Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗилар кайтуы: “Күземнән яшьләр килә - Аллага шөкер, барлык Хаҗ гамәлләрен үтәдек”

Хаҗ сәфәренә барган беренче төркем кичә Татарстанга кайтып төште. Аэропортта хаҗиларны каршы алырга дип без дә бардык. Аларның хис-кичерешләре әйтеп бетергесез!

news_top_970_100
Хаҗилар кайтуы: “Күземнән яшьләр килә - Аллага шөкер, барлык Хаҗ гамәлләрен үтәдек”

Хаҗиларны каршы алучылар арасында татар эстрадасының популяр җырчылары – Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да бар иде. Баксаң, Гүзәлемнең әтисе Илфак Шиһаповның хаҗ сәфәреннән кайтышы икән. “Әтием август башында киткән иде, инде бер ай да узган. Әтине каршы алырга килдек, Аллага шөкер, ул исән-сау кайтып җитте. Хаҗга бару – һәрбер мөселманның хыялы. Әтием дә Хаҗга барырга бер ел дәвамында әзерләнгән иде, туганнар, әнием дә психологик яктан әзер булып торды, чөнки әтинең әле бездән бер айга киткәне юк иде. Ниһаять, аның хыялы чынга ашты, без бик шатбыз. Әти белән вацаптан хәбәрләшеп тордык, ул безгә кайда яшәгәннәрен язып җибәреп торды, безгә дә бик кызык булды”, - дип сөйләде Гүзәлем Миңнеханова.

“Хаҗ кылырга килгәч тә, дулкынлану хисен тойдым”

Гүзәлем Миңнеханованың әтисе Илфак Шиһапов хисен тыя алмый, күзе яшьләнде:

- Хаҗга тәүге тапкыр баруым. Икеләнү булмады. Хаҗ кылырга килгәч тә, дулкынлану хисен тойдым. “Мин изге җирләрдә басып торам бит, гыйбадәт кылам”, дигәч, барысы да узды. Кешене үзгәреп кайта дигәннәр иде, дөрестән дә шулай.  Күземә яшьләр килә. “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторына рәхмәт, барысын да югары дәрәҗәдә оештырдылар. Көн саен укулар булды, хәзрәтләр безне укытты, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә гыйбадәт кылдык. Ният кылган мөселманнарга шул изге җирләргә барып кайтырга язсын! - дип изге теләк теләде Илфак абый.

“Күземнән яшьләр килә”

Казаннан Флера Шәймарданова

- Хаҗга беренче тапкыр бардым, хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Күземнән яшьләр килә. Хаҗга барырга биш ел әзерләндем. Аллаһы Тәгалә быел барырга насыйп итте. Хаҗда булганда илле градус эсселәр дә булды, ләкин авыр түгел иде. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирде, аның авырлыгын әйтергә ярамый. Балаларымның да барасылары килә, аларга да барырга насыйп булсын иде. Хаҗга бөтен яктан да әзерләнеп барырга кирәк: күңелдән дә, нияттән дә. Иң элек – ният булырга тиеш, ниятең көчле булса, җиңеп чыгасың.

“Торган җирләребезне сагынып кайттык”

Әлмәттән Фәния Хәсәнова

- Хаҗга барган булмагач, анда гыйбадәт кылуны күз алдына китерүе дә кыен булды. Бик күп экскурсияләргә йөрдек, китәр көнне Коръән музеена кердек. Экскурсовод гарәп кешесе иде, безгә шунда ук тәрҗемә итеп бардылар. Коръәннең кулдан язылган иң беренче басмасын да күрергә насыйп булды. 250 килолы, 1 метр киңлектәге зур Коръәнне күрдек. Безгә булган мөнәсәбәт бик тә ошады. Кунакханәдә тордык, анда барлык шартлар да каралган. Торган җирләребезне сагынып кайттык. Исән-сау кайтуыбызга бик шатмын.

