Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изге Болгар җыены-2018: татар теле, хәләл яшәү рәвеше һәм Минтимер Шәймиевтән самавырда чәй кайнату ысулы

Бүген мөселманнар Изге Болгар җыенында катнаша. Спас районында 1995 елдан бирле уздырылып килгән чараларда республика җитәкчелеге дә катнаша.

news_top_970_100
Изге Болгар җыены-2018: татар теле, хәләл яшәү рәвеше һәм Минтимер Шәймиевтән самавырда чәй кайнату ысулы

"Исламны күтәреп яшәргә насыйп булсын"

Изге Болгар җыенын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  ачты.

"Бисмиилләһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләрем, кадерле кунаклар, аксакаллар! Сезнең барыгызны да изге җирдәге Изге Болгар җыены бәйрәме белән котлыйм. Ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен бу җиргә килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Бу территориянең ничек үзгәрүе безнең һәрберебезнең күз алдында. Бу зур үзгәрешләр өчен беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, "Яңарыш" фондына рәхмәтебез чиксез. Болгар җире - ислам үзәге генә түгел, ул дөньякүләм әһәмияткә ия. Монда ешрак килегез. Исән-сау булыгыз, исламны күтәреп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын!" - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 922 елда Исламның дәүләт дине буларак теркәлгәнен искәртте. "Күп мәдәниятле, күп милләтле, күп конфессияле Россия булдырылуы мөһим карарларның берседер. Мондый дәүләт формалашуында безнең ата-бабаларыбызның өлеше зур", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Исламга мөнәсәбәте турында әйтте. "Россия һәрвакыт ислам дөньясы мәнфәгатьләрен тугры яклаучы булды, диде ул. Бу сүзләр генә түгел, бу гамәлләр, мөмкинлекләр дә. Россиядә 4 меңнән артык мәчет бар. Элек бит әле бөтенләй мәчетләр юк иде. Казанда 2-3 кенә ачык мәчет бар иде. Бүген Татарстанда гына да 1,5 мең", - дип ул ил җитәкчелегенең карашы мондый булмаса боларга ирешеп булмавына ишарәләде. "Бүген православныйларның Хач ману (крестный ход) бар. Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызабыз. Без тынычлыкта, татулыкта яшәргә тиеш. Бүген Россиядә моны аңлау бар", - дип белдерде.

Президент бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең күзәтүче булуын билгеләп узды. Бу оешмага 60тан артык ил керүен әйтте. Сүз уңаеннан, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков дөньяда 1,7 млрд мөселман яшәвен шәрехләп узды. "Ислам кебек бер дин дә үсми. Башка диннәрдән китәләр дә әле. Никахларның 60-70 проценты беренче 5 елда таркала. Ислам кануннары белән яшәүчеләрдә андый нәрсә булырга мөмкин түгел бит! Бүген җәмгыятьнең нигезе - гаилә. Дәүләт гаиләгә таяна, җәмгыятьнең бер ячейкасы ул", - дип ассызыклады.

"Бүген мәчетләр аша традицияләрне, телләрне саклыйбыз. Телне, мәдәниятне саклау бик авыр, өстәвенә үз территорияңнән читтә булса бигрәк тә. Мәчетләр, имамнар аша гына моңа ирешеп була. Шиһабетдин Мәрҗани динне саклап кала торган әйберләрне әйткән булса, бүген, киресенчә, дин, мәчетләр телне саклап калырга ярдәм итә", - дип саный Р.Миңнеханов.

Республика башлыгы бүген Ислам дөньясы белән актив эш алып барылуын билгеләп үтте. "Россиядә 20 млн мөселман, бу бит тулы бер ил. Ислам тормыш рәвешендәге инфраструктура да кирәк. Хәләл туклану гына түгел, медицина, мәгариф, туризм. Безгә килү мөмкинлекләре зур. Бу үзе зур бизнес бит. Бу тема җитәкчелек тарафыннан хуплана. Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез", -  ди ул.

Рөстәм Миңнеханов борчулы мәсьәләләргә тукталып: "Традицион ислам да бар, ислам сүзе астында үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да бар. Кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә. Бу академия Владимир Путин йөкләмәсе һәм ярдәме белән булдырылды. Без дин әһелләрен әзерләргә тиеш. Мәдрәсә, институт, академия дә булырга тиеш, юкса бу процесс аңлаешсыз булачак. БДБ илләре өчен дә бу тема мөһим бит. Дин әһелләре әзерләү системасы ул гел булган бит. Бездә революциягә кадәр халыкара дәрәҗәдәге дин әһелләре булган. Болгар академиясе әйдәп баручы мөселман диния нәзарәтләренә таяна", - дип белдерде.

Президент Изге Болгар җыенына ераклардан килүчеләргә рәхмәтен белдерде. "Рәхмәт килүегезгә, моның белән бергә ата-балаларыбызга дан да бирәчәкбез. Мин мондый очрашулар мөһим дип саныйм. Исламны каралту эше дә бара бит. Беоәр нәрсә булуга шундук ислам телгә алына. Төрле диндә төрле кешеләр бар. Безгә исламның мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Без ислам динен тотучы халыклар мәнфәгатьләрен, ата-бабаларыбыз кабул иткән диннең мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Бездән башка беркем якламаячак. Безгә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек кирәк", -дип төгәлләде ул чыгышын. 

"Изге Болгар җыенының русча атамасы юк"

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башларга вакыт җиткәнен әйтте. Бу хакта ул бүген Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашуда белдерде.

"Рәхмәт килүегезгә, бер очрашу үзе бер гомер. "Яңарыш" фонды эшли башлауга, 8 ел эчендә Владимир Путин һәм сезнең ярдәм белән быел Болгарны яңарту, торгызу буенча төп эшләрне төгәлләп киләбез. Бүген иң мөһим эшләрнең икенче этабы башлана. Безгә бу җирләрне үзләштерергә кирәк. Безнең укучылар, яшьләр белән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без җәйгә программа төзергә тиеш. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, академия белән берлектә, Татарстан балаларын гына түгел, башка җирләрдән дә кабул итеп булыр иде. 500-600 баланы бүген үк кабул итә алабыз. Академия шәкертләрен дә кертеп, яхшы классик программа кирәк. Ул тел, Коръән телен дә саклауны күздә тотырга тиеш. "Сәләт" хәрәкәте кебек шундый хәрәкәт кирәк. Без бу җирлекне яшьләрне җәлеп итеп, эчтәлекле эш белән тулыландырырга әзер. Кечкенәдән балаларның үзаңына сеңдерергә кирәк. Бу җир безгә Ходай Тәгаләдән бирелгән, аны файдаланумау үзе гөнаһ булыр иде", - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Изге Болгар җыенының русча атамасы булмавын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов аның сүзен җөпләп: "Бу дөрес тә , тәрҗемә итәргә дә кирәкми", - диде.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары Салман Мусаев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Дагыстан, Кырым, Палестина һәм башка җирләрдән дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнаша.

Өйлә намазы

Изге Болгар җыенында катнашучылар Болгарда Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазын укыды. Намазга меңләгән кеше җыелды.

Дини гыйбадәтне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия төбәкләреннән килгән мөфти, имамнар кылды.

Күмәк намазны Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә укыдылар. Тәртип буенча алгы рәтләргә ир-атлар тезелде, хатын-кызлар арткы рәтләрдән урын алды. Намазга кадәр, Җәмигъ мәчетенә җыелучылар өчен, вәгазь укылды. Аны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде. Күмәк намазны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәмамлады.

Минтимер Шәймиев итек белән самавыр өрдерергә өйрәтә

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгындагы музейлар белән танышты. Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы нәкъ менә Изге Болгар җыенына туры китерелгән.

"Болгар чәйләве" экспозициясе төбәк халыкларының чәй эчү традицияләрен ачып бирә. Чәй эчү Росия һәм Идел буе халыкларының кунакчыллык үзенчәлеге булган. Экспозициядә чәй эчү мәдәниятенең урта гасырлар чорыннан ук төбәк тарихы белән бәйләнеше, чәй әзерләү һәм эчү мохите күрсәтелгән.

Музейда самавырлар коллекциясе игътибарга лаек. Биредә төрле чорларның 50 ләп самавыры тәкъдим ителгән. Алар XIX гасырның икенче яртысыннан XX гасырның 70 елларына кадәр чорларга карый. Музей территориясендә 30 кв метр мәйданлы агач йорт, зур бакча биләмәсе, җимеш агачлары бакчасы, яшелчә түтәлләре, чәй үләннәре киптерү һәм сату йорты бар. Музей хезмәткәрләре монда махсус мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, Иван-чәй һәм башка үләннәр утыртылуы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев музейга керер алдыннан барлык объектларда идарә планы булырга һәм ЮНЕСКО таләпләренә җавап бирергә тиешлеген белдерде. Самавырлы йортка үтеп, ул самавырны тизрәк кайнату өчен ир-ат итеге кулланылуын билгеләп узды. Үзе белән янәшә торган Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтыновтан "син "сапоги" кулландыңмы, әллә юкмы" дип сорады. Соңгысы "минем алай сапоги белән эшләгәнем булмады" дигәч, "бәлки, булмагандыр ул сездә" дип шаяртып алды. Юрий Камалтынов "юк, нигә, кирза итек бар иде" дигәч, Минтимер Шәймиев "кирза итек бик үк туры килми, ул бөгелми, каты" диде. "Аның өчен хром сапоги әйбәт", - диючеләр булды. 

"Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова иң мөһиме монда туристлар белән эшләүгә, интерактивларга өстенлек бирелүе турында әйтте. Сүз уңаеннан, бүген музейга кергән кунаклар өчен бавырсак, коймак пешерү кебек мастер-класслар үткәрелгәнен әйттеләр. Кергән кунакларны болгарча үлән чәе белән сыйладылар. Чәй табынына күмәч, бал-май, кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, чәчәк, карабодай баллары куелган.

"Чәй темасы бик әһәмиятле", - дип Минтимер Шәймиев чәйләү музееның музей-тыюлык программасына туры килүен билгеләп узды. "Бу музейны әле тулыландырачакбыз", - диде.

Абдулла Алиш музеенда язучы әсәрләре белән бәйле тема урын алган. Сенсор экраннарда интерактив формада татар һәм рус телләрендә әсәрләре белән танышырга була. Елга шәһәре музеенда исә, елга тормышы белән бәйле экспонатлар урын алган. Төп экспонат агач көймә. Кайчандыр мондый көймәләр Идел буенда үскән зур агачлардан ясалган. Биредә балык тоту ятьмәләре һәм башкаларны күрергә була.

Изге Болгар җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка дәүләт эшлеклеләре һәм мәртәбәле кунаклар, IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына төрле төбәкләрдән җыелган дин кардәшләр катнаша.

  • Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде.






\






































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100