Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кыямәт көненең репетициясе". Хаҗиларга ярдәмлек: хаҗ һәм Мәккә турында 50 факт

Хаҗ кылу – ахырзаманның репетициясе дияргә була. Кыямәт көнендә кешеләр нинди хәлдә була, шуны алдан ук кичереп, ничек булганын белер өчен бер гамәл.

news_top_970_100
"Кыямәт көненең репетициясе". Хаҗиларга ярдәмлек: хаҗ һәм Мәккә турында 50 факт


Хаҗ - мөселман кешесенә Коръәндә сурәтләнгән иң мәшһүр хәлләрне чын тормышта булган кебек итеп күрсәтү. Хаҗ кылучы Тәүрәттә һәм Коръәндә сөйләнгән вакыйгаларны үзе кичерә, Ибраһим пәйгамбәр һәм аның гаиләсе язмышын үз җилкәсендә татып карый. Аллаһ Тәгалә Мина үзәнлегендә Ибраһим пәйгамбәргә сынау җибәргәннән соң, ул үзенең улын корбан итеп китерергә тели. Ләкин Ходай каршында үзенең карусызлыгын исбатлап, коткарыла, аның угылы урынына бәрән корбанга китерелә. 

Хаҗ – Корбан бәйрәменең кереш өлеше. Хаҗ йолалары Коръәндә тасвирланган хәлләрнең билгеләре - Шайтанга таш атып куу, пәйгамбәрнең җәмәгате Хаҗәрнең могҗизаи төстә котылып калуы, аның су эзләп, Сафа һәм Мәрвә таулары арасында интегеп йөгереп йөрүләре һәм аңа Зәм-зәм чишмәсе иңдерелүе – шундый символлар монда адым саен. 

Гомрә. Хаҗның ике төре бар: Олы хаҗ һәм кече хаҗ – Гомрә (Умра). Гомрә – хаҗның җиңеләйтелгән төре, чынлыкта ул Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарына экурсиягә барып кайту. Фарыз булган йолалардан бары Хәрәм мәчетендәге Тәваф һәм Сай гына. Гомрәне ел әйләнәсендә башкарырга була, ул якынча ике атнага кадәр барырга мөмкин. Гомрә кылу мөселман кешесеннән хаҗ кылу бурычын төшерми.

Олы хаҗ. Исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган очракта ул мөселман кешесенә фарыз. Елның билгеле бер вакытында кылына. Быел хаҗ августның беренче яртысына туры килә. Ел саен ул ике атнага алга күчә. Гомрәдән ике тапкырга озаккарак сузыла. Мәккә һәм Мәдинәдән кала, хаҗ кылучылар Мина, Мөздәлифә, Гарәфәт үзәнлекләрендә фарыз йолаларны башкара һәм Корбан бәйрәмендә корбан чалып тәмамлый. 

Хаҗ визасы. Согуд Гарәбстаны – ябык ил. Анда мөселман булмаган кешеләргә керү тыела. Бу илгә бары хаҗ визасы аша гына эләгеп була. Ул визаны король биргән билгеле бер күләмдәге квоталар белән бергә хаҗ миссияләре бирә. Россиягә, гадәттә, якынча 20 мең квота бирелә, Татарстанга – 2 мең. Аларны хаҗ операторлары сата һәм бүлеп бирә, Татарстанда аларның иң зурысы - «ДУМ РТ Хадж». 

Бәясе. Хаҗга бару бәясе 149 мең сумнан башлана һәм юлны нинди ысул белән үтүгә, тору шартларына карап, 350 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Хаҗ юлламасы бәясенә Согуд Гарәбстанына очып бару, ил эчендә башка транспорт белән изге урыннарга илтү, Мәккәдә һәм Мәдинәдә кунакханәләрдә, Мина һәм Гарәфәт үзәнлекләрендә чатыр шәһәрчекләрендә яшәү һәм төркем җитәкчесенең озатып йөрү бәясе керә. Операторына һәм тур төренә карап, турпакетка өч тапкыр ашау, корбанга бәрән чалу, кунакханәдән Әл-Хәрәм мәчетенә илтү, Зәмзәм суы, юл букчалары һәм ихрам, медицина хезмәте күрсәтү дә керергә мөмкин.

