарстан Диния нәзарәте Коръән тәфсирен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән оештырган әңгәмәдә әлеге изге эшнең барышы турында сөйләштек.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән тәфсире турында: “Безнең басма ата-бабаларыбыз тәфсиренә таяна”

Рөстәм хәзрәт, Коръәннең татарча тәфсиренә ни сәбәпле алынасы булыгыз?

 - Бүген татар телендә бастырылган китаплар күп. Коръәннең татарча тәфсире дә бер генә йә, ике генә дә түгел. Моңа кадәр бастырылган тәфсирләрнең аермалы бер сыйфатлары бар: алар борынгы дини терминнар белән тулы. Аларны замана укучысының бөтенләй аңламавы да ихтимал. Без хәзерге әдәби телгә, бүгенге вәзгыятькә, хәзерге татар кешесенә аңлаешлы итеп эшләргә тырыштык. Дин кысаларыннан чыкмадык. Фәкать бүгенге заман кешесе аңларлык итеп эшләдек. Нинди аятьнең тәфсирен укыса да, аңларлык итеп әзерләргә дигән максат куйдык. 

Монда сүз Коръәннең тулы тәфсире турында бара. Коръәнгә кагылышлы бер китап бар галәмдә, ул - Коръән Кәрим, аңа тәрҗемә дигән сүз туры да килми. Ник дисәгез, безнең революциягә кадәр булган тәрҗемәләребез – алар барысы да тәфсирләр. Фарсы һәм гарәп теле кушылмасыннан торганы – Мөхәммәдия китабы. Менә аның тәрҗемәсе бар. Исеме дә: “Мөхәммәдиянең тәрҗемәсе”. Анда безнең борынгы татар теленә күчерелгән сәхифәләр. 150 ел элек кенә әле татар халкы борынгы татар телендә сөйләшә торган булган. Ә хәзер телне гадиләштерү сәясәте бара, ягъни телгә һөҗүм ясала...

Телне гадиләштерүнең беренче 50 елы авыр бара. Халык аны кабул итәргә теләми. Моннан йөз ел элек исә, безнең телебез гадиләштерү корбаны булып, үзенең асыл җәүһәрләрен, тирән мәгънә белдерүче бай сүзләренең күбесен югалтты. Сөйләмебездән, телебездән шактый сүзләр юкка чыкты. Аларны кайтарасы иде, ул энҗеләрне барларга кирәк. Без әзерли торган тәфсир борынгы телебезгә һәм динебезгә карата кызыксыну уятуны да максат итә.


Кор
ъәнне 20-25 ел өйрәнергә кирәк!

Хәзрәт, галимнәрдән еш ишетәбез: Коръәннең мәгънәләрен, аһәңен тулысынча тәрҗемә кылып бетереп булмый диләр?

- Башка телдә генә түгел, хәтта гарәп телендә дә биреп бетереп булмый аны. Ник дисәгез, Коръәннең тәфсирен язганда, иң кыска тәфсирләр бер томда бирелгән була. Әйтик, Ногмани тәфсире бер томнан гыйбарәт. Гадәттә, киң таралган гарәп теленнән гарәп теленә тәфсир гарәпчә аңлаган кешегә Коръәнне аңлату китабы ул. Гарәпчә белүең Коръәннең бөтен серләрен аңлау дигән сүз түгел әле. 

Ике томлык тәфсирләр киң таралган. Бер том Коръәнне ике том аңлатырга мәҗбүр! Алай гына да түгел, Коръәнне шәрехләү өчен гарәп телендә 4 томнан торган хезмәтләр дә бар. Аллаһның Китабын 30 томлык хезмәтләр белән аңлатучылар да билгеле. Илаһи тәфсирләр арасында хәтта 60 томлыклары да мәгълүм! Аларда тәфсир генә түгел, Коръән анда зур гыйльми-фәнни энциклопедиянең үзәге булып чагылыш таба. Өммел-Китап бер җеп булып бара. Бөтен фәнни казанышлар шунда барланган була. Шунысы кызыклы: 30-60 том дигәндә, аларның авторлары бер үк кеше. Коръән һәм аның фәннәрен өйрәнәсегез килә икән, кимендә ун ел вакыт кирәк! Тулысынча өйрәнү өчен 20-25 ел вакыт сорала. 

