"Кыз балага чәй эчертерлек тә акчасы булмаган егетләрне, мәһәр белән куркытып, өйләндерми калу хәерле"

17 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали, Солтан Исхаков
"Без яшь чакта болай түгел иде". Хәзер үкенеч катыш ризасызлык белдергән бу сүзләрне никах мәҗлесләрендә еш ишетергә туры килә. Никах укытуның да үз таләпләре бар. Аңа ике якның да әзер булып, яшьләрнең никахның, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешүе кирәк. Таләпләр арасында иң четереклесе – мәһәрдер, мөгаен. Никахта кәләшкә мәһәр бирелергә тиеш. Тик яшь гаиләләрнең күбесе мәһәр турында берни дә белми, аңа уен итеп карыйлар, ул хакта белмәдем, диләр.

Мәһәр - ир кеше никахлашкач яки хәләл җефете белән якынлык кылгач хатын-кызга бирелергә тиешле матди бүләк. Ул хатын-кызның үз хакы, шәхси мөлкәте. 

Мәһәр түләү ике сәбәп аркасында мәҗбүри булып санала. Аның беренчесе - никахка керү һәм никах хакыйкыйлыгы шартларын үтәү. Икенчесе - җенси якынлык кылу, никах хакыйкыйлыгын югалткан очракларда кулланыла. 

Мәһәр түләүнең мөһимлеген раслаучы дәлилләр Коръәндә дә китерелә: “Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер. Мәһәр биргәннән соң, үзегез теләгәнчә (аның күләмен арттыру яки киметү турында) үзара ризалашып эш кылсагыз - монда гөнаһ юк”. 

Мәһәр түләү вакытын ир белән хатын үзара килешеп билгеләргә тиеш.

“Мәһәр – никахта бирелә торган өч тиенлек алка түгел”

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан төзелгән “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”гә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәһәрнең минималь суммасы Нигезләмәдә 5 мең сум итеп раслануы хакында хәбәр итте.



- Мәһәр мәсәләсенә җитди карарга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановта аерылу мәсьәләсен катлауландырырга кирәк, ди. Никах – ирнең телен бәйли, хатын-кызның аягына богау сала. Мәһәр бирү аларның тормышында тиешле роль уйнар иде. 

Мәһәр - никахта бирелә торган өч тиенлек алка түгел. Мәһәрне әти кеше билгеләргә тиеш. Менә син кызыңны үстерәсең икән, аның әхлагына, белеменә, нәселенә карап мәһәрне билгелисең. Әгәр син “Кияү нәрсә бирсә дә, ярый”, әйтәсең икән, димәк син кызыңны шуңа тиң итәсең. Син аны мыскыл итәсең. 

“Кияүгә авыр була бит” диючеләр дә бар. Кызыңа бер тапкыр затлы бүләк алып бирә алмаган кияү аның тормышын ничек алып барыр икән, дигән сорау башыгызга килмиме? Ул ягын да уйларга кирәк бит. 

Кияүнең акчасы юк икән, әйтәсең: “Ярар, кияү, бүген биш меңлек минималь мәһәрне бир, бер елдан соң кызыма йөз меңлек бүләк бирерсең. Кызымны үз ихтыярың белән аерасың икән, бер миллион яки биш йөз мең сум акча бирергә, яки фәлән төрле маркалы машина бирергә тиеш буласың. Яки Казанда өч бүлмәле фатир. Менә ул аның өстендә мәһәр булып торачак та. Ә договор төзеп, аны нотариуста теркәсәң, кияүдән ул мәһәрне хөкүмәт тә түләттерәчәк. 

Син кызыңны үстерәсең, кияүнең кулына тоттырасың, аны кире кайтарып бирсен өчен бирмисең бит, яшәсен дип бирәсең.

Пәйгам­бәребез (с.г.в.): "Ха­тын-кызлар арасында иң хәер­лесе, бәрә­кәтлесе - мәһәре җиңел булган хатын-кыз!" - ди. Дөрес, Пәйгам­бәребез мәһәрнең чиген билгелә­мәгән. Тик шуны истә тоту мөһим: ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булып санала. Мәһәр аның өстендә өстәмә бер бурыч булып тора. Беренчедән - хәләл җефете, икенчедән - Аллаһы Тәгалә каршында. 

Мәһәрне бөтенләй бирмәгән очракта (мәсәлән, аерылышкан вакытта), ул мәһәрен биргәнчегә кадәр гөнаһлы булачак. Электән үк мәһәр бирү хакының үз бәясе, үз вакыты булган. 

Заманына карап мәһәрнең бәясе төрлечә бәяләнгән. Әби-бабайлар заманында кашага, шәл, сандык, читек, яулык, төрле ситсы бирүчеләр дә булган. Мәһәр никахландыру метрикәләренә язылып барылган.

Мәһәр башка, калым башка
Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин халыкны күбрәк вәгазьләргә, четерекле мәсьәләләрне шәригать күзлегеннән чыгып аңлатырга кирәк, дип саный. 

“Бөтен бәла да шунда: күп кенә яшьләр мәһәр бирүне дөрес аңламый. Мәһәр – никахның иң мөһим шарты булып тора. Күпләр аны “калым” буларак кабул итә, тик бу ялгыш фикер. Калым - кияү тарафыннан кәләшнең ата-анасына яки туганнарына бирелә торган түләү (мал, акча) мәгънәсендә. 

Калым түләү йоласы мәһәр белән өлешчә генә туры килә. Төп аерма шунда: калым кәләшнең үзенә бирелми, аның ата-анасына яки туганнарына тапшырыла һәм аларның милкенә әйләнә. Мәһәр тулысынча яшь киленнең милке булып санала”, - диде ул.



Мәһәрнең иң аз күләме ун дирһәм буларак исәпләнә. Дирһәм - түләү өчен кулланыла торган көмеш акча. Бер дирһәм 2,975 грамм авырлыгындагы көмеш дигән сүз. Көмешнең бүгенге хакы буенча 862 сумга тигез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Ун дирһәмнән дә азрак микъдарда мәһәр юк” диелә.

“Элек безгә мәһәр бирмәделәр. Без аның нәрсә икәнен дә белмибез”, дип әйтүчеләр еш очрый. Җәмәгать, Совет чорында никахларын теркәүчеләр дә аз булган. Авылда башкалардан качып яшьләргә никахны әбиләр укыган. Динсезлек, аңа каршы булган вакытны мисалга китерергә кирәкми. Инкыйлабка кадәр безнең Татарстаныбызда өч меңнән артык мәчет булган. Совет чорында аларның саны унбишкә генә калган. Шуның өчен элекке заманны хәзергесе белән чагыштыру дөрес түгел. 

Мәчетләрдә имамнар язып барган метрикә кенәгәләре булган. Аларда мәһәр буларак йорт хайваннары һәм йөз сум акча бирелүе хакында язылган. Мәһәр бирү - әби-бабайларыбыз яшәгән заманнардан килгән күркәм гамәл. 

Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән заманнарга күз салсак, ул вакытта да мәһәрнең күләме шактый зур булган. Мәсәлән, берничә сыер һәм ат тапшырганнар. Гади эшче дә, байлар да мәһәрне тигез күләмдә биргән. Иң беренче чиратта, мәһәрнең кыз балага бирелә торган мал икәнен онытмыйк. Гомумән, динебездә хатын-кыз тапкан акча бары тик үзенеке генә, ә ир-ат тапкан акча гаиләнеке буларак кабул ителә. Шуның өчен җиңел генә карарга кирәкми. 

Хәзерге вакытта яшь парлар торырга да өлгерми, “талак” дип әйтә, аның нәтиҗәсендә балалар ятим үсә. Мәһәр бирү азмы-күпме тыелып калырга ярдәм итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яшьләргә һәм аларның ата-аналарына шуны аңлатырга тырыша. 

Бу мәсьәләгә дикъкат белән карыйк. Бүген яңа корылган гаиләләрнең яртысы таркала. Алдан ук әти-әниләр “син минем кызыма билгеле бер күләмдә мал бирерсең. Әгәр дә “талак” дип әйтә калсаң, мәһәрнең барысы да аңа калачак”, - дип егеткә әйтергә тиеш. Шуннан соң “талак” әйтүгә, гаиләне саклауга җитди карый башлаячаклар. 

Мәһәр яшьләргә уйланырга, ниятләрен дөресләргә һәм тормышка җитдирәк карарга мөмкинлек бирә. Иң яхшысы: тормыш башлаганда никахның шартлары һәм асылы турында очрашып сөйләшү уздырырга кирәк, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

- Рөстәм хәзрәт, мәһәрнең күләме кимендә биш мең сум буларак бәяләнә. Ни өчен?

