Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кешеләр кызык өчен шушы мәчет манарасына ау мылтыкларыннан атып уйныйлар иде"

Балык Бистәсе районында, Кама елгасыннан 10 чакрым ераклыкта гына урнашкан Олы Елга авылы беренче карашка башка татар авылларыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый кебек - мәктәп, мәдәният йорты, китапханә... Шул ук вакытта 800 кешелек авылның горурлык булырлык бинасы - 1879 елда агачтан төзелгән мәчете бар, анда әле дә намаз укыйлар. 

news_top_970_100
"Кешеләр кызык өчен шушы мәчет манарасына ау мылтыкларыннан атып уйныйлар иде"
Дәүләт тарафыннан гыйбадәтханәгә Республиканың архитектура һәйкәле статусы бирелде. Мәчет бинасына хәзерге вакытта ремонт кирәк.

Татарстан республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәчет бинасында ремонт эшләрен башлап җибәрде. Торгызу тулысынча шәхси хәйриячеләр хисабына башкарылачак. Исемен белдерергә теләмәгән иганәчәсе гыйбадәтханәне төзекләндерү өчен 19 миллион сум акча күчергән. Проектның җитәкчесе - танылган архитектор, РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов шул хакта хәбәр итте. 

 

Архитектор мәчет бинасын тулысынча сүтеп алып, аны Вологда өләксендәге Кириллов шәһәрендә урнашкан остаханәсенә күчереп, шунда төзәкләндерергә җыена. Черегән һәм яраксыз бүрәнә-такталар яңаларына алмаштырылачак, алар борынгы технологияләрне кулланып ясалачак, диде архитектор.

Әгәр дә эшләр ниятләнгән буенча эшләнсә, төзекләндерелгән мәчет бинасы ел азагында ишекләрен ачачак.

"Манарага мылтыктан атканнарын әле дә хәтерлим"

Мәчетнең тарихы илебезнең башка гыйбадәтханәләр тарихыннан әллә ни аерылып тормый дияргә була. Авылның аксакалы Исмәгыйль Мөхәммәтов мәчет бинасының Совет заманында күп еллар дәвамында амбар буларак кулланылганын әйтте. Каршыдагы таш мәчетнең манарасын җимергән булсалар, бу мәчетнең манарасын мишень итеп файдаланырга калдырганнар иде, дип сөйли Исмәгыйль абый.

“Әле дә хәтерлим, кешеләр кызык өчен шушы мәчет манарасына ау мылтыкларыннан атып уйныйлар иде”, - ди ул. Мәчетнең манарасында әле дә ядрә эзләрен табарга була. 

 

Исмәгыйль ага авылның тарихи һәм рухи мирасын саклап калуга зур өлеш кертүчеләрнең берсе. 90-нчы еллар башында ул, әтисе белән бергә халыктан тиенләп акча җыеп, 12 мең кирпеч сатып алып, мәчетнең 1,5 метр тирәнлеккә баткан фундаментын күтәргән.

“Мәчеттә беренче намаз кайчан укылганын мин хәтерләмим. Әмма исемдә калганы шул: әтием райком секретаре белән яхшы мөнәсәбәттә торганга күрәме, колхоз рәисенә рәсми булмаган карар бирелә: мәчетне ашлыктан бушатып, халыкка кайтарырга. Шуннан соң без үзебезнең хәлебездән килгәнчә, мәчетне торгызырга тотындык”. 

 

Александр Попов фикеренчә, мәчет Исмәгыйль абый, аның әтисе һәм башкалар ярдәме белән генә бүгенге көнгә хәтле сакланып килә алган. “Мин мәчетне беренче тапкыр 2017 елның язында килеп карадым. Аның манарасын терәп торучы сигез баганасының дүртесе инде череп беткән иде. Исмәгыйль ага авылдашлары белән бергә шушы баганаларны тимер терәкләргә алмаштырып, манараны саклап кала алды. Әгәр алар аны эшләмәгән булсалар, манара күптән җимерелгән булыр иде”, - ди ул.

"Татарстанда тарихи мираска карата вәзгыять бөтенләй башка"

“Бүген мин монда җыелган халыктан шуны аңладым. Алар барысы да проектның уңышлы тәмамлануын тели. Мин йөздән артык тарихи һәйкәлләрне торгызган кеше, әмма мондый очракны беренче тапкыр күзәтәм”, – диде Александр Попов 5 гыйвар көнне мәчет бинасында узган авыл халкы җыелышы вакытында. 

    

Танылган архитекторны шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенең бу мәсьәләне чишүдә оператив һәм әзер булуы да шаккаттырды. “Россиядә агачтан төзелгән тарихи әһәмияткә ия булган архитектура объектларын төзекләндерүгә ел саен дәүләт тарафыннан бик зур суммалар бүлеп бирелә, әмма ун ел эчендә объектларның берсе дә сакланмаган. Татарстанда исә мин бөтенләй башка вәзгыятьне күрдем”, – ди ул.