Хаҗилар. Россия хаҗ юлламаларын чиратсыз ала торган һәм моңа чикләүләр булмаган бердәнбер ил. Күп мөселман илләрендә кешеләр юлламаны ун елга кадәр көтә. Тик узган елдан башлап Россиядә чикләүләр керттеләр – ун ел эчендә кабат хаҗга барасың икән, виза 500 долларга кыйммәтрәк торачак. 

Мәхрәм. Хаҗга мөстәкыйль рәвештә ирләр генә бара ала, хатын-кызлар исә ирләре яисә иң якын туганнары белән барырга тиеш.

Юл. Хаҗ сәфәренә баруның иң киң таралган юлы – очкыч белән Казаннан яки Мәскәүдән кузгалып, Истамбулда һәм Шарҗда (Гарәп Әмирлекләре) Согуд Гарәбстанына оча торган рейска күчеп утыру. Шулай ук туры Согуд Гарәбстанындагы Җиддәгә очып бару да киң таралган. Ун ел элек иң арзанлы маршрут - автобус белән Төркия һәм Сирия аша бару иде. Хәзер ул юл тыелган, бары бик кыйммәт булмаган катнаш турлар гына бар - очкыч белән Шарҗга (Шардж) кадәр, аннары ике тәүлек Мәдинәгә автобус белән барып була. 

Ихрам. Хаҗның төп йолаларын үтәгән вакытта ирләр шәрә тәнгә ике кисәк ак тукымага урана. Оекбашлар, эчке кием кияргә, хушбуйлар һәм исе аңкып торган гигиена чаралары кулланырга, башны капларга һәм ябык аяк киеме кияргә ярамый. Ихрам – духи һәм физик чисталыкның символик халәте. Ихрам – үлгән кеше образы: мөселманнарны киемсез, ак тукымаларга төреп күмәләр. Ихрам хәлендә шулай ук уйларыңны һәм яман гамәлләреңне контрольдә тотарга кирәк. Бу кагыйдәләрне бозган очракта хаҗ кылучыларга штраф салынырга мөмкин, җитди тәртип бозуларны кичерү корбан чалу аша башкарыла. Кием һәм баш киемнәренә булган таләпләрне исәпкә алмаганда, бу кагыйдәләр хатын-кызларга да кагыла.  

Микат. Изге Мәккәнең чиге. Ирләр аны ихрам халәтендә үтәргә тиеш. Күпләр Казаннан Җиддәгә туры рейс белән оча, шуңа күрә хаҗилар ихрам халәтенә Татарстанда ук керәләр, башка пассажирларны шаккаттырып, киемнәрен аэропортта ук алыштыралар. Изге шәһәргә бару юлында хаҗилар махсус догалар - талбия укый.

Мәккә. Мөселманнар өчен изге шәһәр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган җире. Монда иң кадерле әйбер – Әл-Хәрәм мәчете һәм Кәгъбәтулла – изге йорт – бөтен дөнья мөселманнары өчен кыйбла урнашкан.

Кәгъбә – җирдә Ходайга гыйбадәт кылу өчен торгызылган беренче бина. Мөселманнар аның әйләнәсендә Тәваф кыла – җиде кат әйләнә. Бинаның бер почмагына изге Кара таш уеп беркетелгән. 

Әл-Хәрәм мәчете. Бу - дөньяда иң зур мәчет, ярты миллионга кадәр кеше сыйдыра. Комплекс эчендә, Кәгъбәдән кала, изге Зәмзәм чишмәсе һәм Сафа һәм Мәрвә калкулыклары урнашкан. Хаҗның төп йоласы – Гомрә шушында башкарыла. Мәккәгә килү белән мөселманнар җиде тапкыр Кәгъбәне урап чыга, Зәмзәм чишмәсе янында намаз укый, Сафа һәм Мәрвә калкулыклары аралыгын 7 тапкыр йөгереп үтә. Чәчләрне кыру яки кыскартудан соң кече хаҗ үтәлгән булып санала. Хаҗ кылучылар ихрам халәтеннән чыгып, гадәти киемнәрен кия ала.

Мина. Мәккә янында үзәнлек. Монда дөньядагы иң зур чатыр шәһәрчеге урнашкан. 100 000 чатырның барысы да кондиционерлар белән җиһазландырылган, шәһәрчектә бәдрәф һәм госел коену урыннары, медицина үзәкләре һәм янгын хезмәте нокталары бар. Бу урыннан төп хаҗ башлана. Корбан бәйрәменә бер-ике көн кала хаҗилар монда чатыр шәһәрчегенә торырга күченә һәм шушында шайтанга таш ату һәм Корбан бәйрәмендә корбан чалу йолаларын үти.

Гарәфәт үзәнлеге. Хаҗның иң югары ноктасы, кульминациясе. Хаҗилар монда Корбан бәйрәме алдындагы көндә киләләр – Гарәфәт тавы янында тору, бу урында бөтен гонаһлар кичерелә. Алар бу көнне догалар кылып уздыра һәм кояш баеганнан соң үзәнлектән китәләр. Үзәнлек Мәккәдән 20 километрда урнашкан. Монда Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең соңгы вәгазен укыган. Мөселман риваятьләре буенча, монда Җәннәттән куылганнан соң Адәм белән Һәва очрашканнар. 

Мәздалифә. Мина һәм Гарәфәт тавы арасында үзәнлек, монда хаҗилар Корбан бәйрәме алдыннан төн уздыралар. Монда шайтанга ату өчен 70 таш җыялар. 

Җәмарәт. Мина үзәнлегендәге шайтанны гәүдәләндерүче өч багана. Корбан бәйрәме көнендә, корбан чалу йоласыннан соң, хаҗилар Мина үзәнлегендә Җамәрәтләргә таш ату ритуалын башкара. Хаҗиларның бер-берсен таптап-изүләре белән килеп чыккан фаҗигадән соң, монда күп катлы эстакадалар төзеделәр, аларның уртасында багана урынына өч дивар корылган. Аларга хаҗилар өч көн рәттән ташлар ыргыта. Сак кына итеп 7 таш атарга кирәк. Иң мөһиме – кешеләргә тидермәскә һәм догаларны укып торырга онытмаска. 

Тоннельләр. Хаҗилар куркынычсызлыгы һәм аларга уңайлырак булсын өчен Минадагы чатыр шәһәрчегеннән Җәмарәтләргә кадәр таулар аша тоннельләр челтәре корылган. Кешеләр этеш-төртештә калып имгәнүләр, үлүләр булганнан соң аларны вентиляторлар һәм күтәрүче баскычлар - эскалаторлар белән җиһазландырганнар. 

Хушлашу тәвафы. Корбан китерү һәм чәч кыру йоласы уздырганан соң, хаҗ ахырына килеп җитә, ирләр чәчләрен ала, ә хатын-кызларга чәчләрен кыскартырга да рөхсәт ителә. Соңгы өлеше – хаҗилар Мәккәгә әйләнеп кайта һәм хушлашу Тәваф йоласын башкара. 

Мәдинә. Мөселманнар өчен әһәмияте һәм изгелеге ягыннан икенче шәһәр. Корольлекнең көнбатыш өлешендә урнашкан. Безнең эраның 622 нче елында Мөхәммәд пәйгамбәр гаиләсе һәм мәхәлләсе белән хиҗрә кыла – Мәккәдән бу шәһәргә күченә. Шушы вакыйгадан мөселман ел исәбе башланган. Пәйгамбәр монда үзенең фани дөньядагы гомеренең йомгаклау өлешен яшәгән. Монда Пәйгамбәр мәчете урнашкан, ул Әл-Хәрәм мәчетеннән соң әһәмияте буенча икенче урында торучы гыйбадәт урыны. Комплекс эчендә Пәйгамбәрнең кабере. Иң күп йөрелә торган һәм хөрмәтләнә торган урыннарның берсе. Стандарт хаҗ турларында йомгаклау өлешендә һәрвакыт хаҗиларны Мәдинәгә дини экскурсияләргә Мәдинәгә алып киләләр. 

Климат. Согуд Гарәбстанында җәй көне эсселек 50 градустан артып китә. Кыш көне температура 25 градус тирәсендә тора. Яңгырлар сирәк күренеш, ләкин көчле булып, су басуларга кадәр китерергә мөмкин. Кар бик сирәк ява һәм ул тауларда гына була. 

Календарь. Ел исәбе хиҗрә буенча бара. Хәзер 1439 ел. Саудиялеләр Ай календаре буенча яши, ул ел саен ике атнага алга күчә. Ял көннәре – җомга һәм шимбә, эш атнасы якшәмбе көнне башлана. 

Яңа елны билгеләп үтмиләр. Каникуллар Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәмендә тугызар көн. 


Реал – Согуд Гарәбстанының акча берәмлеге. Кәгазь акчаларда Согуд патшаларының сурәтләре. Долларга карата курс – якынча 3,75 һәм рубльгә карата - 17. Иң яхшысы - килгәч үк реаллар сатып алып куярга, долларлар белән түләү тыелган, акчаны махсус пунктларда алыштырырга кирәк.

Хөрмә. Дөньяда иң тәмле һәм сыйфатлы хөрмә Согуд Гарәбстанында үсә. Хәтта Коръәндә дә финиклар Аллаһының бүләге буларак 15 мәртәбә искә алына. Мәккә һәм Мәдинәдә хәтта финик сата торган махсуслаштырылган кибетләр дә бар, анда аның йөзгә якын төре һәм сортын күреп була. Иң яратып алына торган һәм иң тәмлеләре - сухари һәм аджва. Бәяләре бик кыйммәт түгел, Россиядә алар дистәләрчә тапкыр кыйммәтрәк. 

Тел. Татар телен белү бик ярдәм итә. Төрек теле корольлектә бик таралган, бөтен җирдә дә диярлек сатучыларга татарча эндәшергә була һәм бәя турындагы мәгълүматны төрекчә алырга була. Саннар, кием үлчәмнәре, атамалар төрекчә язылган, безнең хаҗиларга аңлашыла диярлек. 

Зәмзәм суы. Хаҗилар туган илләренә ике төп бүләкне алып кайта – хөрмә һәм Зәмзәм суы. Изге чишмә Әл-Хәрәм мәчетендә. Һәр хаҗига турфирмалар илдән чыгып киткәндә Зәмзәм суы салынган канистра бүләк итә. Тик яхшырагы – Әл-Хәрәмдә изге суны үзең тутырып алу. Ул тәме белән аерыла – күпкә тәмлерәк һәм гади су белән катнаштырылмаган. 

Бензин. Бензинның бер литры бер литр судан очсызрак. Хәтта быел 80 процентка кыйммәтләнгәннән соң да ул бездәгедән ике тапкырдан артыкка арзанрак. 

Транспорт. Күптән түгел Мәккә һәм Мәдинә арасында тимер юл ачтылар. Минага һәм Гарәфәткә хаҗиларны автобусларда илтәләр. Мәккәдә җәмәгать транспорты юк, бары такси бар. Хаҗ көннәрендә коточкыч зур бөкеләр килеп туарга мөмкин. Юл полициясе юк диярлек. Машиналар бәрелешсә, алар бу вакыйганы теркәмичә дә үз юлы белән китәргә мөмкин. Бәрелгән, тырналган машиналар бик күп. 

Куркынычсызлык. Хаҗи өчен хаҗда иң зур куркыныч – кояш һәм йогышлы чирләр. Эсселек безнең кеше өчен төп сынау. Җәй көне монда 50 градуска кадәр эссе була. Хәтта кичен дә урамда сез үзегезне мунчадагы кебек хис итәрсез. Иң мөһиме – кулчатыр алып йөрергә һәм һәрвакытта үзең белән эчә торган су булсын. Суны шешәгә салып сатылганын гына эчәргә ярый. Эчәк йогышлы авырулары бөтен җирдә, кулларны сабынлап юып, махсус гигена чаралары белән дезинфекцияләргә кирәк. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү мәслихәт. Күп хаҗилар эчәк инфекцияләре, ротавирус, “эчәк гриппы” белән авырый. Хаҗга берничә миллион кеше дөньяның төрле почмакларыннан килә. Ангина, ОРВИ, бронхит эләктерүе бик җиңел. Һәм иң мөһиме – юлларда, юл чатларында, светофорларда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен монда бик сирәк кеше үти. Автомобильләр зур куркыныч тудыра. 

Этеш-төртеш, тапталу куркынычы. Кешеләрнең күп булып җыелуы шулай ук куркыныч. Соңгы елда хаҗилыр саны өч миллионнан артып китте. Иң мөһиме – бу кеше дәрьясында югалмаска кирәк. Уңайлы аяк киеме булуы бик мөһим, җәяү күп йөрергә туры киләчәк. Хаҗның төп көннәрендә берничә дистә километрны яндырып торган эссе кояш астында үтәргә туры киләчәк. Аягың кырылды икән – бөтен төркемгә мәшәкать тудырасың, төркемнән артта калып, югалырга мөмкинсең. Һәр илнең һәм хаҗ операторының гыйбадәт кылу урыннарына баруның төгәл катгый билгеләнгән вакыты бар. Алардан тайпылмаска кирәк. 

Ничек итеп югалмаска, адашмаска. Үзең яныңда һәрвакыт эшләп торган телефон һәм төркем җитәкчесенең номеры булырга тиеш. Кунакханә визиткасын алыгыз да, әгәр югалсагыз, такси белән кире әйләнеп кайтырга була. Дини йолаларны башкарган вакытта төркемнән артта калмаска, үзеңнең хаҗ операторыңның аерылып тора торган төсле тамгаларын истә калдырырга. Югалсагыз, каушап калмаска. Мисал өчен, «ДУМ РТ Хадж» бөтен хаҗиларны һәм җитәкчеләрне ачык кызыл-сары төстәге букчалар белән тәэмин итә, бер-береңне табу кыен түгел, әзрәк көтеп торырга һәм игътибар белән карарга кирәк. 

Урлашулар. Документ һәм акчаларны тәнгә киелә торган кечкенә букча – барсеткаларда яки билбауларда саклау хәерлерәк. Кызганыч, хаҗда урлашу очраклары да ула. Кеше күп тупланган җирдә хәтта изге урыннарда да букчаларны кисеп алалар. 

Авырулар. Хаҗ – организм өчен зур сынау, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә. Физик яктан хаҗ кылуга алдан ук әзерләнергә кирәк, табиблар берничә ай алдан шөгыльләнә башларга һәм җәяү күп йөрергә киңәш итә. Хаҗда аякларга искиткеч зур авырлык килә. Иммунитетны да ныгытырга кирәк. Хаҗ дәвамында бөтен хаҗилар да диярлек респиратор вируслы йогышлы авырулар белән авырып ала. Бик еш ангина һәм бронхит очрый. Моның төп сәбәбе – эссегә чыдый алмыйча, тыела алмыйча Әл-Хәрәм мәчетендә Зәмзәм чишмәсеннән боздай салкын су эчәләр. Ашкайнату системасы да шулай ук куркыныч астында. Безнең өчен ят булган ризыклар ашау, яндырырылык итеп тәмләткечләр салып пешерелгән ашлар, пычрак су, бозылган ризык – нәтиҗәдә, ашказаны эшкәртми, эчәк авырулары килеп чыга. Табиб белән киңәшеп, кирәкле даруларны аптечкада үзең белән алырга кирәк. Корольлектә аптекалар һәркайда бар, ләкин анда сатучылар сезне аңламаска мөмкин.

Прививкалар мәҗбүри, белешмәң булмаса, чик аша да чыгармаска мөмкиннәр. Татарстан хаҗиларын 12 кешедән торган төркем озатып бара: терапевтлар, өйрәк авырулары табибы һәм имгәнүләрдән дәвалаучы табиблар. Бөтен хаҗ барышында медицина хезмәте түләүсез күрсәтелә. Узган елда хаҗиларның берсенә гарәп табиблары сукыр эчегесен алу буенча операция башкарды. Үлеп китү очраклары да була, тик ел саен түгел. Ләкин һәр хаҗи өчен изге җирдә үлеп, шунда күмелү бәхет санала. 

Ял һәм күңел ачу. Согуд Гарәбстанында кинотеатрлар һәм концерт заллары юк, монда халык сәүдә үзәкләренә барып, әйбер сатып алып күңел ача. Балалары уен зоналарында уйный. Ресторан, кафелар тезелеп тора, кешеләр гадәттә шунда очрашып, сөйләшеп утыралар. 

Цензура. Телевидение беренче чиратта мәгълумат тарату ролен үти, аны дәүләт үз контроле астында тота. Төп каналлар яңалыклар күрсәтә, яисә дини йолалар һәм Коръәнгә багышлана. Фильмнар цензура аша уздырыла, әдәпсез дип саналган урыннары яки кадрлары кисеп ташлана. Китаплар бары дини эчтәлектә. Илдә мәчетләр генә бар, чиркәү һәм синагогалар тыелган. Христиан һәм дөньяви бәйрәмнәрне бәйрәм итәргә ярамый. 

Хатын-кызларның хокуклары чикләнгән. Иреннән яисә туганнарыннан башка хатын-кызга үзенә генә урамга чыгарга да, кибетләргә әйбер алырга барырга да рөхсәт ителми. Узган елда беренче тапкыр хатын-кызларга машина йөртергә рөхсәт ителде. Гадәттә алар өйдә утыра һәм бала тәрбияләү белән шөгыльләнә. Күпхатынлылык та очрый. 

Килеп эшләүчеләр. Саудиларның ирләре нигездә дәүләт органнарында һәм көч структураларында эшли. Калган бөтен хезмәт төрләре – сервис, сәүдә, төзелеш – мигрантлар кулында, аларның күпчелеге Пакстаннан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килә. 

Ризыклары. Көндәлек ашлары – дөге белән тавык. Гадәттә, кул белән ашыйлар. Европа кешеләренә генә кашык-чәнечке тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ризыкны полиэтилен ашъяулыкка салып, соуслар белән бутап, кул белән ашыйлар. 

Уң кул кагыйдәләре. Бары уң кул белән генә ашарга ярый. Кул биреп күрешергә, нәрсәне дә булса кешегә биргәндә дә, уң кул белән бирергә. Сул кул чиста түгел, дип санала. Җәмәгать бәдрәфләрендә бәдрәф кәгазе юк, бөтен җирдә җылы су агып тора торган кечкенә краннар. Юынып алырга була. Бәдрәфтә сул кулны кулланырга кирәк. 

«Макдоналдс» һәм ИКЕА. Иң танылган көнбатыш брендларның барысы да монда бар. «Зара», ИКЕА, «Макдоналдс», «Кока-Кола» һәм башкалар. Көнбатышның тиз генә ашап чыга торган ризыкларын монда бик яраталар. Әл-Хәрәм мәчетенең каршында гына хаҗилар бик теләп йори торган хәләл «Макдоналдс» һәм «Бургер Кинг» бар. 

Интернет цензура аша уздырыла. Бөтен социаль челтәрләр һәм мессенджерлар тыелган. Телеграм, Фейсбук, Инстаграм, ВКонтакте челтәрләренә кереп булмый. Алар белән бары VPN-сервислар аша гына файдаланып була. 

Хаҗиларның барысы да WhatsApp куллана. Хаҗга чыгып китәр алдыннан җитәкчеләр бу мессенджерда төркемнәр ясый. Бөтен яңалыклар, көн тәртибе, чыгып китү вакыты, җыелу вакыты, ашыгыч игъланнар һәм яңалыклар шунда куелып бара. Шуларда ук җитәкчеләр сорауларга җавап биреп, проблемаларны хәл итә дә ала. Әбиләргә хәтле, бөтенесе шул төркемнәрдә утыра. Алыштыргысыз әйбер! 

Кәрәзле элемтә. Кесә телефоны аша сөйләшү Россиядәгегә караганда кыйммәткәрәк төшә. Роуминг бик кыйммәт. Җирле сим-карта алу отышлырак. Анда интернет хезмәте дә, сөйләшү минутлары да кергән. Хаҗ вакытында хаҗилар өчен бик файдалы ташламалы тарифлар була. 

Туризм. Мәккәдә тарихи объектлар аз сакланган. Аларның күпчелеген Әл-Хәрәм мәчетен киңәйткәндә җимергәннәр, шулай ук потларга табыну белән көрәш максатыннан да юк иткәннәр. Хаҗилар өчен күзәтү экскурсияләре уздыралар, маршрутта объектлар һәм тарихи урыннар саны биш-алтыдан артмый. Мәдинәдә кызыграк һәм объектлар күбрәк. 

Җәбәл Ән-Нур тавы. Биеклеге - 621 метр. Мәккәдәге изге тау – Мөхәммәд пәйгамбәргә Хира мәгарәсендә беренче вәхи килгән һәм Коръән иңдерелә башлаган. Бу Әл-Хәрәм мәчетеннән соң мөселманнарның иң яратып килә торган икенче урыны. Аның түбәсеннән бөтен шәһәргә искитәрлек матур күренеш ачыла. Анда җәяү менәргә кирәк, иртән таң атканда яки кояш баеган вакытта менсәң, әйбәтрәк. Өстә бабуиннар һәм алачыкларда дәрвишләр яши. Өскә менү бер сәгатькә якын вакыт ала. Кан басымы югары булган яки аяклары хәлсез кешеләргә менеп йөрмәскә киңәш ителә. 

Җеннәр мәчете. Ул Әл-Хәрәм мәчетеннән ерак түгел, Җәннәт Әл-Муаллә зиратына бара торган юлның яртысына җитәрәк. Риваятләргә караганда, монда Мөхәммәд пәйгамбәр җеннәр белән очрашкан, аларны исламга килергә өндәгән, һәм, түгәрәк сызып, алар белән намаз кылган. 

Җәннәт Әл-Муаллә зираты. Аның яше мең елдан узган. Монда пәйгамбәрнең иң беренче һәм иң яраткан хатыны Хәдичә күмелгән. Монда үскән бердәнбер агач нәкъ Хәдичәнең кабере өстендә. 

Согуд илендә зиратлар безнекеләрдән бик нык аерыла. Монда кабер ташлары юк, исемнәр язылган такталар да эленмәгән. Бары аллеяларга саннар сугылган. Бөтенесен рәттән исемсез урыннарга күмәләр. Бу бай гарәпләргә дә кагыла. Соңгы корольне дә шулай күмделәр. Гарәпләр зияратларны гыйбадәт кылу урынына әйләндерүгә каршы. Һәм алар үлемне фаҗига дип санамый. Хаҗ вакытында дөньядан китү Аллаһының рәхмәте дип санала. Изге туфракта җирләнү – бәхет. Үлемгә дә, күмү процессларына да, мизарларга да монда башка мөнәсәбәт. Җиргә төшереп, берничә ярус итеп, кирпеч белән тышланган чокырларда җирлиләр. Аларны күмеп куймыйлар, өсләреннән плита белән каплыйлар. 

Әбрәҗ әл-Бәйт биек биналар комплексы. Бу массасы буенча дөньяда иң авыр һәм биеклеге буенча дөньяда өченче урындагы корылма. Биеклеге – 601 метр. Мәйданы – 1,5 миллион метр квадрат. 100 000 урынлы кунакханә. Бинаны “Сауди Бен Ладен групп” төзеде. Әл-Хәрәм мәчетедә каршы урнашкан. Аскы катларында кибетләр һәм ресторан комплексы. Хаҗ кылучыларның әйбер сатып алу өчен яраткан урыны. Төнлә хаҗиларга маяк һәм юнәлеш күрсәтүче булып тора, чөнки ул шәһәрнең бөтен җиреннән дә диярлек күренә. 

Татар җире. Инкыйлабка кадәр бай татарлар Мәккәдә Әл-Хәрәм мәчете каршында һәм Мәдинәдә җирләр сатып алган. Монда кунакханәләр һәм мәдрәсәләр оештырылган була. Бу милек вакыф буларак теркәлә – дини максатларга бирелгән, беркемгә дә сатып яки мирас итеп калдырып булмый торган җирләр, мәхәлләнең уртак милке. Әл-Хәрәм мәчетен киңәйтү һәм төзү вакытында бу биналар сүтелгән, җирләре мәчет комплексы территориясенә кереп киткән. Җил бүлемтеге бары Мәдинәдә генә сакланып калган. Мәдинәдә яшәүче татарларның яңа буыны вәкилләре хәзер бу җирләрне теркәү белән шөгыльләнә һәм монда кунакханә төзергә җыена. Монда татар диаспорасы аз санлы, берничә йөз кеше. Телне югалтканнар, ләкин үзара аралашуларын дәвам итәләр һәм элемтәләрне өзмиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100