- Чит төбәкләрдә мәһәрнең күләме зур. Шуның өчен төрек һәм гарәпләр олыгайгач кына өйләнә. Анда мәһәрнең күләме алтын белән санала. Ул якларда җирле халык берникадәр вакыт акча туплаганнан соң гына гаилә кора ала. 

Безнең очракта мәһәрне кызның тәрбиясе, әхлагына, белеменә, нәселенә карап билгелисең. Хәзерге вакытта биш мең артык зур бәя түгел, аңа озак вакыт тормыш алып барып булмый. Мәһәрнең бәясен Рәсүлебезнең хәдисләренә, дирһәмгә таянып галимнәребез чыгарган. 

Шул уңайдан бер мисалга тукталып узасым килә. Гомәр радыйаллаһү ганһе вакытларында бик зур мәһәр сорый башлыйлар. Шул вакытта ул мөнбәргә басып: “Оятыгыз бармы, юкмы? Мәһәрне азрак сорагыз, Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз”, - дип әйтә. Шунда бер ханым торып баса һәм Гомәр радыйаллаһү ганһегә мөрәҗәгать итә: “Аллаһы Тәгалә күпме сорый аласыз, шуның кадәр сорагыз дип әйткән. Нишләп син аның сүзенә каршы чыгасың?” – ди ул. Гомәр ибнел-Хәттаб оялып куя. “Хатын-кызлар миңа караганда да күбрәк белә икән”, - ди ул. 

Шуның өчен мәһәргә зур әһәмият белән карарга, ашыгып карар кабул итмәскә кирәк. Без бит балаларыбыз өчен туйлар уздырабыз, ипотека һәм кредитлар алабыз... Бер ай да узмады, алар холыкларыбыз туры килми дип аерылыша. Мәһәр андый хәлләрне булдырмый калырга азмы-күпме ярдәм итә. 

Хатын-кыз берүзе генә калса, аның кулында дүрт ай да ун көн яшәрлек малы булырга тиеш. Шуның өчен мәһәр күләме кимендә биш мең дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә дә Коръәни Кәримдә: “Мин сезгә әмер биргән әйбер, ул сезгә хәерлегә” – ди. Шуның өчен мәһәр - ул хәерле әйбер, балалар тату гаилә корсын өчен башкарыла.

“Мәһәр күләмен ишеткәннән соң кияү егете качты”

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, егет кешене уңайсыз хәлгә калдырмас һәм рәнҗетмәс өчен мәһәрне хатын-кыз акыл белән сорарга тиеш. 

“Бер кыз мәһәргә биш кило алтын сораган иде. Билгеле, егетнең кәефе төште һәм ул никахлашудан баш тартты. Дөресен генә әйткәндә, качты. Әлеге кыз озак вакыт кияүгә чыга алмый йөрде. Шулай да бераздан гаилә корды, тик ул егеттән мәһәрне аз күләмдә сорады. 

Татарда, юрганыңа карап, аягыңны суз, дигән мәкаль бар. Шуның өчен матди мөмкинлекләрне дә чамаларга кирәк. Мәһәр күләмен билгеләү, никахка әзерләнү ата-аналарның төп вазыйфасы булып тора. Кызганыч, балаларының никахы хакында иң соңыннан ата-аналар белә”, - диде ул.

“Биш мең акча белән озак җан асрап булмый”

Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина бу мәсьәләнең һәрвакыт актуаль булуын әйтте. Мәһәрне түләү зарурилыгын яшьләр генә түгел, әти-әниләр дә аңларга тиеш дип саный ул.



- Әлеге тема һәрвакыт актуаль булды. Нигезләмәдә мәһәрнең күләме биш мең сум итеп расланган. Бу бәя артык күп түгел бит. 

Мәһәр ни өчен бирелә? Шул сорауга җавап бирү мөһим. Хатын-кызның яшәрлек акчасы булырга тиеш. Дөнья хәлен белеп булмый. Көннәрдән бер көнне, матур гына яшәп яткан вакытта, ире вафат булырга мөмкин. Шуннан соң тол калган хатын шушы мәһәр акчасына яшәргә, тормыш итәргә тиеш була. 

Әлбәттә, биш мең акча белән озак җан асрап булмый. Яшәсә, шул биш көн генә яшәр. Ир белән яшәгәндә дә авыр көнгә калучылар бар. Дөрес, мәһәр ирнең мөмкинлегеннән чыгып бирелә. 