“Хаҗга баргач та, Аллаһы Тәгалә үзенең җиңеллеген бирә”

Казаннан Тәзкия Мирзахмәтова

- Хаҗга барып кайтуымнан шатлык хисен тоям. Аллага шөкер, барлык Хаҗ гамәлләрен үтәдек. Баргач та, Аллаһы Тәгалә үзенең җиңеллеген бирә. Анда бар җирдә дә кондиционерлар эшли, ул яктан проблема юк. Эссе бәрү очраклары булмады, килүгә үк безгә кулчатырлар бирделәр, алар безне кояштан саклады. Зәм-зәм шифалы суын татып карадык. Яшәү шартлары зарланырлык түгел, барысы да яхшы булды.

“Хаҗга барган иң өлкән кешегә җитмеш, ә иң яшенә егерме биш яшь”

Быел Татарстаннан барлыгы 1800 кеше Хаҗ кылган. "Алар барысы да “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми Хаҗ операторын сайлады. Хаҗга барган иң өлкән кешегә җитмеш яшь, ә иң яшенә егерме биш. Әйтергә кирәк, күбрәк эконом вариантны сайлыйлар. Стандарт программа белән 600 кеше барды”, - дип сөйләде ТР Мөселманнарының диния нәзарәте вәкиле Айдар Бикмөхәммәтов.

“Хаҗ кылып кайтучы кеше Кыямәт көнендә гөнаһсыз булып санала”

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хаҗ кылуның әһәмиятен аңлатты:

- Хаҗилар үзләренә йөкләнгән барлык сынауны да үтәп кайткан төркем булып саналалар. Иң кыска Хаҗ – ике атна, иң озыны утыз өч көн. Иң озын Хаҗда булган кеше андагы тыюлыкларны күтәрергә тиеш. Өстәмә тыюлыклардан чыкмыйча, Хаҗ кылып кайтучы кеше, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында яңадан туган бала кебек гөнаһсыз булып санала. Хаҗга бару авыр, ул бик тә җаваплы эш. Хаҗга барып, тулысынча барлык вазифаларны үтәп кайтканнан соң, соңгы сулышка кадәр хаҗилек хәлен саклау – иң авыр сынауларның берсе булып санала. Аллаһ һәр Хаҗига шушы сынауны үтәргә җиңеллек бирсен иде.

Хаҗга барган кеше бер әйберне аңларга тиеш: аннан алып кайткан изгелекне, тулы чисталыкны ул соңгы сулышына кадәр сакларга өйрәнергә бурычлы. Шуңа күрә Хаҗга бер дә бармаган кешеләргә киңәшем шул: Хаҗга барыр алдыннан җитди әзерләнергә кирәк. Кеше Хаҗга барып кайтканнан соң, хаҗи дигән исемне саклый алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш.

“Хаҗ кылганда иң авыр процесс – ихрамда үзеңне әдәпле тота белү”

“Малы-мөлкәте, мөмкинлеге булган акыллы мөселман кешесенә Хаҗ кылу фарыз гамәл. Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп, урын булмыйча, Хаҗга бармыйча калган кешеләр икенче елга бара. Быел андый “бәргәләнеп йөрүче кешеләр” булмады. Хаҗга барырга теләүче кешеләрнең саны артуы – гадәти хәл, чөнки Татарстан Республикасында яшәүче мөселманнарның матди хәле яхшыра.

Минемчә, Хаҗ кылганда иң авыр процесс – ихрамда үзеңне әдәпле тота белү. Берәр хата җибәрсәң, шунда ук йә зур сәдака бирергә, йә сарык чалырга кирәк. Хаталар кылудан сакланырга киңәш ителә. Әйтик, анда бер кырмысканы үтерсәң, шуның өчен безнең акча белән 40 сум түләргә кирәк. Син җан иясен үтердең булып саналасың. Элек тә бу турыда белгән әбиләр чебенне өйдән сөлге белән куып чыгарган, үтермәгән. Андый кешеләр Хаҗга бармаса да, Хаҗның әҗерен ала дигән сүз. Чебен Кыямәт көнендә “Ул кеше мине өйдән куды, азык ашарга бирмәде, ләкин мине үтермәде”, - дип әйтәчәк. Ягъни Кыямәт көнендә кеше чебен үтергән өчен дә җавап бирәчәк”, - диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Хаҗдан кайтучылар арасында Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та бар иде. Аның сүзләренчә, быелгы Хаҗ сәфәре хәвеф-хәтәрләрсез булган. Ул яшәү һәм тору шартларын бик уңай яктан гына бәяләде.
















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100