Рәфыйк Мөхәммәтшин: Бүгенге көндә мирасны барлауның бик четерекле яклары да чыга башлады

16 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин быелгы Болгар җыенында булачак чаралар, татар теле тирәсендәге вазгыять, татар журналистикасы, каберләргә зиярәт кылу, глобализация шартларында мәдәниятне саклап калу һәм башка актуаль мәсьәләр хакында "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә сөйләде.
Әңгәмәдәге төп фикерләр:

1. Болгар җыены илдәге милли-дини чараларның дөньяда киң танылганы.

2. Мөселманнарны үзара бүлерлек ниндидер проблемалар юк, Болгар җыены — субъектив каршылыкларны киметү өчен бик мөһим роль уйный торган чара.

3. Рухи мирасны барлауның бик четерекле яклары да чыга башлады.

4. Мәчетләр каршындагы курслар аша үзебезнең традицион кыйммәтләрне таратырга кирәк.

5. Безнең динебез татар телле булырга тиеш.

6. Ни өчендер милли телләрне мәктәп кысаларыннан чыгару бара.

7. Без «мин — мөселман, мин — татар телле һәм үземнең тарихымны белгән татар» дигән милли үзаң уятырга тиеш.

8. Танылган шәхесләре, ишаннар җирләнгән изге урыннарны барлау мәсьәләсе бар.

9. Зиратта дога кылып, әби-бабай, изге кешедән, менә минем хәлем начар, ярдәм ит, дип сорау дөрес түгел.

10.Татар телен, татар тарихын өйрәтүнең иң эффектив чараларның берсе — мәҗлесләр.

11. Дини уку йортларына, дөньяви уку йортларында кебек бер урынга унар кеше булмавы сер түгел.

12. Дипломлы белгеч дигән сүз — алгач, дипломны мич башына кую түгел.

13. Бушка укытып, милли, дини һәм татар халкы традицияләрен өйрәнүче журналистлар әзерлибез.

14. Татар мәчетеннән татар бабаен кысырыклап чыгаручы үзебезгә конкурент әзерлисе килми.

15. Чит илдән килергә теләүчеләрне ихлас күңелдән уйланган эшләре түгел дип уйлыйм.

16. Татар матбугат чараларында бәлки авылчанлык бардыр.

17. Милли мәдәният глобализация чорында зур мәдәниятләр арасында эреп югала бара.

18. Без Татарстанда яшәп, һаман да шул дәүләткә салынып беттек.

19. Без теләгәнчә укытсалар да, татар телен мәктәптә генә укытып саклап калу бүген бик авыр.


«Болгар җыены - илдәге милли-дини чараларның дөньяда киң танылганы»

— Рәфыйк Мөхәммәтшович, 21 июльдә узачак Изге Болгар җыенына әзерлек ничек бара, быел яңалыклар көтеләме?

— Изге Болгар җыенын әзерләүдә төрле оешмалар катнаша. Элек аны Тәлгат хәзрәт (Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин — ТИ) башлап җибәрде. Ул бер дини проект кына иде. Соңрак Бөтендөнья татар конгрессы кушылды. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгресссы һәм Диния нәзарәте дә, Россия Диния нәзарәтләре дә актив катнаша. Хәзер ул дини проект кысаларыннан чыгып, милли-дини проектка әверелде. Болгар җыены тарихыбызга конкрет караш, милли аңны формалаштыру, яңарту, балаларга җиткерү функциясен үти. Шуңа күрә дә хөкүмәт Болгар җыенын оештыруда актив катнаша.

Болгар җыенында ел саен нинди дә булса яңа объект ачыла иде. Быел мондый вакыйга планлаштырылмый. Зур гына кунакханә комплексы төзелеп бетте дип әйтергә була, әмма әле нокта куелмаган. Ул Болгар җыенында түгел, ә көзгә кадәр ачылачак.

Без чит илдән дә кунакларны бик күп чакырдык. Төбәкләрдән бөтен мөфтиләрне чакырабыз. Аларның күбесе дин әһелләре форумына килә. БДБ илләреннән мөфтиләрне чакырабыз. Чит илләрдәге безнең белән актив эшләүче галимнәребез, дин әһелләре килә. Кувейттан, Гарәп Әмирлекләреннән, Мароккодан, Мисырдан кунаклар чакырылды. Җыен елдагыча форматта узачак. Иң кимендә 50–60 мең кеше катнаша. Быел да шулай булыр дип уйлыйм.

— Россиядә, чит илләрдә Болгар җыены күпмедер дәрәҗәдә танылды дип әйтергә буламы?

— Әлбәттә, Болгар җыены илдәге милли-дини чараларның дөньяда киң танылганы. Чөнки ел саен бирегә зур кунаклар да килә һәм, һичшиксез, дөньяда бу чараны бик яхшы беләләр.

«Мөселманнарны үзара бүлерлек ниндидер проблемалар юк, Болгар җыены — субъектив каршылыкларны киметү өчен бик мөһим роль уйный торган чара»

— Рәфыйк Мөхәммәтшович, дини эчтәлегенә, ягъни Сезгә якынрак өлешенә килсәк, дин әһелләре форумында нинди мәсьәләләр карарга җыенасыз?

— Болгар җыены вакытында дин әһелләренең форумы узу традициягә керде. Без ике көн дәвамында — 19–20 июльдә Бөтенроссия дин әһелләре форумын әзерлибез. Баштарак, Камал театрында җыелганда, 900 гә якын кеше идек. Кешеләр аз булгач, «Корстон» кунакханәсенә күчтек. Иң кимендә 1000 кеше чакырыла, журналистлар белән 1100 гә дә җитә. Бирегә Россиянең бөтен төбәкләреннән дә дин әһелләре җыела.

Бу форум мөселман дин әһелләрен, татарларны берләштерү өчен бик мөһим фактор. Чөнки Россиядә 85 диния нәзарәте бар, алар бик таркалган. Алар арасында элемтәләр юк дәрәҗәсендә. Әле каршылыклар да бар. Болар ясалма каршылыклар, чөнки мөселманнарны үзара бүлерлек ниндидер проблемалар юк. Татарларга берләшергә кирәк. Шуңа күрә, җыен шушы субъектив каршылыкларны киметү өчен ул бик мөһим роль уйный торган чара. Аларны бергә җыеп, бер өстәл артына утыртып, барыбыз өчен уртак булган проблемаларны чишү кирәк. Муллаларны җыеп, әйдә, сез бәхәсләшмәгез, дуслашыгыз, дип әйтү өчен генә җыелу түгел бу.

Форум җиденче мәртәбә уза. Без һәр форум саен мөселман өммәтен борчыган проблемалар турында сөйләшә торган секцияләр эшлибез.

Шушы секцияләрнең эше нәтиҗәсе буларак, икенче көнне Татарстан Президенты катнашында пленар утырыш уздырабыз. Анда секция җитәкчеләре чыгыш ясый, төбәкләрдән чыгышлар булачак. Шуның белән форум тәмамланып, 21 июль көнне безнең халык Изге Болгар җыенында катнашачак.

«Рухи мирасны барлауның бик четерекле яклары да чыга башлады»

Быел бер секция рухи мирасны барлауга багышланган булачак. Бүген без Шиһабетдин Мәрҗаниләр, Курсавилар, Риза Фәхретдиннәр дип сөйлибез, әмма аларның мирасын бик тирән кереп барлау юк. Элек без «менә алар бар» дип мактану дәрәҗәсендә сөйли идек. Бүгенге көндә мирасны барлауның бик четерекле яклары да чыга башлады.

Мәсәлән, безнең кайбер яшьләребез укыйлар да, Риза Фәхретдиннең хезмәтләрендә ваһабчылык фикерләре булган, диләр. Икенчеләр Риза Фәхретдин ул, гомумән, ваһаби булган, шуңа күрә сез ник аны пропагандалыйсыз, дип әйтә. Ә Бубиның, Зыя Камалиның хезмәтләрендә ваһабчылыкка кагылышлы бик күп идеяләр бар. Алар ваһабчы булганнармы дип, шундый проблемалар да күтәрә башладылар. Һәм ул чыннан да урынлы дип әйтергә була. Бу инде ваһабчылык түгел, әлбәттә. Ул — ислахчылык. Реформага кагылышлы бик күп проблемалар күтәрелгән. Шуңа күрә без эчтәлеге ягыннан, идеологик яктан, илаһият күзлегеннән чыгып өйрәнергә тиешбез. Менә шул яктан әле эшлисе эшләребез бик күп. Шуңа күрә, секцияләрнең берсе рухи мирасыбызны барлау һәм аны алга таба өйрәнүгә багышланган. Бу өлкәдә диния нәзарәтләренең тәҗрибәсе бар. Әмма рухи мирас барлау ул дин әһелләренең эше генә түгел, бу фәнни проблема. Монда тирәнрәк керергә кирәк, шуңа күрә бу секциягә без галимнәрне дә чакырачакбыз.


«Мәчетләр каршындагы курслар аша үзебезнең традицион кыйммәтләрне таратырга кирәк»

Тагын бер секцияне без махсус бүлеп чыгардык. Ул — дини тәрбия мәсьәләсе һәм дини укыту. Мәчетләр каршындагы курсларның тәҗрибәләрен Россия мөселманнары ничек кабул итә? Татарстанда Диния нәзарәтендә мәчетләр каршындагы курсларга күп игътибар бирә башладык. Без өч еллык программа «Ислам дине нигезләре» дигән дәреслек эшләдек. Үзебезнең 800 мәчеттә курслар эшли, 2 меңнән артык остазыбыз бар. Алар шушы программа нигезендә эшли. Бу — бик мөһим. Чөнки мәчеткә яшьләр киләме, өлкәннәрме, балалармы — аларның дини дөньяга карашы формалашу өчен нигез шушы курсларда салына. Әгәр кайдадыр чит илдә укып кайткан ваһабчы булса, алар намазны ничек кабул иткән, шулай өйрәтә. Бу яшь бала яки өлкән кеше чит илгә чыгып укымаса да, әкрен-әкрен шушы идеологиягә иярә башлый. Шуңа күрә дә без мәчетләр каршындагы курслар аша үзебезнең традицион кыйммәтләрне таратырга кирәк дип саныйбыз.

«Безнең динебез татар телле булырга тиеш»

Татар теле проблемасы да килеп чыкты. Революциягә кадәр татарларда дин, милләт, тел берничек тә аерылмаган, аны аеру да мөмкин булмаган. Татарлар барысы да татарча сөйләшкән, 100 процент мөселман булган. Шуңа күрә дә дин, милләт, тел бергә үрелеп яшәп килгән.

Хәзер вазгыять бөтенләй үзгәрде. 90нчы елларда дин җәмгыятькә әйләнеп кайтты, әмма ул бик үзенчәлекле булды. Татарлар «Әлһәмдулилләһ, мин мөселман» дип, динне беренче планга куя. Ул дөрес инде, мөселманнар өчен иң беренче планда дин булырга тиеш. Ләкин милләт һәм тел мәсьәләсе икенче планда калу гына түгел, бөтенләй төшеп кала башлады. Дини үзаңны абсолютлаштыру китте. 

«Әлһәмдулилләһ, мин мөселман» диләр дә, татарлыгын да оныта, татарча да сөйләшми, балаларын да өйрәтми, аңа татар мәдәнияте дә кирәкми, аңа татар тарихы да кирәкми. Бу бик куркыныч тенденциягә әверелде.

Диннең җәмгыятькә әйләнеп кайтуы ул тулы канлы бер процесс булырга тиеш дип саныйбыз. Безнең тарихыбызга, мәдәниятебезгә караш дин аша булырга тиеш, безнең динебез татар телле булырга тиеш. Бу бик катлаулы процесс.

«Ни өчендер милли телләрне мәктәп кысаларыннан чыгару бара»

Бүген бөтенләй яңа шартларда яшибез. Җәмгыятьтә телгә мөнәсәбәт үзгәрде. Дәүләтнең дә милли телләргә мөнәсәбәте аңлашылып җитми. Милли телләрне укытуга кагылышлы процесс аша аны бик яхшы күрәбез. Ни өчендер милли телләрне мәктәп кысаларыннан чыгару бара. Аларга сәгатьләрне аз бирәләр, янәсе, ата-аналар үзләре теләп кенә укытырга тиеш. Әлбәттә, ул дөрес түгел. Аны икенче күзлектән дә карарга була. Яхшы, без татарларны үз теленнән читләштердек, ди. Иң куркынычы — татар теле тулы канлы бер тел булудан юкка чыгачак.

Үзенең телен оныткан татар кем була ул җәмгыятьтә? Проблеманы шулай да куярга кирәк — кем ул? Ул маңкорт буламы, ул кем була? Җәмгыять өчен аннан файда бармы? Әле бит аны гел рус телендә генә укыту ул рус була дигән сүз түгел. Киресенчә, үзенең телен укытмау анда эчке каршылыклар уятачак. Шуңа күрә ул бер оппозиционер булып китмәсме, аның җәмгыять өчен файдасы булырмы, күпме булыр? Россия өчен иң мөһиме — Россия гражданнарын, патриотлар әзерләү, дип әйтәбез. 

Әгәр сиңа мәктәптә үз телеңне укытырга рөхсәт бирмиләр икән, син ничек Россиянең паториоты була аласың? 

Анысы да бар бит әле аның. Үзенең мәдәниятеннән, теленнән биздерелгән маңкорт — җәмгыять өчен социаль куркыныч кеше булачак. Менә шушы күзлектән дә карарга кирәк. Әйдәгез, милли телләрне — юк, дәүләт телен генә укытыйк дип әйтүнең куркыныч ягы бар. Мәскәү Кремлендә бу проблеманы шулай ук күз алдында тотарга тиешләр.

«Без „мин — мөселман, мин — татар телле һәм үземнең тарихымны белгән татар“ дигән милли үзаң уятырга тиеш»

Без мәчетләр каршындагы курсларны махсус караячакбыз. Ун ел дәвамында Россия Ислам институтында «Без татарлар» дигән курслар уздырдык. «Без татарлар» өч компоненттан тора — ислам дине нигезләрен, татар телен һәм татар тарихын өйрәтү. Безгә яшьләр, өлкәннәр килә, аларның татар телләре юк. Татар телен өйрәтү белән бергә, аларның мөселманлыкларын искә төшерәбез, татар тарихын өйрәтәбез. Ул бик популяр бер проектка әверелде. Бирегә бик күп кеше килә. Алар бер ел гына укып калмыйча, тагын дәвам итәләр. Бу — өч айлык курслар. Без аны Диния нәзарәтенә тәкъдим итеп, төрле мәчетләрдә үткәрә башлыйбыз. Чөнки мәчетләрдәге курсларда Коръән генә өйрәтәләр. Без «мин — мөселман, мин — татар телле һәм үземнең тарихымны белгән татар» дигән милли үзаң уятырга тиеш. Бу тәҗрибә белән уртаклашу өчен без махсус бер секция эшләдек.

«Танылган шәхесләре, ишаннар җирләнгән изге урыннарны барлау мәсьәләсе бар»

Тагын бер секция изге урыннар проблемасына багышлана. Россиядә татарларның бик танылган шәхесләре, ишаннар җирләнгән изге урыннар шактый күп. Алар һәрбер төбәктә дә бар. Ульяновскида да, Саратовта да, Түбән Новгородта да бар, Татарстанда да алар бик күп. Бу бик мөһим, чөнки ул — безнең тарихыбыз. Заманында безнең халкыбызның тарихына зур йогынты ясаган бөек шәхесләр җирләнгән урыннар бар. Башка төбәкләрдә, мәсәлән, Кавказда, Урта Азиядә алар аерылып тора. Татарларда бик локаль, ягъни ул каберләрне шушы тирәдәге татарлар гына белә, зиярәт кылалар, алар җирләнгән урыннарга йөриләр.

Без мәсьәләне киңрәк куярга булдык. Бәлки аларны нинди дә булса туристик маршрутларга кертү турында да сүз булыр. Бүгенге көндә шуларны барлау мәсьәләсе бар. Каберләрне барлап, халыкка җиткерү өчен, бәлки фәнни-тикшеренү дәрәҗәсенә күтәреп, дини маршрутларга кертергә тиешбез. Мөселман яшьләрен, гомумән яшьләрне үзебезнең персональләштерелгән тарихыбызга якынайтырга тиешбез.


«Зиратта дога кылып, әби-бабай, изге кешедән, менә минем хәлем начар, ярдәм ит, дип сорау дөрес түгел»

— Рәфыйк Мөхәммәтшович, Сез каберләрне барлау нинди дә булса каршылык китереп чыгарыр дип уйламыйсызмы? Мәсәлән, кешеләрнең ул урыннарга барып яулык бәйләвен күрәбез бит.

— Үзенең ата-бабаларының кайда җирләнгәнен белмәү — гел чүлдә яшәгән мәҗүси гарәпләр традициясе. Чүлдә бит кәрван барганда кеше үлсә, аны юлдан читтә күмәләр, дога кылалар да шуның белән аны оныталар. Ләкин без бит күчмә халык түгел, без — утрак тормыш белән яшәгән татарлар. Шуңа күрә ата-бабаларыбыз зиратларны авыл уртасында урнаштырган. Үзеңне бик суфый, бик зур белемле дин кешесе дип күрсәт, үзең көн саен шушы зират яныннан үтеп йөр. Аның коймалары җимерек, чардуганнар таралып, ата-бабаларың сиңа рәнҗеп ятсалар, ул инде нинди дини тәрбия була? Нинди үрнәк күрсәтә аласың?

Ислам динендә зиярәт кылу беркемгә дә тыелмый. Ислам динендә бары тик аларга мөрәҗәгать итеп, алардан нәрсәдер сорау тыела. Ягъни мөселман кешесенең, мөрәҗәгать итү өчен, Аллаһ Тәгалә генә бар. Без үзебезнең бөтен үтенечләребезне Аллаһ Тәгаләгә җиткерергә тиешбез. Зиратта дога кылып, әби-бабай, изге кешедән, менә минем хәлем начар, ярдәм ит, дип сорау дөрес түгел. Бары тик Аллаһ Тәгаләдән генә сорарга мөмкин. Барып зират кылу, аның кем икәнлеген белү, кабер урыннарын чиста тоту, анда барып дога кылып кайту ислам динендә кабул ителгән. Ул бөтен дөньяда бар һәм шуңа күрә дә ниндидер примитив карашлар таратып, «барырга ярамый» дип сөйләү наданлыкның бер формасы гына.

«Татар телен, татар тарихын өйрәтүнең иң эффектив чараларның берсе — мәҗлесләр»

— Сез татар телен саклау турында әйттегез. Чит төбәкләрдән килгән мөфтиләр моны ничек кабул итә? Мәсәлән, Хабаровскида, Читада татар телен саклау түгел, җиткерү реаль хәлме ул хәзерге заманда?