Әле мин монда Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с) хәдис җыентыкларын кертмәгән очракта, дип әйтәм. Алары – өйрәнер өчен тагын да катлаулырак институт.


Мөселманнар Европага гигиена бүләк иткән

Моннан 1400 ел элек иңдерелгән Китапны дингә якынаю өчен дә, аны инкарь итү өчен дә өйрәнгәннәр. Ике юнәлештәге тәрҗемәләрдә нинди аерымлыклар сизелә?

- Бу сорауга җавап итеп, тәрҗемә итүгә омтылышлар турында әйтеп китәргә кирәктер. Бу эш белән испан, француз, инглизләр кызыксына. Европа илләре аякка басканнан соң, экспансия башлана. Европа халкы юына да белмәгән. Аларда канализация дә, гигиена төшенчәсе дә булмаган - боларны аларга мөселманнар бүләк иткән. Бөтен борынгы мәдәниятны Европа халкы гарәп телендәге әдәбият аша алган.  Хәлифәләр, әмирләр, солтаннар гарәп әдәбиятын, үз хәзинәләреннән акча бүлеп чыгарып, гарәп теленә тәрҗемә иттергән, аннан ул китапларны үз илләрендә саклаган. Гади халыкка күрсәтмәгәннәр, яшергәннәр. 

Әмма без капчыкта ятмый бит инде. Европалылар гарәп илләренә барып кайткач: “Нишләп без теге яки бу авторны укымыйбыз?” - дия башлыйлар. Китапларны халыкка чыгаруны таләп итәргә тотыналар. Бу китапларны, хезмәтләрне укып, дингә, табигатькә яңа караш - ренессанс башлана, чөнки ул заманда мөселман илләре бик нык алга киткән. Алар күрмәгән ил калмаган, бар нәрсәне ачкан булалар. Хәтта галәм дә теоретик яктан аларда ачылган була, дисәк ялгышмабыз.

Башка илләрдән байлык кулга төшерсәләр, мөселман илләрен яулап алырга баргач, өем-өем, олау-олау китап алып чыкканнар. Әнә шул чорларда инде Коръән-Кәримне тәрҗемә итә башлыйлар. Француз теленә ул якынча, моннан ике йөз ел элек тәрҗемә ителгән. Китап бастыру технологияләре  барлыкка килгәннән соң, киң таралыш башлана. Мин белгән беренче тәрҗемәләр француз һәм инглиз телләрендә булган. Гарәп телен аңлау шулай итеп, француз һәм инглиз теле аша алып барылган.

-Диния Нәзарәте әзерли торган тәфсирне эшләгәндә кайсыларыннан файдаландыгыз соң?

- Безнең басма ата-бабаларыбыздан калган тәфсирләргә таяна. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, башка тел тәрҗемәләрен дә карыйбыз. Башка тәфсирләрдә кызыклы мәгълүмат бар икән, аларны да кулланабыз. Болары өстәге төп текстта түгел, ә астөшермәдә китерелә. Коръән-Кәримнең структурасында - 114 сүрә. Беренчесеннән алып ахыргысына кадәр алар барысы да, “Тәүбә” сүрәсеннән кала, “Бисмиллаһир рахмән иррахим” дигән сүз белән башлана.

Без тәфсирне бер томлы китап итеп чыгарырга ниятләп торабыз. 2018 елда нәшер ителер дип өметләнәбез. Мөмкин кадәр оригиналга якын рәвештә, сүзгә сүз төшендерү бара. Бигрәк тә аңлаешсыз урыннарда ярдәмчел сүзләр куелды. Бу алым алмашылмаган очрак өчен шулай эшләнде. Ярдәмчел сүзләр аша да аңламасалар, безгә шалтырата алачаклар.

Әгәр дә кеше Коръәндәге аятьнең фәлән тәфсирен аңламадым, дип мулла янына килсә, бу - бик мактаулы адым. Гади сорау белән мөрәҗәгать иткәнгә караганда, мондый сораулар күбрәк хуплана.