Тик хәзерге заманында хатынына биш меңлек мәһәр бирү һәркемнең кулыннан килә дип саныйм. Гарәп илләрендә мәһәргә гадәттә 3-4 кг алтын бирәләр. Һәр ел саен аның бәясе үсеп бара. 

Безнең илдә үзгәрешләрне һәрвакыт кискен кабул итәләр. Нәрсә генә булса да, безнең халык муллаларны акча үзләштерүдә гаепли башлый. Бу бары тик кешеләрнең гыйлем дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтә. Янәсе, муллалар шул биш мең акчаны үз кесәләренә салып куялар. “Муллалар гомер буе акча яратты” дип сөйлиләр. Ә дөреслектә муллалар бары тик хатын-кызларның киләчәк язмышын гына кайгырта. 

Муллаларның бурычы – кыз ягын кисәтеп кую. Дөнья һәрвакыт бал һәм майдан гына тормый, без теләгәнчә генә бармый шул. Шундый очракларда хатын-кызның матди яктан таяна алырлык чыганаклары булырга тиеш. Ягъни, мәһәре. Мәһәр – авыр чорга әзерлек ул. Бүген аның күләме биш мең, киләчәктә ул егерме биш мең дә булырга мөмкин. Тормыш шартлары көннән-көн үзгәрә, - диде ул. 

 

“Кызлар кияүгә чыкмый утырып калырга мөмкин”

Наилә Җиһаншина күп мәһәр сораганга кызлар кияүсез кала, дигән фикерне дә җиткерде.

- Мәһәрнең күләмен кыз ягы билгели. Егет үзе дә тәкъдим итәргә тиеш, әйткәнне көтеп ятырга кирәкми. Никахларда еш булабыз, хәзерге вакытта күп очракта алтын йөзек һәм алка бүләк итәләр. 

Безнең татар кызлары тыйнак бит ул, артык купшы һәм кыйммәтле мәһәр сорарга курка. “Кызыбыз кияүгә чыкмый утырып калырга мөмкин”, - ди әти-әниләр дә. Алар да кияү егетеннән кыенсына. Анысы да дөрес.

Күптән түгел генә дини остазлар белән очрашуда булырга туры килде. Шунда бер галим: “Минем ике кызым бар. Аларны кияүгә биргәндә икешәр миллион күләмендә акча сорыйм”, - ди. “Хәзрәт, кем алыр икән ул кызны?” – дип әйтәсе килде. Сорарга мөмкин, әмма аның кадәр зур мәһәрне кайсы егет түләр икән соң? Кызлар күп, егетләр башкасын да таба ала бит. 

Икенче ягы да бар, егетнең кызга карата фикере дә үзгәрергә мөмкин. “Аңа акча гына кирәк, тормыш итү өчен бармый”, - дип әйтәчәк. Мәхәббәт тарихлары шулай тиз төгәлләнә. Хәзер болай да кызларны байлык яратуда гаеплиләр. Шуның өчен чама хисен белергә, алтын урталыкны табып эш итәргә кирәк. 

Төрле очраклар булды. Күптән түгел генә яшь пар матур гына очрашып йөргәннән соң никахлашырга карар кылды. Кыз кияүдән мәһәргә фатир сорады. Тегесе качты. Ә бит егет акчасыз түгел, әллә ничә фатир сатып алырга мөмкинлеге бар иде. “Сиңа акча гына кирәк икән”, - дип китеп барды. Билгеле, егетнең үз фатирында үзенең хуҗа буласы килә, - диде ул.

“Кызларны бушка бирмибез, фатир сорыйбыз”

Наилә Җиһаншина әйтүенчә, Гарәп илләреннән килгән егетләр татар кызлары белән гаилә корырга тели. Татарстанда мәһәрнең күләме түбән, шуңа кызыгып килүчеләр дә шактый икән.



- Чит төбәкләрдән килүчеләр белән иң беренче чиратта мәһәр бирү хакында сөйләшәбез. Кызның әти-әнисе өчен билгеле бер күләмдә алтын, ә кәләшнең үзе өчен Казан үзәгендә фатир таләп итәбез. Нигә үзебезнең татар кызларын өч тиенгә генә биреп җибәрик? Киләчәкне уйларга кирәк. “Синнән аерылып кайтса, аның фатиры булырга тиеш”, - дип әйтәбез. Шуннан соң егетләрнең туксан биш проценты качып китә. 