— Әлбәттә, Татарстанда мөмкинлекләр зур, безнең татар мәктәпләре бар. Татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә, Ульяновск өлкәсендә, Чувашстанда һәм башкаларда татар авыллары күп. Әкренләп ябыла башласалар да, татар мәктәпләре сакланып калган. Дин әһелләренә татар теленең әһәмиятен җиткерергә кирәк. Бәлки, татарча җомга вәгазе дә уку мөмкин түгелдер. Әмма дин әһелләре үзләре яшәгән төбәктә милләттәшләрен җыеп, татар телен, татар тарихын өйрәтү өчен мөмкинлекләр табарга тиеш. 

Шулай ук бүгенге көндә иң эффектив чараларның берсе — ул мәҗлесләр. Татарлар кайсы төбәктә генә яшәсә дә, өенә мәҗлескә чакырган муланы беркайчан да русча тыңламаячак. Русча сөйләгән мулланы алар икенче мәртәбә өйләренә дә кертмәячәк. Татар өчен ул мәҗлесләрне дә файдаланырга кирәк. Татар телле мәҗлесләрне милләттәшләрне күбрәк җыеп уздырырга кирәк.

Һәр төбәктә мөмкинлекләр төрлечә, кайберләрендә бөтенләй чикләнгән, ләкин мәчет бар. Мәчет ул шушы милләтне саклап калучы бер объект булырга тиеш. Мәчетләр каршында курслар оештырырга мөмкин һәм мәҗлесләр уздыру өчен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә, бүген татар телен саклап калу мөмкинлеге чикләнгәндә, дин әһелләренең шушы потенциаль мөмкинлекләре киңрәк дип әйтер идем. Алар аннан файдаланырга тиеш.

«Дини уку йортларына, дөньяви уку йортларында кебек, бер урынга унар кеше булмавы сер түгел»

— Уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Россия Ислам институты һәм Болгар Ислам академиясендә нинди яңалыклар көтелә?

— Дини уку йортларына кабул итү башланды. Быел принципиаль үзгәрешләр юк. Дәүләти уку йорты булмагач, безгә өстән төшерелгән планнар юк. Әлбәттә, без якынча планлаштырабыз. Мәсәлән, Россия Ислам университетына без 400гә якын кеше ала алабыз, читтән торып укучылар белән шулай җыела торгандыр. Быел без 200 кеше чыгардык.

Узган ел Болгар Ислам академиясенә 68 кеше кабул иткән идек, быел бәлки бераз азрак булыр. Чөнки узган ел проект яңа иде. Күбесе бәлки кайтып китәр дип тә уйлаган идек. Кайтып китүчеләр булмады. Шуңа күрә Болгар академиясендә 58ләп кеше укып, икенче курска күчте. Шуңа күрә 60лап кеше алырбыз дип уйлыйм. Бездә хәзер 100дән артык гариза бар.

Россия Ислам университетына шулай ук кабул итү башланды. Дөрес, дини уку йортларына, дөньяви уку йортларында кебек бер урынга унар кеше булмавы беркем өчен дә сер түгел. Дин өлкәсендә мотивация хәзер шактый түбәнәйде дип әйтергә мөмкин. Чөнки дини уку йортын бетергәч, ата-ана өчен «минем балам кайда эшләр» дигән урынлы сорау туа. Аларга укып бетергәч, нинди дә булса акчалы, социаль яклау табылган урын кирәк бит. Ул мулла булып эшли башласа, эш хакы бармы? Аллаһ Тәгалә сәдака бирсә була, бирмәсә аз була. Хәзер, пенсиягә чыгу өчен, пенсия кертемнәре булырга тиеш. Алар буламы-юкмы? Чөнки сәдака тартмасыннан алынган акчадан пенсия кертемнәре юк.

«Дипломлы белгеч дигән сүз — алгач, дипломны мич башына кую түгел»

Башка сораулар да бик күп инде. Ата-аналар, әлбәттә, ул мәсьәләләр турында да уйлый. Бүгенге көндә балалары өчен социаль гарантия, тотрыклылык булган эш эзләргә яраталар. Дин өлкәсен андый өлкә дип әйтә алмас идем мин. 90нчы елларда «мин үзем укый алмадым инде, балам хәзер дини белем алсын» дигән бер эйфория бар иде. Бүгенге көндә дини уку йортларына керүчеләр саны 90нчы еллар белән чагыштырганда, әлбәттә, кимеде. Әмма без 300дән артык, 400гә якын кеше җыячакбыз. Быел 200 кешенең 150се читтән торып укучылар булды. 90нчы елларның читтән торып укучылары белән чагыштырсаң, сыйфат инде бөтенләй башка. 90нчы елларда 70–80 яшьлек әбиләр, бабайлар, инде картаймыш көнемдә булса да, дин белеп калыйм дип укырга килүчеләр күп иде. Әлбәттә, аларны бәлки укытырга кирәктек. 

Әмма югары уку йортының төп мәсьәләсе, аның алдында тора торган төп бурычы — дипломлы белгечләр әзерләү. Дипломлы белгеч дигән сүз — диплом алгач, дипломны мич башына кую түгел. Диплом эшләргә тиеш, аның белеме эшләргә тиеш. Әлбәттә инде, ул өендә оныкларын укытырга мөмкин. Ләкин аның өчен биш ел читтән торып, югары уку йортында уку кирәкми, аның өчен мәчетләр каршындагы курслар булырга тиеш. Әлбәттә, кемдер читтән торып укырга теләсә, без аны чикләмибез.

Бүгенге көндә безнең сыйфат бик яхшырды. Диплом алып, шул дипломын кая булса да сандык төбенә салып куярлык кешеләр бик аз. Күбесе имам булып эшли, мөфтиләр бар, мөхтәсибләр бар. Алар инде дин өлкәсендә актив эшләүче кешеләр. Һәм шуңа күрә без алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез. Читтән торып укучылар безнең өчен шулай ук бик мөһим дип әйтер идем мин. Бу — бүгенге көндә мөселман зыялыларын тәрбияләү өчен бик мөһим фактор.

«Бушка укытып, милли, дини һәм татар халкы традицияләрен өйрәнүче журналистлар әзерлибез»

— Рәфыйк Мөхәммәтшович, Россия Ислам университетында көндезге бүлектә укучылар күпме?

— Көндезге бүлеккә 100дән артык кеше кабул итәбез. Безнең лингвистика бүлеге бар. Анда 25 кеше кабул итәбез. Икътисад, ислам экономикасы бүлеге, теология бүлеге бар.

Хәзер журналистика бүлеге шактый үсеп китте. Бүгенге көндә федераль университетта журналистикага карашлар төрлечә. Башта түләүле иттеләр, хәзер милли журналистика бөтенләй юкка чыгып бара. Без бүгенге көндә журналистларны бушка укытып, аларны милли, дини һәм татар халкы традицияләрен өйрәнүче журналистлар итеп әзерлибез. Анда милли журналистика гына түгел. Биредә башка милләт вәкилләре дә укырга мөмкин. Әкрен-әкрен безнең журналистларыбыз күзгә күренә башладылар дип әйтергә мөмкин. Сыйфат елдан-ел яңара һәм алга таба да без журналистика юнәлешен киңәйтергә җыенабыз. Шушы юнәлешләр буенча кадрлар әзерлибез.

Һичшиксез инде, безнең дини бүлек бар. Дини бүлеккә без 50дән артык кеше алабыз. Алар безнең уку йортына динне тирәнтен өйрәнү өчен махсус килә.


«Татар мәчетеннән татар бабаен кысырыклап чыгаручы конкурент әзерлисе килми»

— Болгар Ислам академиясенә БДБ илләреннән, ерак чит илләрдән дә килеп укучылар бармы?

— Болгар Ислам академиясенә кызыксыну артты. Без беренче елны БДБ илләреннән укучыларны бик алмадык. Чөнки бу проект башлана гына иде. Ул тискәрерәк булса, алар шулай кайтып сөйлиләр дип уйладык. Үзебезнең Россия проекты итеп, Кавказдан студентлар алдык. Былтыр 10 студент Кавказдан, 68 студентның 10сы Дагыстаннан булды. Быел да без Дагыстаннан, Ингушетиядән 15ләп кеше алабыз. Мин озакламый Чечняга барам, бәлки Чечнядан бераз килерләр. Дөрес, без алардан бик күп алмыйбыз инде.

Килергә теләүчеләр бик күп булса да, бераз чиклибез. Чөнки беренче чиратта үзебезгә күп кадрлар әзерләргә кирәк. Аларның кадрлар әзерләү мөмкинлекләре бар. Ә узган ел бик сорагач, Үзбәкстаннан докторантурага бер генә кеше алдык. Шулай ук Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан. Таҗикстанны әйтеп тә торасы юк, таҗиклар алар традицион рәвештә Россиядә укырга ярата. Россия Ислам университетында да алар бик күп иде. Без акрынлап аларның санын чикләдек.

БДБ илләре белән эшләүнең бер ягы бар. Аларның күбесе монда укыйлар да, гражданлык алалар һәм кире кайтырга җыенмыйлар. Шуңа күрә дә бүгенге көндә Россия Ислам институты булсынмы, Болгар Ислам академиясе булсынмы, өч-дүрт ел укып, гражданлык алып, үз эшләре белән шөгыльләнүче кадрлар әзерлисе килми.

Шуңа күрә Россия Ислам университетында безнең тәҗрибә бар. Без Диния нәзарәтләре белән эшләргә тырышабыз. Кайтып үз илләрендә эшли торган кадрларны китерергә җыенабыз. Мәсәлән, Россия Ислам университетында без теология буенча дистанцион бүлек ачтык. Анда бүгенге көндә 200ләп казах укый. Ягъни үз илләрендә укыйлар һәм алар шунда калачак. Безнең өчен анысы да мөһим. Чөнки Россиягә килеп, дини белем алып, аннан татар мәчетеннән, Татарстанда булмаса, башка төбәктә, татар бабаен кысырыклап чыгаручыны, дөресен генә әйткәндә, үзебезгә конкурент әзерлисе килми. Шуңа күрә дә алар килеп укый икән, үз илләренә кире кайтып, шунда эшләргә тиеш. Шушы күзлектән чыгып караганда, әлбәттә, БДБ илләре белән эшләү бик мөһим. Әмма без әзерләгән кадрлар үз илләрендә шушы өлкәдә эшләргә тиеш.

«Чит илдән килергә теләүчеләрнең ихлас күңелдән уйланган эшләре түгел дип уйлыйм»

— Ә чит илләрдән, ерак чит илләрдән кызыксынучылар бармы?

— Чит илләрдән кызыксынучылар, әлбәттә, бар. Алардан килгән гаризалар йөздән артты. Әмма бүгенге көндә чит илдән килергә теләүчеләрнең ихлас күңелдән уйланган эшләре түгел дип уйлыйм. Кайберсен гражданнар сугышы булган илдән качып утыру, хәерчерәк илдән килеп, Болгар Ислам академиясендә бушка уку-яшәү дә кызыксындыра торгандыр.

Без бер ел укыттык һәм шуңа да мөселман илләрен кызыксындырырлык тәҗрибәбез юк әле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә «аһ, Болгар академиясе икән» дип, үз илләрен ташлап, уку мөмкинлеген шушы махсус белем алу өчен ыргылып торучылар юк дәрәҗәсендә, аздыр дип уйлыйм. Әкренләп, иншаллаһ, Болгар Ислам академиясенә керү бер мәртәбәле хәлгә әверелер дип уйлыйм. Ул вакытта инде без чыннан да ихлас, чын күңелдән укырга киләләр, үз проблемаларыннан качарга килмиләр дип әйтә алачакбыз. Бүгенге көнне бәлки укырга да киләләрдер, әмма ни өчен килә, аларның әле мотивацияләрен белү шактый катлаулы, дип әйтер идем мин.

«Татар матбугат чараларында авылчанлык бар кебек»

— Рафик Мөхәммәтшович, Сез татар журналистикасы бүлеген ачу турында әйттегез. Аны ачарга нәрсә этәрде?

— Без аны татар журналистикасы буларак ачмадык. Дин өлкәсендә язучы журналистлар бик аз. Шуңа күрә дә без аны дини, ислам үзенчәлеген аңлаучы журналистлар әзерләү өчен ачтык. Әкренләп милли фактор да күзгә күренә башлады. Без аны тулысынча татар журналистикасы булып китәр дип тә уйламыйбыз. Бәлки төркемнәр зуррак булса, шушы татар телле журналистика юнәлешен дә ачып җибәрербез. Әмма безнең төп максат, һичшиксез, ислам дине хакында объектив, профессионал язучы журналистлар әзерләү. Бу максатны алга таба этәрәбез. Әлбәттә, татар телендә язучы журналистлар да булырга тиеш.

— Татар мәгълүмат чараларында Сезгә барысы да ошыймы, нәрсә ошап бетми? Безгә тәнкыйть әйтә аласызмы?

— Татар матбугат чараларында бәлки авылчанлык бардыр инде. Бу бәлки татар журналистларының күбесе авылдан чыгу белән бәйледер. Ул планканы азрак түбәнрәк төшерә. Гомумән, татар журналистикасы бүгенге көндә профессиональ дәрәҗәдә эшләп килә. Бүгенге көндә интернетта да күрәбез. Газета-журналлар инде ул кадәр популяр түгелдер. Шуңа күрә татар журналистикасына нинди дә булса каты бәрелеп әйтерлек сүзем юк.

— Тәнкыйтьтән генә түгел, нәрсә җитеп бетми?

— Ислам өлкәсендә дини проблематика хакында бик тирән кереп, объектив һәм ислам диненең бөтен нечкәлекләрен белеп язучы журналистлар, әлбәттә, аз. Бүгенге көндә татар журналистикасында гына түгел, гомумән, бөтен дөньяда да шулайдыр. Бу бик мөһим. Шушы юнәлештә эшебезне киңәйтергә кирәк.

«Милли мәдәният глобализация чорында зур мәдәниятләр арасында эреп югала бара»

— Рафик Мөхәммәтшович, сездә татар теле курслары да ачылды, мәчетләр каршындагы курслар турында да әйттегез. Ничек уйлыйсыз, бүгенге шартларда телне саклап калу реаль күренешме?

— Без чыннан да глобализация чорында яшибез. Глобализация — ул милли телләргә куркыныч янаучы күренеш. Милли мәдәният глобализация чорында, кызганычка каршы, зур мәдәниятләр арасында эреп югала бара. Бүген инде сәгать саен, ялгышмасам, дистәләгән телләр бетә бара. Шуңа күрә дә татар телен саклап калу бүгенге көндә шактый катлаулы процесска әверелде.


«Без, Татарстанда яшәп, һаман да шул дәүләткә салынып беттек»

Без федераль дәүләттә яшибез, шуңа күрә дә дәүләтнең бу өлкәдә сәясәте федераль сәясәт булырга тиеш. Монда нинди дә булса империя, бер тел, дәүләт теле рус теле, калган телләр теләсә нишләсен дигән позиция булырга тиеш түгел. Әйткәнемчә, федератив дәүләтнең нигезләрен саклап калу өчен бөтен халыкларның телләре турында дәүләт борчылырга тиеш. Дәүләт программалары булырга тиеш, алар укытылырга тиеш.

Федерализм Россиядә үзенең йөзен, шул исәптән милләтләрне, телләрне саклап калу шартларын да ныгытырга тиеш. Бүгенге көндә бу процессларның бер уңай ягы бардыр дип уйлыйм инде. Без, Татарстанда яшәп, һаман да шул дәүләткә салынып беттек: «Менә безнең дәүләт бар — татар мәктәбе ачар, газетаны ачар, акча бирер», - дип. Диванда кырын ятып, «ТНВ начар, газеталар начар» дип зарланып ятып. «Обломовщина» дип әйтәләр инде аны. Обломов кебек юктан зарланып яту була.

«Без теләгәнчә укытсалар да, татар телен мәктәптә генә укытып саклап калу бүген бик авыр»

Дәүләт тарафыннан ярдәме булмаган төбәкләрдә татар телен саклау һәм үзеңнең мәдәниятеңне саклау  башкачарак. Аларда «без үзебез сакламасак, аны кем саклар» дигән караш бар. Бүгенге көндә татарларда азрак уяна башлады, ул уяныр дип уйлыйм. Татар теле белән бу проблемалар килеп чыккач, интернет челтәрләрен карасак, милли аң яшьләр арасында күренә башлады. Һәм безгә үзебезгә дә уянырга кирәк. Шушы өлкәдә мөмкинлекләрне барлыйк, онлайн курслар булсын, татарча күбрәк сөйләшик. Интернет челтәрендә татар телен өйрәтүче, милли аңны уятучы тапшырулар да күбрәк булырга тиеш.

Бу проблема ничек хәл ителеп бетәр инде — татар файдасына булмаганлыгы күренеп тора. Шулай да, Мәскәү тарафыннан  нинди дә булса компромисслар булып, «мәгез, сезгә 1–2 сәгать» дип, бәлки ташламалар ясарлар. Бүгенге көндә татар телен күпме генә без теләгәнчә укытсалар да, татар телен мәктәптә генә укытып саклап калу бүген бик авыр, чөнки глобализация чорында яшибез. Безгә үзебезгә дә бу өлкәдә уйланырга кирәк, яңа формалар табарга кирәк. Әлбәттә, дәүләт өчен дә, журналистлар өчен дә шушы юнәлештә эшне алып бару бик мөһим.

Фикерләр








Дин

Мөселманнар көзге уңыштан өлеш чыгара: сары чирен йоктырган 8 балалы әни, картлар йорты һәм ДЦПга дучар балалар

Мул уңышның бәрәкәте – гошер сәдакасында. Йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы кешеләр бакчаларыннан җыеп алган уңыштан гарип-горабаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, картлар йортларына, мәдрәсәләргә шул уңайдан өлеш чыгара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә, “Зәкят” хәйрия фондының гошер сәдакасын тарату чарасында катнашып, рухи яктан баеп кайтты.

Дин

Мөслим башлыгы Рамил Муллин - хаҗда: "Аллаһ рәхмәте белән шушы сәфәрләрне үттек"

Бүген, ягъни 31 августта, Мәскәү вакыты белән 14.10 сәгатьтә "Казан" Халыкара аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Татарстаннан изге сәфәргә 1800 кеше барды. Алар арасында Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм аның тормыш иптәше дә бар иде.

Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Гакыйка корбаны итен балта белән чабып турарга ярамый"

Соңгы елларда динебездә тагын бер матур күренеш барлыкка килде. Гаиләдә кыз бала туса – бер,  ир бала туса – ике сарык чала башладылар. Бу – гакыйка корбаны дип атала. Ул бала сау-сәламәт үссен дигән ният белән чалына. Гакыйка корбаны нәрсәне аңлата, аны кем чалырга тиеш, корбан итен ничек бүләргә, аны бала туып ничәнче көндә чалдырырга кирәк? Бу һәм башка сорауларга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла