Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Без гарәпләрдән түгел, алар бездән үрнәк алырга тиеш”: Диния нәзарәте Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсен чыгарды

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсен тәкъдим итте. Чара Мәскәүдә яшәүче билгеле татар кешеләре белән фикер алышу рәвешендә оештырылган иде. Сөйләшүнең беренче минутларыннан ук диярлек кунаклар төп мәсьәләне билгеләде: бу хезмәт бөтен дөнья ислам фәне кагыйдәләре буенча расланганмы-юкмы?

news_top_970_100
“Без гарәпләрдән түгел, алар бездән үрнәк алырга тиеш”: Диния нәзарәте Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсен чыгарды

Татарстан Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләренең хәзерге татар теленә тәрҗемәсен әзерләве 2016 елда билгеле булган иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, бу хезмәткә ихтыяҗны аңлатып: "Безгә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга кирәк", - дип белдергән иде.

Тәрҗемә эшен Диния нәзарәте вәкилләре тел белгечләре белән берлектә башкарган. Тәрҗемәнең төп авторлары – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат Мөбәрәков һәм социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Булат Мөбәрәков тәрҗемә эшендә Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закированың да катнашуын әйтте. 

760 битле басма нәзарәт карамагындагы "Хозур" нәшриятында 1000 данәдә басылып чыккан һәм хәзерге вакытта сатуда бар.

Камил Сәмигуллин: “Татар китабы Мәскәүдә беренче мәртәбә тәкъдим ителә”

Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсе чыгу – татар дөньясы өчен тарихи вакыйга, чарага җыелган кунаклар, шул исәптән сенатор Фәрит Мөхәмәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, язучы Ринат Мөхәммәдиев һ.б. моны бертавыштан кабатлады.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, бу вакыйганың әһәмият билгеләп, шаккаткыч факт җиткерде: баксаң, бу - Мәскәүдә татар китабын тәкъдим итүнең беренче очрагы икән. "Без интернетта эзләп карадык, андый очракны бүтән тапмадык", - диде мөфти.

Ә ни өчен китап Мәскәүдә тәкъдим ителә дигән сорауга Камил Сәмигуллин: "Мәскәү - безнең башкалабыз", - дип җавап бирде.

Сүз уңаеннан, Татарстан мөфтие шундый ук басманың рус телендә дә әзерләнүен әйтте. Русча басма алданрак әзер булса да, беренче итеп татарча китапны тәкъдим итәргә уйлаганнар. "Без Татарстан Диния нәзарәте, татар теле безнең өчен бик мөһим", - диде ул.

“Без гарәпләрдән түгел, алар бездән үрнәк алырга тиеш!”

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең бөтен дөнья ислам дине тарафыннан раслану-расланмавы мәсьәләсен икътисад фәннәре кандидаты, Евразия халыкара академиясе әгъза-корреспонденты Йолдыз Хәлиуллин кузгатып җибәрде.

- Коръән мәгънәләренең теләсә кайсы тәрҗемәсен Әл-Әзһәр (дөньядагы иң абруйлы мөселман университеты, Каһирәдә урнашкан – ред.) расларга тиеш, - дип башлады ул сүзен. - Бу гадәттән тыш авыр процесс. Мәсәлән, Валерия Порохованың тәрҗемәсен җиде елдан соң гына расладылар. Ул берничә мәртәбә анда-монда барып йөрде. Ә сез бу мәсьәләне ничек хәлне ничек иттегез? Әгәр дә Әл-Әзһәр хупламаса, сез аны бастырып чыгара алмыйсыз. Хупладымы? – дип сорау бирде галим, Камил Сәмигуллинга төбәп.

- Әл-Әзһәрдә безнең танышларыбыз, дусларыбыз бик күп. Мәсәлән, Рөстәм Нургалиев, Рамил Гыйззәтуллин Әл-Әзһәрне тәмамлады, хәзер алар шәригать докторлары булды. Бер әйберне аңлагыз: без беркемгә мохтаҗ түгел, безнең галимнәребез бар! - дип аңлата башлады Камил хәзрәт.

Мөфти татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренең дөнья күләмендә абруе булган дини уку йортларында кулланылуына басым ясады. “Сораулар булса, без иске китапларыбызга таянабыз”, - дип аңлатты ул. Камил Сәмигуллин беренчеләрдән булып дөньяда Коръәнне татарлар бастыруын, Япониядә беренче мәчет салдырган милләттәшебез Габдерәшит Ибраһимовны, Мәккәдә шәех булган Мөхәммәт Морат Рәмзине, дин галиме Галимҗан Барудины искә төшерде.

- Гарәпләр арасында да тигезлек юк, гел бәхәсләшеп яшиләр. Алар бездән үрнәк алырга тиеш, без алардан түгел! Хезмәт гарәп телендә булса, тикшерсеннәр, бәя бирсеннәр. Ә татар телебезгә ничек бәя бирсен алар? Мөмкин түгел бу, - дип дәвам итте Камил хәзрәт.

“Гарәп егете Болгар ислам академиясендә татар телен өйрәнсен дә, татар тәфсире буенча диссертация якласын!”

Бу урында, “Йолдыз абзыйның әйткән сүзләренә бераз катнашмасам, булмастыр” дип, бәхәскә Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе Әлбир Крганов кушылып китте:

- Шуны әйтер идем: безнең татар галимнәре, революциягә кадәр булган чорда язылган Илһам тәфсире, Бәян тәфсире һәм тагын унбер тәфсирдән карап, шунда бирелгән мәгънәләрне җыештырып, хәзерге телебезгә җайлаштырып, аңлашырлык итеп, мәгънәсен бозмыйча тәфсирләр язганнар. Ул вакытта әле бернинди дә Әл-Әзһәрнең карары булырга тиеш дигән сүз юк иде. Йолдыз абый, сез гарәпләргә әйтегез: хәзер бездә Болгар ислам академиясе ачылды, шунда бер гарәп егете килсен дә, биш ел укысын, татар телен өйрәнсен. Аннары татар тәфсире буенча докторлык диссертациясе язып якласын, - дип тәкъдим итте Әлбир хәзрәт.

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Болгар ислам академиясенә шик белдереп, мәдрәсә биргән белемгә таянырга өндәде:

- Бәлки мин гөнаһлыдыр, әмма мин Болгар ислам академиясеннән нәрсә аласыбызны әлегә зурлап әйтә алмыйм. Ә мәдрәсәләр киләчәктә телебезне, гореф-гадәтебезне киләчәккә алып бара торган уку-укыту оешмасы һәм тәрбия учагы. Мәдрәсәләр алар элекке техникумнар кебек. Техникумнардан, мәсәлән, Арча педучилищесыннан, иң яхшы укытучылар чыга иде. Мәдрәсәләрдә хәзер, Аллага шөкер, балаларга үз телебездә белем бирергә китаплар бар. Кем әйтмешли, бөтен кеше дә гарәпчәне камил дәрәҗәдә өйрәнеп бетерә алмый бит. Бу киләчәккә үз йөзебезне, телебезне һәм динебезне, бөтен халкыбызны хөрмәт итеп яшәргә юнәлеш бирә торган китап булыр, - дигән нәтиҗә чыгарды депутат.

Бу мәсьәләдә үз фикерен Россия тышкы эшләр министрлыгының тышкы сәясәтне планлаштыру департаменты директоры урынбасары Айдар Аганин да җиткерде:

- Гарәпләргә дә, төрекләргә дә безне өйрәтергә кирәкми. Без бөек халык, безнең кем икәнебезне, безнең көчне, беренче чиратта интеллектуаль көчне бик яхшы беләләр. Башка көч турында хәтта әйтмибез дә! Ислам өммәтенә безнең халыкның керткән өлешен колачлап бетереп булмый, - дип билгеләп үтте ул.

Соңыннан исә өстәп куйды: “Без тышкы дөнья белән аралашуны дәвам итәрбез дип уйлыйм. Иерусалимга да килерсез, бу хезмәтегезне күрсәтерсез дип уйлыйм”.

“Әгәр бүген чикләрне япсаң, һәр темага үз китабыбыз бар”

Камил хәзрәт Сәмигуллин, ил чикләре ябылган очракта, илдән дин гыйлеме китмәячәген фаразлады. Татар дин галимнәренең китаплары дин белемен тулы күләмдә бирерлек, дигән фикер җиткерде ул.

- Әгәр дә бүген чикләрне япсак, үз китапларыбызны гына укысак, мәдрәсәләребездә укытсак, һәрбер темага үз китабыбыз бар, Аллага шөкер! Фикх булсын, шәригать булсын, гакыйдә булсын, тарих булсын, биология булсын - үзебезнең китапларыбыз бар. Без гади генә халык түгел, беркемгә дә мохтаҗ түгел, Аллага шөкер! Гарәпләр дә, төрекләр дә безне өйрәтмәсен! Бал корты да чәчәкне тулысынча алмый, балын гына җыеп чыга. Без дә гарәп, төрекләрдән өйрәнәбез, балын монда кайтарабыз. Үз китапларыбызга кайтыйк, җәмәгать! - дигән өндәү белән тәмамлады сүзен мөфти.

Бәхәсне кузгатып җибәргән икътисад фәннәре кандидаты, Евразия халыкара академиясе әгъза-корреспонденты Йолдыз Хәлиуллин исә мәсьәләне башка максаттан күтәрүен аңлатырга тырышты:

- Җәмәгать, бу тәнкыйть түгел иде. Кырык кеше тарафыннан бергәләп язган тәрҗемәгез зур уңыш, дөресен генә әйткәндә. Әл-Әзһәр бит ул бу зур уңышны дөньяга чыгару өчен кирәк! Мин шуны әйтмәкче булам. Монда “безне гарәпләр хөкем итә алмыйлар, төрекләр безгә хөкем итә алмыйлар” дигән сүзләр чыкты. Тик бит бу изге Коръән Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләм аркылы гарәп телендә безгә җибәрелгән. Шуңа күрә без гарәпләргә зур мәхәббәт белән карарга, аларның әйткән сүзләрен тыңларга, алар белән бергәләп тәрҗемә итәргә тиеш. Әл-Әзһәр белән аралашырга кирәк! – диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100