“Бушка кызларны биреп җибәрмибез. Фатир алып биргән очракта гына кызлар белән таныштырабыз” дигән чик куйдык. Аларның барысы да матур сөйләшә, бай һәм әкияти тормыш вәгъдә итә бит. Мин чит илләргә еш барам, андагы тормыштан зарланучы хатын-кызлар шактый. Безнең кызларыбыз аларга бара, аннан соң кыйналып яшиләр, - диде ул.

“Кыз балага чәй эчертү өчен акчасы булмаган егетләр бар”

Танылган яучы Гөлназ Мөхәммәт белән дә аралаштык. Ул ир-егетләрне өйләнүдән куркытмас өчен мәһәр бәясенең “йомшак” кына булуын әйтте.



- Хәзерге заманда мәһәр бирү кирәк. Ул биш кенә мең булырга тиеш түгел. Мәһәрне хөрмәт билгесе итеп карарга кирәк, моның белән егет үз өстенә зур җаваплылык алырга һәм үз бурычларын үтәргә теләген белдерә. 

Мәһәр күләмен кыз бала үзе билгеләргә тиеш. Нигә? Бары тик ул гына булачак тормыш иптәшенең җитдилеген, тормышка карашын һәм матди байлыгын дөрес бәяли ала. Бәлки егет бай түгелдер, әмма күңел байлыгы ташып торадыр. Алтын куллы, бар эшне җиренә җиткереп башкарадыр. Артык күп мәһәр сорап ирсез калган хатын-кызларны хәтерлим мин. Шуның өчен чама хисе булырга тиеш. 

Чит төбәкләрдәге мөселман илләрендә мәһәр бәяләре шактый зур. Мәһәргә акча эшли алмау нәтиҗәсендә “зәңгәрләр” (гомосексуалистлар) булып китүчеләр дә бар. 

Хәзер интернет заманасы бит. Гарәп, фарсы илләрендә яшәүчеләр татар кызлары белән таныша, арзан мәһәр түләп аларны үз якларына алып китәләр. Дин асылын аңламаучы, “мәһәр” төшенчәсен белмәгән кыз бала бик тиз ризалаша. Тик чын мөселман барлык йолаларны, шартларны үтәргә тиеш. Егет кешегә матди хәленә карап алтын булса да бүләк итәргә кирәк. 

Бүгенге көндә мәһәр күләме артык зур түгел. Дүрт ай да ун көн яшәү өчен биш мең генә аз. Минемчә, бу бәя ир-егетләрне куркытмас өчен “йомшак” кына әйтелгән бәя. Хәзерге вакытта мәһәргә түгел, кыз балага чәй эчертү өчен акчасы булмаган егетләр дә бар. Бәлки андыйларны мәһәр белән куркытып, өйләндерми калу хәерледер, - диде ул. 

“Казахстанда кызның якын туганнарына затлы кием бүләк ителә”

Кәләшне “сатып алу” традициясе Россиядә символик характерда. Казахстанда яшәүче милләттәшебез Диләнур Ахунҗанова белән аралаштык. Биредә кәләш өчен калым бирү традициясе күптән билгеле. 

Элек калымның күпчелек өлешен кызга бүләк ителә торган кием-салым тәшкил иткән. Калым өчен кирәкле дип саналган әйберләрнең исемлеген кызның якыннары төзегән. Калымга, гадәттә, күлмәк, яулык, шәл, урын-җир ише әйберләр, бал, ит, май керә. Шулай ук ат, сыер, са­рык кебек терлек-туар да кертелгән. Калымның бәясе гаилә­нең матди хәленә генә түгел, кызның дәрәҗәсенә дә бәйле булган. Толларга яки аерылып кайт­кан хатыннарга калымны азрак сораганнар. Шулай ук егет кызның ата-анасына да бүләк тапшырырга тиеш. Оекбаш, бияләй, сөлге, намазлык бирү гадәте булган. 

- Гомумән алганда, казахлар һәм татарлар арасында никах йоласы аерылмый диярлек. Казахлар күбесенчә никахны (аларда "неке" дип атала) мәчеттә рәсми язылышудан соң уздыралар. Мәһәрнең күләмен егет белән кыз үзара хәл итә. Махсус бәя, ниндидер кануннар юк. Никахны кыз өендә үткәрәләр. 

Мәһәргә күп очракта алтын йөзек, балдак һәм алка бирелә. Моннан тыш кыз бала үзе сораган махсус бүләк тә бирелә. Мәсәлән, миңа ирем мәһәргә йөзек һәм фотоаппарат бүләк итте. “Бүләккә нәрсә кирәк?” - диде. Мин фотоаппарат сорадым. 

Казахларда кыз озату йоласы бик зурлап үткәрелә. Аннары “кодалык” йоласы үткәрелә. Кыз ягындагы барлык якын туганнарга затлы киемнәр бүләк ителә. Мәсәлән, кыйммәтле тун. Бу якта кодаларны бик нык хөрмәт итәләр. Шундый гыйбәрә дә бар: "Куда мын жылдык, киеу жуз жылдык". Кода мең еллык, кияү йөз еллык. Ягъни, яшьләр аерылышкан очракта да кодалар аралашып яшәячәк. Андый очраклар бик күп. 

Казахларда шулай ук "сырга салу" ("алка киертү") йоласы күзәтелә. Егетнең әнисе танышу хөрмәтенә кызга яңа алка бүләк итәргә тиеш, - дип сөйләде Диләнур. 

Казах туе. Фото: www.inform.kz

“Үзбәкстанда саф, яманаты чыкмаган кыз бала өчен күбрәк түлиләр”

Күптән түгел генә 21 яшьлек үзбәк егете Сәләхетдин Сәетмуладов белән таныштым. Арча үзәгендә урнашкан урам базарында җиләк-җимеш белән сату итә ул.

- Безнең якта “Ани сутi” (ана сөте) өчен түләү йоласы бар. Әлеге түләүне кияү ягы башкара. Кыз баланың әнисенә рәхмәт әйтү йөзеннән билгеле бер күләмдә акча түләнә. Бүген төрле төбәкләрдә ул төрлечә бәяләнә. Мәсәлән, Үзбәкстанның көньягында урнашкан Сурхандарь өлкәсендә аның күләме - 10-12 млн сум (1500-2000 доллар). Моннан тыш, 15-20 бәрән һәм 2-3 капчык дөге әзерләргә кирәк. 

Хорезм өлкәсендә калымның уртача күләме 1000 доллар тирәсе, Кашкарь каласында бәясе 200-300 долларга җитә. Карши шәһәрендә һәм Бохараның күпчелек районнарда калым түләү юк. Караганда, Атырау, Актүбә, Уральскида да бу традиция үткәндә калды. Илнең башкаласы – Ташкент, анда калым бәясе шактый зур. 

Кияү калымны күбрәк түләгән саен, никах тагын да ныграк булачак, дип саныйлар. Калымның күләме биредә 2000 АКШ доллары. Тик барысы да гаиләнең матди хәленә бәйле, шуның өчен аның күләме 5000гә җитәргә мөмкин. 

Элек калым түләмәс өчен кызларны урлау очраклары да булган. Хәзер андый хәлләр күзәтелми. Калым түләү “Гаилә абруе” дигән йолага карап та башкарыла. Дәрәҗәле, тирә-юньгә яманаты чыкмаган кыз бала өчен калымның бәясе зуррак. Кәләшнең кыйммәте югары белеме, тышкы кыяфәте, саф кыз булуына бәйле, - диде ул.

“Калым түләү өчен ундүрт яшемнән акча эшлим” 

- Бездә никах мәҗлесе өч көн була. Кыз ягында бер, егет ягында ике көн бәйрәм итәләр. Үзбәк туйларына бөтен шәһәр халкы диярлек җыела. Урамның буеннан-буена өстәл сузыла. Кыз ягы кунакларны, урам тулы бала-чаганы һәм узып баручыларны “кәләш пылавы” белән сыйларга тиеш. Аның өчен берничә атна алдан кияү егете кәләшкә бәрән ите һәм җитәрлек күләмдә дөге тапшырырга тиеш. 

Элегрәк калымга бәрән, йорт кирәк-яраклары, келәм биргәннәр. Калымны берьюлы биреп бетерергә димәгән. Әйтик, егет ягы кыз сорап килгәч, башта калымның берникадәр күләмен түли, өч ел эчендә тагын бер өлешен бирә. Тик кайчан түләп бетерүен әйтеп, егет шаһитлар алдында сүз бирергә тиеш.



- Хәзерге вакытта мин өйләнмәгән, әмма калым түләү өчен акчам бар. Гомумән, бездә гаилә коруга һәм калым түләүгә бик җитди карыйлар. Кечкенәдән эшлибез, белем алу икенче урында тора. Мин ундүрт яшемнән җиләк-җимеш сатам, базарда эшләп акча тупладым. Яхшы кыз очраса, бүген үк өйләнәм, тормыш башлаудан курыкмыйм. Татар кызлары белән дә гаилә корырга әзер мин. 

Үзем Сәмәрканд өлкәсендә туып үстем, якыннарым шунда яши. Безнең якта кызларның күпчелеге алтын алка, телевизор, суыткыч ише бүләкләр сорый. Сүз дә юк, кыз бала калымга затлы фатир, зур машина, кыйммәтле тун да тәлап итә ала. 
Әлбәттә, егет кеше калымны тиешле күләмдә бирә алырга тиеш. Минемчә, кызларның дәрәҗәсен бөтенләй кыйммәтсезлеккә төшерергә кирәк түгел. “Мин сиңа алтын алка алып бирдем, шуңа риза бул” дип эшләү матур күренеш түгел, - дип сөйләде Сәләхетдин.

“Мәһәр –акчаны җилгә очыру”

- Нәрсәгә соң ул мәһәр? Мәһәр – акчаны җилгә очыру гына. Йөргән кызыма бәйрәм саен кыйммәтле бүләк бирәм, чәчәк бәйләмнәренең исәбе-хисабы юк... Хәзер кызларның күбесе байлык артыннан куа. 

Минем әти-әни үзләренең тормышларын юктан башлаганнар әле, бернинди дә мәһәр бирү булмаган. Тулай торакта, аннан фатир “снимать итеп” яшәгән чаклары күп булган. Авыр вакытларда, хәтта шешәләр җыеп тапшырганнар. Иң авыр вакытларда да, шатлык-сөенеч килгәндә дә бергә булганнар. 

Очрашып йөргән ярым Айгөл дә шундый. Март аенда никахыбыз була, ул миннән мәһәр сорамады. “Акча туздырып мәһәргә бүләк алып йөрмә”, - дип үзе әйтте. Мин – студент, стипендия акчасына гына яшим. Дөрес, укудан соң курьер булып эшкә урнаштым. Тик кергән акча көндәлек кирәк-яракларга тотыла, - дип сөйләде КФУ студенты Рамил Йосыпов.

Халык фикере 

Мәһәр хакындагы язма “Интертат” укучылары арасында да бәхәс уятты. Социаль челтәргә үз фикерләрен язучылар күп булды.

Илһам Хәйруллин:

- Мәһәр бирү кирәк микән? Хәзер җәмгыять бай һәм ярлыга бүленеп бетте. Элеккеге заманнарда бер-берсен яраткан күпме гашыйк парлар гаилә корудан мәхрүм калган. Яшь кызларны картайган, “шәлперәеп” беткән карт-корыга сатып җибәргәннәр. Хәзер дә акрынлап шул чорга күчеп барабыз. Күп хатынлылык рәсми булмаса да, байлар сөяркә тота бит. 

“Муллага сәдака бирергә барганда төенчеген зур булганда гына абыстай каршы алырга чыга. Әгәр дә төенчеген кечкенә икән чыкмый”, - дип әйтә иде безнең әби. Хәзер дә кеше үлгәч туганнарына кайгы, ә дин әһелләре тариф буенча сәдака теләнеп йөриләр. Безнең авылда кеше хәлен аңлаучы бер мулла бар иде. Алып килгән әйберләрне кире биргәне истә. “Ачуланмасан, бу әйберләрне балаларын кисен”, - дип дога кылып кала иде. 

Нәифә Шәрипова – Мансурова:

- Минем әнием бик укымышлы иде. Картәнием дә авылда остабикә булган, балаларга белем биргән. Хәзер мөселманча киенгән булалар да сүрәтләрен социаль челтәрләргә куялар. Бу дөрес гамәл булмыйдыр инде. Аннан соң мәетне юганда билгеләнгән хак йөри. Кешенең акчасы булмаса юмаслар микән? Әнием дә мәет юарга йөри иде, акча биргән кеше булмады. Элек хәллерәк кешеләр яулык, тукыма бирделәр. Аны Аллаһы Тәгалә рухына багышлап дога кылып кире кайтаралар иде. Бүгенге көндә акча эшләп яталар.

Әкълимә:

- Мәһәрне бит муллага бирмиләр, кызның әти-әнисенә дә бирмиләр. Мәһәрне ир хатынына бирә. Ул хатынга "подушка безопасности" сыман була инде. Ире үлеп китсә, яки озак вакыт чирләп ятса, яки ташлап бүтән хатынга китсә хатын ярык тагарак янында калмый, әнә шул мәһәр исәбенә күпмедер вакыт яши ала. Яңадан тормышын жайга салып җибәргәнче. Мәһәр - Ислам диненең хатын кызны яклавы.

Наифә Шәрипова – Мансурова:

- Әкълимә, биш мең сумга бик озак яшәп булмый бит. Ире үлеп китсә, дисең... Хәзер барлык хатын-кызлар да эшли бит. Минем дә ирем вафат, мәһәрсез яшәдек. Эш стажым – 55 ел. Аллага мең шөкер, балалар да үсте.

Люция Ибраһимова:

- Ул бит кияүнең кәләшкә бүләге, шундый матур йола. Яшьләрнең бер-берсенә мәхәббәте, хөрмәте дип исәплим.

Зиннур Муталлапов:

- Мәһәрне кызның әти-әнисенә бирәләр. Ул мөселманнар тарафыннан борыңгыдан кертелгән йола, без аны инкаръ итәргә тиеш түгел. 

Зәлифә:

- Без ирем белән утыз ел элек өйләнештек, ул вакытта ук мәһәр бар иде. Безгә кадәр дә булды, бездән соң да... Никах укыр алдыннан мулла: “Мәһәре күпме?” – дип сорады. Дөрес, ул вакытта алтын биреш юк иде. Мин моның бер сәер ягын да күрмим. Ул гомер-гомергә мөселман илләрендә була торган хәл. Биш мең акча хуш китәрлек түгел инде ул. Башка илләрдә нинди бәя икәнен карагыз.

Чәчкә Исмәгыйлова:

- Җиде ел элек кияүгә чыктым. “Илле меңнән дә арзанлы мәһәр бирсән, сиңа бармыйм” – дип әйттем иремә. Яратмаган, бай дип уйламагыз. Урта хәлле гаиләдән, кечкенәдән эшләп үскән авыл кызы мин. Минем өчен нәрсә эшләр икән дип иремне тикшереп карыйсым килде. Әти-әнисеннән акча сорамады, көз буе акча эшләде. Мәһәргә асыл ташлы алтын алка белән йөзек бирде. Әле дә кадерләп киям. Җәлил хәзрәт Фазлыев хак сүзләр сөйли.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Дин

“Гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була“. Рәгаиб кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?

Раҗәб аеның ике күркәм кичәсе бар: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Раҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче. Быел ул 7 март киченә туры килә. Бу Мөхәммәт (с.г.в.)нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб - Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп биргән, догалар кабул ителә торган кичә. 

Җәмгыять

“Аллаһ моңарчы саклады, монысында да сакласын иде". Әмир авылы халкы мәчет түбәсеннән кар төшергәндә егылып имгәнгән имам исәнлегенә догада

Бәла аяк астында, диләр. Чирмешән районы Әмир авылы имамы намазга киткән җиреннән уңышсыз егылып төшеп, хастаханәгә эләгә. Башкаларга кар төшә күрмәсен дип, мәчеткә керү юлында ясалган козерыктан кар төшерәм дип менгән җиреннән баскычтан аягы таеп китә. Үз туган көнендә – 1 февральдә шундый бәхетсезлеккә тарый. Бүген 1941 елгы Люцир хаҗи Зыятдинов Әлмәт хастаханәсендә табиблар кулында.

Дин

Хәрәм ризыклар исемлеге арта: гематоген, сыр, мармелад, авылдан килгән кайбер итләр...

Хәләл һәм хәрәм арасындагы кылдай нечкә ара ничек бүленә? Кибеттән ризык алганда нәрсәләрне белеп торырга кирәк? Хәрәм ризыкның зыяны нидә? Бу хакта “Болгар радиосы”нда Фаил Гыймадовның “Хак дин” тапшыруында ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Тапшыру дәвамында яңгыраган фикерләрнең иң мөһимнәрен “сөзеп”, “Интертат” укучыларына тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла