Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Намаз укыганда ник авыз ачыла?" Яшь имамнарны кызыксындырган сораулар һәм мөфти җаваплары

Болгарда мөселман яшьләре форумы узды. "Интертат" яшь имамнарны нинди сораулар кызыксындырганын белеште. Аллаһка ышанмаган кешегә кияүгә чыгарга ярыймы, әти-әни ризалыгыннан башка өйләнешү дөресме, татар яшьләренә ни җитми кебек сорауларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның җавапларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Намаз укыганда ник авыз ачыла?" Яшь имамнарны кызыксындырган сораулар һәм мөфти җаваплары
27 июльдә Болгарда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь имамнар белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Мөфти белән әңгәмәне сурәтләүгә кадәр Болгарга бару, хис-кичерешләрем белән дә уртаклашасым килә.



Бер чатыр 170 кешене җыйды

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ике дәрес дәвамында хәзрәт яшь имамнар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Мөфтине чәк-чәк белән каршы алдылар. 170 кеше зур чатыр астына җыелды. Монда мөселман яшьләре форумына Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү, Сведловодск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан вәкилләр җыелган иде. 

Игътибарыгызга яшь мөселманнарны кызыксындырган сорауларны һәм аларга мөфтинең җавапларын тәкъдим итәбез.



“Аллаһны ничек яратырга?”

- Аллаһны ничек яратырга? 

- “Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең яратканың булдымы? Хатыныңны, балаларыңны? Нәрсәне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. “Юк”, - дигән җавап алуга, “Син ничек Аллаһны ярата аласың, әгәр синең бөтенләй дә яраткан булмагач”, - дип җавап биргән.



“Никахка ризалык булмаса, нишләргә?”

- Әти-әни, туганнар никахка ризалык бирмәсә, нишләргә?

- Аңлатырга кирәк. Хәзер 60 процент яшь парлар аерылыша. Статистика буенча, беренче биш елда 90 процент гаиләләр аерылышкан төбәкләр бар. Бу коточкыч хәл, уйлап кына карагыз. Ярату белән генә эш бармый бит әле ул. Берләштерә торган факторлар булырга тиеш. Әгәр алар төрле милләт кешеләре икән, тормышта авырга туры килергә мөмкин. Бу аларны аера торган фактор - төрле милли традицияләр, гореф-гадәтләр... Әгәр бер милләттән булсалар бу берләштерү факторы булып тора. Уйлап карагыз, әтисе кызын үстергән. Җил-яңгырдан саклаган. Ә бервакыт кызы телефоннан смс аша: “Әти мин кияүгә чыктым”, яисә “Әти мин бала көтәм”, - дисә, ни булыр?  Уйлап эш итәргә кирәк. Әти-әни белән утырып сөйләшергә кирәк. 

- Мөселманнар булмаган регионнарда балаларга ничек дини тәрбия бирергә? - Иң беренче чиратта, эшне үзеңнән башларга кирәк. Бала ул әти-әнисенең эш гамәлләрен күреп үсә. Балага дини белем бирәсең килсә, үзеңне беренче чиратта үзгәртү мөһим. Өч яшьлек баланы гына алыйк. Әтисенең намаз укыганын күрә икән, бала аны кабатлый башлый, ул эшләгәннәрне эшли. Бала күреп үсәргә тиеш. Кыз баланың әнисе яулык киеп йөри икән, ул да мин кайчан киярмен икән дип йөри. 



Мөселманга сәясәт белән шөгыльләнү ярыймы?

-  Мөселманга партиягә керегә ярыймы?

- Партиягә кергән кеше билгеле бер идеологиягә, нормаларга буйсына. Мөселман кешесенә бу ярамый.

Намазны кайда укырга ярый?

- Намазны кайларда укырга ярый? Баскыч басмасында намаз укырга ярыймы?

- Баскычка чиста әйбер җәеп укысаң, мөмкин. Намаз дөрес булып санала. Пычрак җиргә утырып укырга ярамый. Подъездда ни генә эшләмиләр. Мәктәптә укыган вакытта кышын берничә намазны берьюлы укырга туры килә иде. Без гадәти пакет алып, шуны кисеп куя идек. Тәнәфес вакытында тәһәрәт алып, дәрестә укытучыдан сорап китеп укый идек.



Атеистка кияүгә чыксаң, бәхетле буласыңмы?

- Аллаһка ышанмаган татарга кияүгә чыксам, никах узган булып саналамы?

- Ул мөселман динендә икән, никах саналачак. Ләкин гаилә бәхетле булырмы? Гаиләне озакка саклап калу мөмкин булачакмы? Аллаһка ышанмый торган ир-атка чыгып, кыз бала үзен бәхетсез итмәсме? Бәхетле булыр дип уйламыйм.



Шайтан колакка кайчан өрә?

- Намаз укыганда ни өчен авыз ачыла?

- Колакка шайтан өрә. Шайтан котырта.

Татар телен ничек саклап була?

- Татар яшьләренә нәрсә җитми?

- Татар мохите җитми. Татарча аралашу, сөйләшү модада булырга тиеш. Кемдер, кызганыч, ояла. Аннан соң шундый проблема бар. Татарча әйбәт сөйләшүче кеше начар сөйләшкән кешене мыскыл итәргә тырыша. Хаталы сөйләшсә, ул аны "батырырга" тырыша. Татар мохитебезне булдыра алсак, "модно" булса, телебез үлмәс иде. Татар яшьләренә тел бик мөһим.

БДИ булмаса, без татарча рәхәтләнеп имтиханнарны бирә алыр идек. 

Чаралар уздырып торабыз. Җомга намазында вәгазъне татарча сөйләргә килешендек. “Без татар” дип аталган курслар уздырабыз. Татар телен саклау өчен өч әйбер кирәк. Ул - дин, гореф-гадәт, милли кием. Аларның берсе генә булмаса, динне саклап калу авыр.