Аның сүзләре буенча, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин тырышлыгы белән Олы Елга мәчетен торгызу мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кыска вакыт эчендә барып җиткән. 


 
“Тарихи мирасны саклап калу эшләре мәдәният министрлыгы аша уза, ә акча конкурс узгач кына бүлеп бирелә. Ләкин конкурслар елның икенче яртысында үткәрелгәнгә күрә, төзү материалларын әзерләп куярга вакыт калмый, ә бер ел эшләнерлек эшне 3 – 4 ай эчендә башкарып бетерергә мөмкин түгел. Мин бу сорауларны Президентка узган елның сентябрендә җиткердем, ә декабрь ахырында исә килешү төзелеп, безгә бер ел иркенләп эшләргә мөмкинлек бирелде”, - диде Александр Попов.

Дәүләт башлыгыгың авыл халкы кебек үк гыйбадәт йортын торгызу мәсьәләсендә бердәм булуы архитекторны тан калдырган.
Киләчәктә нәрсә көтә?

Идеаль шартлар тудырылды, дәүләттән дә оператив ярдәм килде, акчасы да вакытында табылды. Әмма төзекләндерү вакытында тарихи тәңгәллекне кем күзәтеп торачак? Татарстандагы агачтан ясалган һәм тарихи әһәмияткә ия булган башка биналарны төзекләндерү кайчан башланыр? Ни өчен бу мәчеткә аеруча зур әһәмият бирелде? Бу һәм башка сораулар белән “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Сәлаховка мөрәҗәгать итте.

- Хәзерге вакытта Татарстанда агачтан төзелгән һәм тарихи әһәмияткә ия булган 121 архитектура объекты бар. Шуларның ничәсе татар мәдәниятенә һәм тарихына бәйле? Аларны төзекләндерү кайчан башланачак?

- Татар милләтенә бәйле, агачтан төзелгән 45 бина - мәчетләр, утарлар бар. Хәзерге вакытта комитет тарафыннан агачтан төзү сәнгатен саклап калу программасы эшләнеп килә һәм ул бу елның язында гамәлгә кертелергә тиеш. Безнең комитет әле яшь структура, узган елның көзендә генә эшли башлады һәм бу программа безнең өчен иң актуаль юнәлешләреннән берсе. Программа буенча, башта проект документлары эшләнелә, аннары алар дәүләт экспертизасы аша узарга тиеш, соңыннан гына дәүләт тарафыннан төзекләндерү эшләренә рөхсәт бирелә. Программа кысаларында быел без өч тарихи объектны төзекләндерергә планлаштырабыз. Алар арасында Биектау районы Айбаш авылы мәчете дә бар.

- Олы Елга авылы мәчетенең әһәмияте нидән гыйбарәт? Ни өчен нәкъ менә бу мәчет сайланды?

- Ике сәбәбе бар. Беренчесе - Олы Елга мәчете хәзерге вакытта бик начар хәлдә. Александр Попов әйтүенчә, әгәр төзекләндерү эшләрен без быел башлап җибәрмәсәк, бу мәчет өчен соңгы кыш булырга мөмкин. Шуңа күрә озакка сузмаска булдык. Икенчесе -вакытында акча табылды һәм башлап җибәрергә рөхсәт бирелде. Проект тулысынча шәхси хәйрия акчасына алып барылачак.

- Ни өчен комитет Александр Попов остаханәсенә мөрәҗәгать итәргә булды?

- Александр Попов – Россия күләмендә иң танылган белгечләрнең берсе, ә аның остаханәсе илдәге уникаль төзекләндерү үзәге. Анда укыту да, проектлау да, җитештерү эшләре дә алып барыла. Археологик музее да бар. Шунысын әйтергә кирәк, бүгенге көндә агач белән эшли торган осталар Татарстанда да, Россиядә да калмаган. Ә үзәк балта осталары кадрларын әзерли, борынгы технологияләр буенча тарихи кораллар белән эшләргә өйрәтә. Алар Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарны үтәүне күзәтү буенча федераль хезмәте лицензиясе белән эшли. Шуңа күрә без аларга тулысынча ышанабыз.

- Ә тарихи тәңгәллекне күзәтеп тору кемнең карамагында булачак?

- Төзекләндерү проекты архив мәгълүматларына һәм тарихи документларга таянып эшләнә. Россия мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус экспертизаны узгач кына гамәлгә кертелә. Проект тәмамлану белән, безнең Комитет коммиссиясе объекты кабул итәргә яки итмәскә дигән карар чыгара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100