Мөслим башлыгы Рамил Муллин - хаҗда: "Аллаһ рәхмәте белән шушы сәфәрләрне үттек"

31 август 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Данил СӘФӘРОВ
Фото: видеодан скриншот
Бүген, ягъни 31 августта, Мәскәү вакыты белән 14.10 сәгатьтә "Казан" Халыкара аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Татарстаннан изге сәфәргә 1800 кеше барды. Алар арасында Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм аның тормыш иптәше дә бар иде.

Рамил әфәнде хаҗ кылудан алган хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.


- Хаҗ кылу мөселман булган кешегә фарыз гамәл. Аллаһ рәхмәте белән шул җирлеккә килеп, шушы хаҗ сәфәрләрен үтү зур куаныч булды. Күңел ризыгы, рухи ризык алып, мөселманнарның бергә гыйбадәт кылып, берсенә-берсе сәлам биреп, бердәмлекне күрсәтүе - чыннан да күңел өчен олы куаныч. Аллаһ рәхмәте белән шул сәфәрләрне үттек. Киләчәктә дә шул җирләргә килеп, рухи ризык алырга насыйп булсын, - дигән теләк җиткерде Рамил Муллин.

- Хаҗ гыйбадәтендә сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

- Әллә нинди авырлыклар булды дип әйтә алмыйм. Беренче чиратта, нинди генә сәфәр була да, үз нәфесең белән көрәшү инде ул. Җитәкчеләр тарафыннан да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, хаҗ турын гамәлгә ашыручылар тарафыннан бик зур оешканлык күренә. Кунакханәдә яшәү, ашату, автобуслар белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән. Аларга бик зур рәхмәт. "Әл-Харам" мәчетенә якын урнашу (дөньядагы төп һәм иң зур мәчет, өске ихатасында исламның иң изге Кәгъбәсе урнашкан - ИТ.) да зур куаныч. Көн саен җәяү барып, гыйбадәт кылып кайту мөмкинлеге бар.

- Белүемчә, 2009 елда сез беренче тапкыр хаҗ кылган идегез, бу сезнең икенче хаҗыгыз. Беренче һәм икенче хаҗны чагыштырып карасагыз, нинди аермалар бар?

- Һәр сәфрнең үз үзенчәлекләре бар инде. Күңелгә ятышлысы шул: Мәккә шәһәрендә зур үзгәрешләр, бик зур төзелешләр, "Әл-Харам"ның зураюы. Дөньядагы мөселманнарның артуы аркасында Согуд Гарәпстанының әлеге мәчетне зурайтуы куаныч. Кеше килгәч, тиешле рәвештә гыйбадәтен кылырга, бер-берсенә сәлам бирергә тиеш. Моның өчен зур мөмкинлекләр ачылган. Әле төзелеш бара. Ул 2030 елда тәмамланырга тиеш. Киләчәктә мәчет төзелеп беткәч тә аны күрергә Ходай насыйп итсен.

Автобус белән тәэмин итү мәсьәләсендә, оештыру, бару-кайту мәсьәләләрендә дә үзгәрешләр бар. Оештыручыларга уңышлар телисем килә.

- Сез быел тормыш иптәшегез белән хаҗ кыласыз. Аның хисләре нинди?

- Әйе, мин быел тормыш иптәшем Сөембикә белән хаҗ кылам. Ул Мөслимдә табиб булып эшли. Ислам диненә килгәч, аның хаҗ кылу теләге булды һәм дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән дә, шул сәфәргә бару насыйп итте. Аның өчен бу зур куаныч. Беренче тапкыр гомереңдә "Әл-Харам" мәчетен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм мәчетен күрү, аларда гыйбадәт кылу, хаҗ җирләрен, Гарәфә җирләрен күрү, әлбәттә инде, ул зур хисләр. Иптәшем белән көн саен фикерләребез белән бүлешәбез, аралашабыз. Әти-әнием дә дога кылып тора. Алар белән дә, балаларым белән дә бирегә килергә насыйп булсын. Бу безнең гаиләбез өчен зур куаныч. Дәвамлы булсын!

- Сер булмаса, Гарәфәдә нинди догалар кылдыгыз?

- Беренче чиратта иминлек. Кайсы гына дәүләттә яшәсәк тә, кем белән генә эшләсәк тә, кешенең шәхси дөньясы ул иминлек тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу дөньяның да, ахирәтнең дә иминлеген тәэмин итү. Нинди генә авырлык килсә дә, Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык сынаулар бирмәсен. Дәүләтебезгә, дәүләт җитәкчелегенә, халкыбызга иминлек теләп, матур итеп тормыш кылырга насыйп булсын. Булганына шөкер кылып, бу дөньяның да, ахирәтнең дә куанычын күрергә насыйп кылсын!

- Догаларыгыз кабул булсын!

- Амин!

Фикерләр








Дин

Имам хәлен кем аңлар: Камал театры һәм "тешкән төш" муллаларның дәрәҗәсенә нинди йогынты ясый?

Бүген күпчелек мәчетләрдә имам-хатыйблар олы яшьтә, ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләр авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки хезмәт хакы юк. Сәдака акчасы мәчеткә (газга, утка түләү өчен) тотыла, чөнки дәүләт бюджетыннан аның өчен акча каралмаган. Дин әһелләре, мәчет-мәхәллә ишекләре ябылу куркынычын аңлап, чаң суга. Алар бу хакта Казанның Галиев мәчетендә узган түгәрәк өстәл утырышында сөйләштеләр. Имамнарның татар театры һәм журналистларга да әйтер сүзе бар булып чыкты. 

Дин

Мөселманнар көзге уңыштан өлеш чыгара: сары чирен йоктырган 8 балалы әни, картлар йорты һәм ДЦПга дучар балалар

Мул уңышның бәрәкәте – гошер сәдакасында. Йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы кешеләр бакчаларыннан җыеп алган уңыштан гарип-горабаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, картлар йортларына, мәдрәсәләргә шул уңайдан өлеш чыгара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә, “Зәкят” хәйрия фондының гошер сәдакасын тарату чарасында катнашып, рухи яктан баеп кайтты.

Дин

"Акча алыштырып уйнау яклы түгел мин". Сәдака кемгә бирелергә тиеш?

Сәдака Коръән ашларының төп күрке, татарның үзенә генә хас гореф-гадәте булып санала. Әмма ул – шактый бәхәс уята торган гамәл дә. Элек ашларда сәдаканы йорт хуҗасы һәм иң якыннары гына өләшсә, хәзер исә табын артындагы һәр кеше сәдака таратырга тырыша.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла