Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете: нисаб күләме күпме, корбан чалу урыннары кайда урнашкан һәм гает көнендә нинди чаралар көтелә?

Быел бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен (Гыйд әл-әдха) 11 августта бәйрәм итәчәк. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Корбанны быел кайсы урыннарда чалдырырга була, бәйрәм кайда үтәчәк? Болар хакында тулырак Татарстанның Диния нәзарәте вәкилләре “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.

news_top_970_100
Корбан гаете: нисаб күләме күпме, корбан чалу урыннары кайда урнашкан һәм гает көнендә нинди чаралар көтелә?

Корбан гаете бәйрәме: кайчан, кайда һәм ничек?

Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге дүрттә башлана һәм гает намазын уку белән тәмамлана. Татарстанның башка шәһәрләре һәм авылларында вакыт кояш чыгуга карап билгеләнә.


Казанда корбан чалу 16 мәйданчыкта башкарылачак:

1. “Казан Нуры” мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3)

2. “Салихҗан” мәчете (Бестужев ур., 66а)

3. “Әл-Мәрҗани” (Каюм Насыйри йр., 17)

4. “Гадел” мәчете (Оренбург проезды, 193)

5. “Ризван” мәчете (Хөсәин Мәүлетов ур., 48а)

6. “Апанай” мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)

7. “Тынычлык” мәчете (Мелитопольская ур., 15)

8. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс (Бертуган Петряевлар ур.)

9. “Ярдәм” мәчете (Серов ур., 4а)

10. “Рамазан” мәчете (Окольная ур., 25б)

11. “Мәүлид” мәчете (Селянская ур., 23)

12. “Коддус” мәчете (Яснопольский тыкрыгы, 16)

13. “Иман нуры” мәчете (Дорожная ур., 32а)

14. “Билал” мәчете (Иркен ур., 29)

15. “Рәҗәп” мәчете (Энгельс ур., 20)

16. “Фатиха” мәчете (Рихард Зорге ур., 4а)

Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары:

1. Яшел Үзән (“Җәмигъ” мәчете янында, Гоголь ур., 19)

2. Чистай (“Ислам” үзәгендә, Нариманов ур., 74 һәм “Әнәс” мәчетендә, Мичурин ур., 10б)

3. Түбән Кама (“Үзәк” мәчет янында, Химиклар проспекты ур., 59)

4. Яр Чаллы (Сидоровка бистәсендә)

5. Әлмәт (Бигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы)

– Һәр корбан чалыначак урын ветеринарлар һ.б. оештыручылар тарафыннан тикшерелде. Һәр кеше теләсә кайсы мәчеткә барып, корбан чалыначак урыннар турында сорый ала, һәр имам-хатыйб бу хакта белә. Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу тиешле гамәл санала. Корбан чалу урыныннан үзәкләштерелгән рәвештә бөтен тирене җыячаклар һәм катырып, тирене эшкәртә торган заводка алып китәчәкләр. Хәзер бернинди дә проблема юк. Моңа без озак бардык, Аллага шөкер, килеп җиттек.

Корбан чалуның бары өч көне генә бар. Әгәр дә кеше шул өч көн эчендә корбан чалырга өлгерми икән, базарда бәрәннең уртача бәясен белеп, шул сумманы сәдака буларак тапшырасыз. “Зәкят” фонды тәкъдим иткән бер бәрәннең бәясе – сигез мең сум, - дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Нисаб күләме быел никадәр һәм Корбан чалу хөкемнәре

Татарстанның Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сумны тәшкил итә. Корбан чалу өчен түбәндәге билгеләр булу шарт: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисаб булу (бу очракта кимендә 20 мең).

– Кеше корбанны бәйрәм көнендә чалырга тиеш. Әгәр дә соңга кала икән, ул корбанның уртача бәясен белешеп, шул суммада сәдака гына бирә ала. Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.

Әлеге сумма күләменә бурычлар да исәпкә алына. Корбан чалу көнендә кешенең 20 мең акчасы булырга тиеш. Әгәр дә, әйтик, кешенең 20 мең акчасы булып та, түләнмәгән бер мең сум әҗәте булса, бу кешенең ирекле 19 мең акчасы гына бар дип карала. Санап чыгарганнан соң кешенең егерме меңнән азрак акчасы калса, аңа Корбан чалу мәҗбүри түгел.

Әгәр дә гаиләдә баланың ирекле 20 мең сум акчасы бар икән, ул да үз исеменнән корбан чалдырырга тиеш була. Моны ул ата-анасына әйтә ала. Гаилә исеменнән корбан чалдырырга ярамый, фәкать кеше исеменнән генә чалына.

- Гаиләдә һәр кеше акча җыешып, бер сыер алса, ул вакытта шул гаилә әгъзалары исеменнән корбан чалырга ярый. Ул вакытта кабул ителә. Корбан чалучы үз исеменнән чалдырган вакытта әҗер-савабын кемгә багышласа да була: бөтен кеше, мәрхүм булган кеше һ.б. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, - диде матбугат конференциясендә ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Корбанга чалына торган хайваннар

Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм сәламәт була икән, аны да корбанга чалып була. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый.

Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

Корбан чалу рәвеше

1. Башта тыныч кына корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк.

2. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырырга һәм башын кыйблага борып куярга.

3. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә.

4. Чаласы кеше ниятен әйтә (мәсәлән, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим), янәшәдәгеләр тәкбир әйтә.

5. Шуннан “Әл-Әнгам” сүрәсенең бер өлеше укыла (162-163нче аятьләр): Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәәәти лилләһи Раббил гааләмин. Лә шәрикә ләһү (Әйт: “Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк”).

6. Моннан соң: “Бисмилләһи Әллаһү әкбәр”, - дип хайван чалына һәм дога кылына.



Корбанга дигән хайванның кимчелекләрсез булуы яхшы

Түбәндәге кимчелекле хайваннар корбанга яраксыз:

1. Бер күзе яки ике күзе дә сукыр.

2. Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итәрлек дәрәҗәдә.

3. Бер яки ике колагы да тулысынча киселгән.

4. Күпчелек тешләре юк.

5. Бер яки ике мөгезе дә төптән сынган.

6. Койрыкның ярты яки аннан да күбрәгенә зыян килгән.

7. Имчәкләре юк.

8. Бик талчыккан хәлдә яки хәлсез.

9. Тумыштан колаксыз яки койрыксыз.

10. Көтүдәге калган хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган.

11. Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән даими тукланган.


Корбан итен тарату тәртибе

Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: “Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалылыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37нче аять).

Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә. Мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

Корбан гаете – хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк Ислам бәйрәме

Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан Исмәгыйль янына килеп вәсвәсә кыла. “Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк”, - ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: “Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли”, - дип, мәлгуньне ташлар атып куып җибәрә.

Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә корбан итәргә дип, Аллаһ тарафыннан куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге бер йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә.

Корбан бәйрәме ир кешеләргә госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир сүзләре әйтелә: Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, вәллааһү әкбәр, Аллаһү әкбәр вә лилләһил-хәмд (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!).

Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылачак бәйрәм чаралары исемлеге

Чаралар Казанның биш урынында узачак: Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (13:00 сәгатьтә), “Нур-әл-Ислам” мәчете (13:00 сәгатьтә), Нагорный бистәсенең “Кечкенә Принц” паркы (10:00 сәгатьтә), “Гаилә” мәчете (17:00). “Ярдәм” мәчетендә өч көн дәвамында хәйрия ашлары була.

Бәйрәмнең рәсми өлеше Коръән уку белән башланачак. “Аннары нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Программада бәйрәм концерты, спектакль, төрле мәйданчыклар, балалар өчен тамаша, хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк, аквагрим каралган.

– Корбан чалу чарасы хәзер дини бәйрәм генә түгел, җәмгыятькә файдалы булган бәйрәм форматына да әйләнде: Корбан гаете көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында, мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәме дә узачак.

Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендә 10 августта Корбан бәйрәме уңаеннан хәләл ярминкә, 11 августта Балык Бистәсе районы Таулар мәдәният йортында 150 кеше катнашында Корбан ашы, шул ук көнне Әлмәттә шәһәркүләм гаилә бәйрәме, 13 августта Менделеевск районы Бәзәкә авылында Корбан мәҗлесе узачак, - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

“Зәкят” фонды күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә биш мең тонна ит өләшәчәк

Быел “Зәкят” фонды тарафыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә биш мең тонна ит таратылачак. Якынча ун социаль оешмаларга да ит өләшү планлаштырыла: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен беренче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” үзәге, “Восхождение” үзәге, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, “Забота” оешмасы.

“Зәкят” фонды белгечләре һәр кешегә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшыру кирәклеген әйтәчәк.

– Унынчы августта безнең хаҗиларыбыз Гарәфә тавында Аллаһка мөрәҗәгать итеп, догалар кылачак. Ул җир догалар кабул була торган урын. Шул көндә Гарәфә тавында булмаган барлык кеше дә ураза тота. Без дә Казанның бер мәчетендә ураза тоткан 200 кеше өчен ифтар оештырачакбыз, - диде Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100