Хәрәм ризыклар исемлеге арта: гематоген, сыр, мармелад, авылдан килгән кайбер итләр...

30 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: "Татар-информ", архив
Хәләл һәм хәрәм арасындагы кылдай нечкә ара ничек бүленә? Кибеттән ризык алганда нәрсәләрне белеп торырга кирәк? Хәрәм ризыкның зыяны нидә? Бу хакта “Болгар радиосы”нда Фаил Гыймадовның “Хак дин” тапшыруында ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Тапшыру дәвамында яңгыраган фикерләрнең иң мөһимнәрен “сөзеп”, “Интертат” укучыларына тәкъдим итәбез.

- Ирек хәзрәт, иң элек ачыклык кертик әле: нәрсә ул хәләл, нәрсә ул хәрәм?

- Бисмилләһир-рахманир-рахим! Аллаһы Тәгалә безгә Коръән Кәримдә хәләлне дә, хәрәмне дә аңлатып биргән. Хәләл ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән әйберләр. Хәрәм исә – аның капма-каршысы, без аннан тыелырга тиеш. “Бәкара” сүрәсендә ул ап-ачык итеп, биш әйбернең хәрәм булуын әйтә. Аның беренчесе – үләксә ите. Ягъни, үз үлеме белән үлгән малның ите үләксә ите булып санала, аны ашарга ярамый.

Икенчесе – кан. 

Гемоглобинны күтәрү өчен гематоген дигән "шоколад"лар бар. Аны аеруча да балаларга бирәләр. Ул үгез каныннан ясала, шунлыктан хәрәм санала. 

Итне кан эчендә пешерү дә хәрәм. Хәтта хәләл итне шул юл белән әзерләсәләр дә.

Өченчесе – дуңгыз. Шунысын истә тотарга кирәк, дуңгызның ите генә түгел, аның белән бәйле һәр нәрсә – хәрәм. Аның сөякләреннән ясалган желатин да, тиресеннән эшләнгән аяк киеме дә, кием-салым да.

Дүртенчесе – Аллаһы Тәгалә исеме әйтелмичә чалынган хайван ите. Әйтик, тавык булсын, ди. Әгәр ул: “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дип чалынмаса, аның җаны дөрес чыкмый, ул безгә хәрәм була. Сыер, сарыкны чалганда да әлеге сүзләр әйтелмәсә, ул хәләл ит булып саналмый.

Бишенчесе – ерткыч хайван һәм кошлар. Бүре, төлке, аю, бөркет. Кеше нәрсә ашый – шуңа әверелә.

- Комбинатларда мал һәм кош-кортны күпләп асрап, чалып, сатуга чыгаралар. Бу очракта һәр малны яки кошны суйганда “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дияргә кирәкме?

- Бүгенге көндә күп комбинатларда “промышленный забой” ысулы эшли. Без аның буенча контроль алып барабыз. Әгәр дә малларның каны тамганын күрәбез икән, бу итне ашарга ярый. Моның өчен комбинат “Хәләл” комитетына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуның нигезендә без фабриканың шартларын карыйбыз, чалучыларны тикшерәбез. Чыккан нәтиҗә буенча, алар белән эшчәнлек алып бару-бармау мәсьәләсе хәл ителә. Чалучылар мөселман булырга тиеш, аны хәзрәт барып тикшерә, үзенең хәер-фатыйхасын бирә.


- Хәләл тавык исләнгән булса нишләргә?

- Хәләл тамгалы тавыктан нинди дә булса ис килсә, безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Әмма хәләл тавык индивидуаль рәвештә төргәкләнгән, хәләл тамгасы сугылган булырга тиеш. Ис килүе - саклау шартлары төгәл үтәлмәүдән. Бу очракта тавыкның исләнүе өчен без җавап бирмибез, беренче чиратта, кибет администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр инде алар каршы килеп, мәсьәлә хәл ителмәсә, безгә – Тукай урамы, 3 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.

- Хәләл колбасалар турында әйтсәгез иде. Аны кайда ясыйлар, барлык колбаса ясала торган комбинаттамы? Аңа ничек ышанып алып ашарга?

- Бүген ярымфабрикатлар, колбасалар әзерләүче фабрика-комбинатлар бихисап. Колбаса әзерләүче мөселман кешеләре бар, алар үзләре дә, эшчеләр дә намаз укый. Чимал да, ингредиентлар да тикшерелә. Россиядә төрле оешмалар бар. Аларның бер цехында – хәләл, икенчесендә хәрәм колбасалар ясалырга мөмкин. Без бу юнәлештә эш алып барабыз, контролерларыбыз эшли.

- Базар яки кибеттән алган тавыкны, өйгә алып кайтып, “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дип өч тапкыр пычак белән сызсаң, хәләл буламы?

- Юк инде. Аны чалган вакытта ук бу сүзләрне әйтергә кирәк.

- Авылда печән ашап үскән ит хәләл саналамы?

- Монда да шул ук. “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дип чалынмаса, ит хәләл булмый. Без аны кем чалуын да, нинди шартларда чалынуын да белмибез.