Мөхәммәт - пәйгамбәргә кушылган беренче исем

- Ни өчен Коръән Мөхәммәткә иңдерелә? 23 ел дәвамында икәнен беләбез, Мөхәммәт саләллаһу галәйһи вә ссәлләм укымышлы кеше дә булмаган бит...

- Мөхәммәтне сайлавы - Аллаһы Тәгаләнең үзенең ихтыяры. Нинди генә диндар булсак та, аның асыл хикмәтен без ачыклый алмыйбыз. Фәкать фаразлап кына утыра алабыз. Иң төгәл фараз – Аллаһы Тәгалә шушы эшкә Үзе сайларга булган. Бу сайлау Мөхәммәт туган көнне дә, аңа 40 яшь тулган көнне дә түгел, күпкә алдан башкарылган. 

Хәзерге көнгә кадәр Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.в.г.с) исеме Тәүратта иврит телендә сакланган. Шушындый ук хәрефләр белән - “Мим хә мим дәл”! Ибн Хишам - Пәйгамбәребезнең тормышы турында иң төгәл язган зат. Моны бөтен галәм таный. 

Әминә, Пәйгамбәребез белән йөкле вакытта аңа: “Балаңа “Мөхәммәт” дип куш!” - дигән боерык килә. Исмәгыйль Пәйгамбәребездән алып Мөхәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәләмгә кадәр бер гарәпнең дә исеме Мөхәммәт булмаган. Пәйгамбәребезгә кушылган беренче исем була ул “Мөхәммәт”.

"Ни өчен Коръән гарәп милләте вәкиленә иңдерелгән?"

- Ни өчен гарәп кешесе соң, дисәк?

- Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәребезгә вәгъдә иткән була. Сезгә кардәш булган, сиңа охшаш милләттән пәйгамбәр җибәрермен дигән. Муса кебек үк Мөхәммәт тә тулы гаиләдә туган, олыгайгач кына пәйгамбәрлек килгән.

- Хәзрәт, Коръәннең диолог рәвешендә иңдерелүенең хикмәте нәрсәдә?

- Иманлы кешенең бер сыйфаты бар - аларның вакытлыча күңелләре төшкәли. Шул җәһәттән Аллаһы Тәгалә таң калырлык рәвештә, безне яратканын аңлыйсың. Бөек зат булуына карамастан(Аның бөеклеген ул Үзе генә аңлый) безнең турында кайгыртуын шул диологта күрәбез. Ана кешенең кайгыртуыннан йөз мәртәбә күбрәк.

- Масштаблы проектны башкарганда тагын нинди кыенлыкларга юлыгасыз?

- Коръән тәрҗемәсен әзерләгәндә иң авыры - гарәп телендәге сүзләрнең мәгънәсен аңлатырдай хәзерге заман татар телендәге сүзләрне табып булмый. Хәзерге көндә татар телебез бик ярлыланган. Ә безнең асыл хезмәтебез бик күркәм, аңлаешлы, үтемле булырга тиеш. Максатыбыз – шул. Коръәнне татарчага тәрҗемә итү проектында 6-7 кеше эшли. Алар арасында тел һәм дин галимнәре бар. Россия буенча таралган татар телле галимнәргә дә хезмәтебезне тикшереп чыгарга тәкъдим итәчәкбез. Безнең күзләребез күрмәгәнне алар коррекцияләячәк. Хәзер инде фундаменталь үзгәрешләр кертелмәячәк. Аллаһы боерса 2018 елда Китапны нәшер итәрбез, дип ниятләп торабыз.

Белешмә: Тәфсир гарәпчә “фәссарә” сүзеннән алынган, “аңлатма бирү”, “яшерен әйберне ачу” мәгънәсенә ия. Тәфсир – Коръән аятьләренең мәгънәви аңлатмалары фәне. Коръәнне тулысынча Мөхәммәт Пәйгамбәр белгән һәм үзенең сәхабәләренә аңлаткан. Аятьләргә аңлатма бирүне пәйгамбәрнең сәхабәләре, аннары зур дини гыйлемгә ия шәхесләр дәвам иткән.

Иң билгеле тәфсирләр:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100