"Татар халкы бик күп афәтләр күргән"

Мәрҗани дәрәҗәсендәге галимнәр бармы? 

- Әлегә юк. Ләкин булачак. Татар халкы бик күп афәтләр күргән халык. Түбәнгә төшсә дә, кире аякка баса алган. Бездән бик күп галимнәр чыккан. Татар яшьләрендә андый потенциал бар.

.

Көчлеләр җиңсен!

Камил хәзрәт дәресләреннән соң барысы да “Ак мәчет”кә җомга намазына юнәлде. Аннан соң яшьләр өчен сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә ТР  Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Рөстәм Гарифуллин да килде.

Рөстәм Гарифуллин да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да рус телендә чыгыш ясадылар. ТР мөфтие яшь имамнарны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде. “Көчле кеше җиңсен!”- диде ул. 

Рөстәм Гарифуллин: “Изге Болгар җирендә кунакларыбызны да сәламлим. Килә алуыгыз өчен рәхмәт. Оештыручыларга да аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Яхшы программа эшләгәнсез. Белемнәрегез, тәҗрибәгез сезгә киләсе тормышыгызда файда китерсен. Безнең республикада спорт алга киткән. Ике мисал китерәсем килә, 15 ел элек республикабызда 1 боз сарае булган булса, хәзерге вакытта алар 45. Моннан 20 ел элек  республикабызда 3 бассейн булса хәзер аларның саны 180. Болар барысы да да яшьләр өчен эшләнгән. Уңышлар телим!” - диде ул.


Татар яшьләренә бар да җитә”

Форсаттан файдаланып, яшьләр эшләре министры урынбасары Рөстәм Маратовичка үземне кызыксындырган сорауларны да биреп китәргә өлгердем.

- Рөстәм Маратович, татар яшьләренә нәрсә җитми?
- Татар яшьләренә бар да җитә. Яшьләр аралашсын өчен төрле форумнар узып тора. Мәсәлән, Биләрдә 15 мең яшьләр катнашкан "Сәләт" форумы. Бүген өч форум уза. Яшьләр үзләрен үстерә алыр өчен барлык шартлар да тудырылган.
- Татар яшьләре арасыннан нинди лидерлар бар?
- Тәбрис (Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин - ИТ) һәм "Сәләттән" Тимур Сөләйманов (Хәзер Яшьләр эшләре министры урынбасары - ИТ). Лидер булырлык яшьләр күп саныйм.



Сабантуйда егетләр һәм хатын-кызлар уеннары аерым җирләрдә оештырылды. Уеннар арасыннан керлинг, волейбол,баскетбол, футбол һәм башкалар да бар иде. Футболның кызыгы шунда - капкада торган уенчының аягы бәйләнгән иде. Башка уенчылар да аяклары бәйләнгән килеш футбол уйнадылар.




“Рухи шифа алабыз”

Яшьләр белән форум турында да сөйләшеп алырга өлгердем.Ринат, Яр Чаллы: “Бу форумга үземнең теләгем белән килдем. Монда барсы белән дә канәгать, барсы да ошый. Рухи шифа алабыз. Олы остазларыбыз килде. Бик файдалы белемнәр алдык. Белемнәребез гомерлеккә булсын. Милләтебез ныгып, ислам дине тагы да таралсын. Иң ошаганы дәресләр булды. Ярты көн дә утырыр идем, андый мөмкинлек булса. Ләкин программа бик тыгыз. Конкурслар, ярышулар да узып тора. Ләкин иң мөһиме белем. Белем ул күпме генә укысаң да җитми”.
София: “Мин монда беренче тапкыр килдем.  Безнең өчен төрле лекцияләр оештыралар, акыллы шәехләр килеп безгә дәресләр бирә, остазлар дини темага кагылган сорауларыбызга җаваплар бирә. Белем аласың, яңа кешеләр белән танышасаң. Файдасына килгәндә дини белем аласың, ул белемне тормышта куллана аласың”.


Алмаз Саматов, Саба: “Бу форумга мин өченче тапкыр килдем. Форумда миңа остазларның дәресләре ошый. Кызыклы формада бирәләр. Теория дә, практик ягын да аңлаталар. Гел укып кына утырмыйбыз, төрле уеннар уйныйбыз. Беркөнне "яшәр өчен" уены узган иде. Без анда "исән калырга" тиеш идек. Учак, рогатка ясарга тиеш идек. Төрле интеллектуаль уеннар уйнатыла. Монда төрле дуслар табып була, чит ил кешеләре белән танышасың. Монда бик яхшы ашаталар”.

Алинә, Әтнә“Бик ошый. Оештыручылар гел әйдәп торалар. Вакыт тик узмый. Беренче форумда кызык булды. Мин анда иремне таптым. Ул анда координатор иде. Без икенче форумга бергә бардык. Барысы да күңелле. Монда шундый яхшы укытучылар килде. Бөтен сорауларга да җавап бирәләр. Төрле квестлар уздыралар. Бер квест уены гына ике сәгать бара. Монда бер гаилә кебек”.

Мөхәммәд, Сириядән: “Россиядә өч ел ярым яшим. Форумда беренче тапкыр. Монда рухи белем бирәләр. Белем - иң мөһиме. Барысын да күңелле эшләгәннәр. Без-беребезгә булышып яшибез.”

Вадим Байтуллин: “Беренче тапкыр форумга килдем. Монда бик күп кызыклы кешеләр белән танышырга була. Оештыручылары да әйбәт. Болгар урыны да искитмәле матур. Мин монда хатыным белән килдем. Бар да ошый”. 




\





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100