- Хәзрәт, белә торып хәрәм ризык ашаган кешене ни көтә?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр Аллаһы Тәгаләгә иман китергән кеше, белә торып, хәрәм ризык ашаса, аның 40 көн догасы кабул булмас”, ди. Бу бик мөһим. Әгәр хәрәм ризык ашасаң, догаң гына түгел, кылган изге гамәлең дә кабул булмаска мөмкин. “Бу дуңгыз ите түгел, ашагыз инде” дип, ничек чалынганын белми торып, шул итне ашарга кыстарга да ярамый. Бу – хәрәм була. Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисе бар. Чүлдә бер кеше дога кылып тора икән. “Ярабби, ярабби” дип дога кыла, әмма киеме дә, ашаган ризыгы дә хәрәм, ди. Бу очракта аның догасы ничек кабул булсын? Шуңа күрә хәрәм һәм хәләл ул ризыкка гына кагылмый. Ул безнең бөтен яшәешебезгә кагыла. Эшебез нинди, хәләлме, хәрәмме? Кем белән йоклыйбыз, хәләл җефетме, әллә башка кешеме? Хәләл булдыру, хәләл ашату, киендерү – һәр мөселман кешегә фарыз, аның өстендәге бурыч.

- Сырга кушыла торган “сычужный” фермент турында ни әйтерсез?

- Әлеге фермент хәләл чалынган малдан алынганмы, хәрәм чалынганнанмы? Күп очракларда ул дуңгыздан алына дип әйтелә. Мөселманнарга сыр алганда игътибарлы булырга киңәш итәм. Әлеге фермент “животного происхождения” түгел, “микробиального происхождения” булуы шарт.

- Ирек хәзрәт, нинди мармелад алырга?

- Мармелад желатиннан ясала. Ул күп очракта хәләл түгел. Агар-агардан ясалган мармелад яки кәнфитне ашарга тырышыгыз.


- Диния Нәзарәтенең Хәләл комитеты тарафыннан хәләл дип табылган кибетләр исемлеген кайдан табарга була?

- Әлеге мәгълүматны безнең сайттан http://halalrt.ru/ карарга мөмкин. Ул исемлек тулыланып, һәрдаим контрольдә тора.

- Шоколад хәләлме?

- Аның составын укырга кирәк. Әгәр анда спирт булса, хәләл дип әйтеп булмый.

- Ирек хәзрәт, балык ашарга ярыймы?

- Ул - безгә рөхсәт ителгән ризык. Хәтта имам Шәфи әйткән: “Әгәр диңгездән минем әтием чыкса, мин аны да ашар идем”, - ди. Шулай да балык хуҗалыкларда ясалма ысул белән үстерелсә, аларга ашатылган ризыклар хәрәм булса, бу балыкны хәләл дип ашар идегезме? Мин дә икеләнер идем. Табигый шартларда үскән балык ашау гына хәерле.

- Кибетләрдә “хәләл” тамгасы сугылган йомырка сатыла. Йомырка хәрәм була аламы?

- Тавыкның ни ашавына бәйле ул. Әгәр тавык “мясокостная мука” ашаса, бу очракта тавык тавыкны ашаган булып чыга. Үскән вакытта аңа балык оны (рыбая мука) бирсәләр, тавык хәләл ризык санала. Аның йомыркасы да хәләл дип бара.

- Ирек хәзрәт, Чаллы кошчылык фабрикасы турында ни әйтерсез? Хәлләр җайландымы?

- Кичә генә булып кайттым, Алһәмдүлилләһ, бик әйбәт.

- Терлекне кем суярга тиеш?

- Намаз укучы булса, тагын да яхшырак. Әмма монысы төп шарт түгел. Төп шарт – аның мөселман һәм үз акылында булуында. Чалучы кеше малны “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр” дип бугазларга тиеш.

- Сөт ризыклары турында әйтеп узсагыз иде. Алар хәләлме?

- Сөт ризыкларының кайдан килүен без беләбез. Теге яки бу ризыкны ясаганда кулланылган матдәләр динебезгә каршы киләме-юкмы, тискәре яки уңай күренеш ясыймы сәламәтлеккә – моны тикшерә торган оешмалар бар. Әгәр хәләл шартларга туры килә, аңа чит хайваннар йогынтысы булмаса, аны ашарга ярый. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Дин

"Язмышлар хәл ителгән көн": киләсе елыгыз бәрәкәтле булсын өчен Бәрәат кичәсен ничек үткәрергә?

Бүген кояш баю белән Бәраәт кичәсе керәчәк. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы кичтә билгеләп үтелә. Быел Бәраәт кичәсе 19 апрельдән 20 апрельгә каршы төнгә туры килә. Мөселманнар бу кичәсе аерым бер дулкынлану, шатлык белән көтә. Ни өчен шулай соң?

Дин

“Үлгәнче, азан тавышын ишетеп калырга телибез”. Татарстанның иң борынгы таш мәчетен төзекләндерү өчен акча кирәк

Әтнә районы Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы таш мәчете сакланып калган. Тарихи ядкарьнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән мәчеткә сәүдәгәр Ибраһим Йосыф нигез сала. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы “Мәрҗәни” исемен йөртүче мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлаган. Тарихи яктан бу мәчет зур әһәмияткә ия булса да, кызганыч, ул озак вакыт ташландык хәлдә көн күргән. Аны торгызу эшләре күптән түгел генә башланып китә.  

Дин

"Кыз балага чәй эчертерлек тә акчасы булмаган егетләрне, мәһәр белән куркытып, өйләндерми калу хәерле"

"Без яшь чакта болай түгел иде". Хәзер үкенеч катыш ризасызлык белдергән бу сүзләрне никах мәҗлесләрендә еш ишетергә туры килә. Никах укытуның да үз таләпләре бар. Аңа ике якның да әзер булып, яшьләрнең никахның, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешүе кирәк. Таләпләр арасында иң четереклесе – мәһәрдер, мөгаен. Никахта кәләшкә мәһәр бирелергә тиеш. Тик яшь гаиләләрнең күбесе мәһәр турында берни дә белми, аңа уен итеп карыйлар, ул хакта белмәдем, диләр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла