Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Акча алыштырып уйнау яклы түгел мин". Сәдака кемгә бирелергә тиеш?

Сәдака Коръән ашларының төп күрке, татарның үзенә генә хас гореф-гадәте булып санала. Әмма ул – шактый бәхәс уята торган гамәл дә. Элек ашларда сәдаканы йорт хуҗасы һәм иң якыннары гына өләшсә, хәзер исә табын артындагы һәр кеше сәдака таратырга тырыша.

news_top_970_100
"Акча алыштырып уйнау яклы түгел мин". Сәдака кемгә бирелергә тиеш?

    Сәдаканы кем таратырга тиеш? Аңа доганы кем кыла? Кунак булып килсәң, хуҗадан рөхсәт алу кирәкме? Сәдака әһеле дип кемнәр атала? Бу һәм башка сорауларга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

    “Татар-информ” хәбәрчесе шулай ук Татарстанның төрле җирлекләрендә сәдака ничек таратылуын да белеште.

– Рөстәм хәзрәт, мәчеттә муллага сәдака биреп, дога кылдыру дөресме? Әллә кеше биргән сәдакасы өчен үзе укырга тиешме?


– Рәсүлебез (с.г.в.) вакытларында Пәйгамбәр дога кылса, җыелган халык бик шатланган. Ягъни, Рәсүлебез (с.г.в.) янына килеп, “Я, Рәсүлаллаһ, безгә дога кыл” дип сораучылар күп булган. Чөнки аның догалары кабул була. Әлбәттә, без гади кешенеңме, имамныңмы - Аллаһ каршында кайсының догасы кабул буласын белмибез. Әмма Раббыбыз Коръән-Кәрим китабында: “Ике кешедән хәерлерәк шул ки, кем Аллаһыдан курка һәм аңа гыйбадәт итә. Ул кеше Раббыбызга якынрак” ди. Шуңа күрә мулла, хәзрәтләргә сәдака биреп, алардан дога кылдыру хәерле. 


Мәсәлән, хәзер күп мәчетләрдә дежур бабайлар утыра. Бездән сорыйлар: “Сәдаканы аның кулына бирергәме, тартмага салыргамы?” диләр. Мәчетләр шул сәдакалар хисабына яши. Чөнки безгә беркем утка, газга-суга акча бүлеп бирми. Без шул сәдака акчасын түлибез. Раббыбыз Сөбханалла Тәгалә разый булсын, мәчетләр халык карамагында. Сезнең үз кулыгыз белән мәчет тартмасына салган сәдакагызның һәр тиене мәчет иҗтыяҗларын канәгатьләндерүгә китә. Аллаһы Тәгалә һәрберегездән разый булсын иде. 


Кеше биргән сәдакасына үзе дога кылырга тиешме дигәндә, төрле хәлләр булырга мөмкин. Мәсәлән, Рәсүлебез (с.г.в.) вафат булгач, аның иң якын туганнарына килеп, алардан дога кылдыра иделәр. Рәсүлебез үзенә сәдака алмаган, чөнки ул пәйгамбәр, аңа ярамый. Әлбәттә, сәдаканы хәзерге хәзрәтләргә бирү дөрес дип санала. Шул ук мәсьәләнең икенче ягы да бар. Сәдака бирергә теләге булган кеше, мәчеткә килеп, хәзрәтне күрмәскә дә мөмкин. Бу очракта дежур бабайга сәдака биреп, әрвахлар исемлеген калдырсагыз, алар сезгә дога кыла.



– Коръән ашларында сәдака таратуның мәгънәсе нидә? Ашка кунак булып килгән кешегә дә сәдака таратырга ярыймы? Әллә аны хуҗа кеше генә таратырга тиешме?

– Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Раббыбыз Аллаһыдан берәр нәрсә сорар алдыннан изгелек кылыгыз” ди. Сәдака бирү, аны тарату – изге гамәлләрдән санала. Сәдака тараткач, без дә дога кылып, “Я, Раббым, шуны бир, моны бир” дип Раббыбыз Аллаһыдан сорыйбыз. Шуңа күрә сәдака өләшү ул бик мөһим һәм күркәм гореф-гадәтләрдән санала.

Ашка кунак булып килгән кеше, сәдака таратыр алдыннан хуҗаның рөхсәтен алырга тиеш. Чөнки кайбер ашларда хуҗа тараткан сәдакага аерым, кунакларныкына аерым дога кылына. Кайберләрендә барлык сәдака таратучылар өчен бер дога укыла. Хуҗа каршы килми икән, кунак булып килүчеләрнең сәдака таратуы тыелган гамәл түгел.

– Сәдака акчасына ризык сатып алырга ярамый дигән ышану бар. Ул дөресме?

– Раббыбыз Корьән Кәрим китабында “Сәдака ул - мескен, ятим кешеләрнең өлешләре” диелә. Шуңа күрә, кунак буларак ашка килеп, безгә сәдака бирәләр икән, аны үзебезгә әманәт итеп алабыз. Бу акчаны тиешле урынга бирергә кирәк. Кайбер мәҗлесләрдә аны, мәчет файдасына дип, имамга җыеп тапшыралар. Кемдер: “Минем күршем мохтаҗ”, мин аңа ипи алып бирәм дип тә уйларга мөмкин. Аның юллары төрле. Әгәр без сәдака әһеленә кермибез икән, ашта таратылган сәдака безнең өстә тора, аны тиешле урынга тапшырырга тиешбез. Сәдака әһеле булсаң, ул акчаны үз кирәк-ярагыңа тотарга кирәк.

– Сәдака итеп сабын, чәй бирәләр. Бу гадәт каян килеп чыккан?

– Бездә шундый гөнаһ бар, без – шикләнүчән халык. Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр кем дә кем шикләнә икән, ул хәрәм гамәл кыла” ди. Без шиктән ераграк торырга тиешбез. Кайберәүләр: “Сәдака итеп акча бирсәм, дөрес кулланырлармы?” “Минем 10 сумымнан файда булырмы?” “Әллә сабын гына (чәй, кулъяулык) таратыйммы?” дип шикләнә. Әлбәттә, боларны да таратырга ярый, бу да изге гадәт. Кеше чәйне дә эчә, сабынны да куллана. Раббыбыз биргән сәдакаларны кабуллардан кылсын иде.

– Сәдака кемгә өләшенергә тиеш? «Ашарына ике көнлек ризыгы гына булган кешегә» дигән сүз бар. Андый танышларың булмаса, кемгә бирергә?

– Сәдака ике төрле була. Фарыз, ягъни ихтыярсыз. Әгәр дә без аны бирмибез икән, безнең өстебезгә гөнаһ языла. Бу - зәкәт һәм гошер сәдакасы. Әйтик, безнең байлыгыбыз, торырга урыныбыз, ашарга ризык, кияргә киемебез бар икән, мендәр астында әзрәк акчабыз да булса, шушы акча күләме нисабка җитсә, (200 мең сум запас акча) шул вакытта мескен-ятимнәргә өлеш чыгару - фарыз. Әгәр өлеш чыгармасагыз, гөнаһ була. Зәкәт нисабыннан тыш, аның күләме дә бар. Ягъни, кырыктан бер өлешне мескен-ятимнәргә, мәчет-мәдрәсәгә тапшырырга тиешсез. 

Көзен, гадәттә, гошер сәдакасы бирелә. Бу ни дигән сүз? Әйтик, 10 капчык бәрәңге казып алдык икән, шуның бер капчыгын мескен-ятимнәргә бирергә тиешбез. Кемнәр соң ул мескен-ятимнәр? Ягъни, ашарына ике көнлек ризыгы гына булган кеше. Андый танышлар булмаса? Әлбәттә, беренче чиратта аны үзебезнең туганнар арасыннан эзлибез. Бу категориягә әти-әни, балалар, оныклар керми. Чөнки иң якын туганнар болай да безнең карамакта. “Әни, менә сиңа сәдака” дисәгез, бу әниегезнең дәрәҗәсен төшерә. Күршедән, мәхәлләдән, авылдан мохтаҗларны эзләгез. Шәһәр мәчетләрендә мескен-мохтаҗларның исемлеге төзелгән. Чөнки чын мескенне табу бик авыр, төрле аферистларга юлыгуыбыз да бар. 

Быел кышын мәчеткә бер ир-ат килде. Карыйм, куллары-аяклары исән-сау. “Миңа ярдәм итегез” ди. Без аңа: “Менә сиңа көрәк, менә кар, шушы юлны көрәсәң, без сиңа юлыңа билет сатып алып, өеңә озатабыз” дидек. Ярты сәгатьтән чыгып карасак, аннан җилләр искән. Чын мескенне табу авыр. Икенче төр сәдака – нәфел, ягъни сөннәт сәдакалары. Без аны ашларда таратабыз, мәчетләргә бирәбез. Ул – зур саваплы сәдакалар. Аны кеше мөмкинлегенә карап өләшә.


– Әгәр тормышың җитеш икән, сәдака акчасыннан баш тартыргамы? Мәҗлестә сәдакадан баш тарту - ул бирүчене кимсетү, гөнаһ булмыймы?

– Бездә шундый матур гадәт бар – сәдака өләшү. Кунакка килгәнсез икән, аны “Я Раббым, кабул кыл” дип алырга кирәк. Әмма сез моның үзегезгә тиеш түгеллеген аңлыйсыз икән, алда әйткәнемчә, мәчет файдасына бирә аласыз. Я инде сәдака ияләрен танышларыгыз арасыннан эзләгез. Кеше сәдака таратканда, аннан баш тарту дөрес түгел, таратучы аны хөрмәт йөзеннән бирә.

– Коръән ашында сәдаканы үзеңнән бай кешегә дә бирергәме?

– Мулладан башлап, килгән һәр кешегә сәдака өләшенә. Бу - безнең гореф-гадәт.

– Кайбер табыннарда бөтен кеше дәррәү сәдака таратканда, арасында бер-ике кеше өләшмичә, нәүмиз булып кала...

– Сәдака тарату – изге гамәлләрнең берсе. Шуңа күрә барган бер җирегездә сәдака өләшергә тырышыгыз.

– Теләсә нинди ашта тараткан сәдака үзеңнән өмет иткән мәетләр өчен диләр. Бу дөресме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Һәрбер гамәл ул нияттән тора”ди. Ягъни сәдакагыз нинди нияттән бирелә? Әгәр: “Я Раббым, шушы сәдакам вафат булган туганнарыма барып җитсен диясез икән, хәзрәт шулай дога кыла.

– Сәдаканең күләме, чиге бармы?

– Күләме юк. Бары тик зәкәт, гошер сәдакасының гына күләме дә, бәясе дә бар. Гади сәдаканың күләме юк. Кайбер кеше гомерендә дә мәчеткә аяк басмыйча, көннәрдән бер көнне килә дә, 50-100 сум сәдака калдырып, аны бөтен җирдә сөйләп йөри. Рия дигән сүз бар. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Уң кулың белән сәдака биргәнне сул кулың күрмәсен” ди. Ягъни син сәдака бирдеңме, әллә берәр кешегә ярдәм иттеңме – бу изге гамәл. Аны сөйләп, изгелегегезне юкка чыгармагыз.


"Сәдаканы хуҗалар һәм туганнар гына тарата”

Арча районы Шушмабаш авылы мулласы Рөстәм Йосыпов:

– Коръән ашларында сәдаканы күбесенчә йорт хуҗасы һәм аның якын туганнары өләшә. Авылда берәр бәла-каза килеп чыккан икән, барлык җыелган сәдака акчасын шул мохтаҗ гаиләгә тапшырабыз. Андый очрак булмаса, һәркем үзенә өләшенгән акчаны үзе белән алып китә. Мәчет чыгымнарына дип тә бирүчеләр бар.

Догалы табыннан үзең белән күчтәнәч алып китү гадәте юк бездә. Шәһәрдән кайтып аш уздыручылар бу моданы кертеп карады, әмма без моңа каршы торабыз, - диде Рөстәм хәзрәт.

Сәдака белән мавыкмагыз дисәк тә, күпчелеге өләшергә тырыша”

Әлки районы Иске Алпар авылы имамы Рафаэль Гатауллин:

– Ашка килгән һәр кеше сәдака таратырга тырыша. “Сәдака белән бик мавыкмагыз” дип кисәтә килсәк тә, бу гадәттән арынып булмый әле. Аннан соң, кулың белән биргән сәдаканың савабы да бар диләр бит.

Коръән ашы узучы йортка күчтәнәч алып килү гадәте бездә юк. Аны якын туганнар гына алып кайта.

Ә мәет ашларында сәдакалар өләшенеп беткәч, хуҗа кешедән тәлинкә соратып алабыз. Шуңа табын артындагы һәр кеше 50 яки 100 сум акча сала. Җыелган акчаны кая куясын хуҗалар үзләре хәл итә, я үз кирәгенә тота, я мәчеткә тапшыра. Менә әле бүген генә ике көн элек узган ашта җыелган акчаны мәчеткә китерделәр.

Ашап туйгач, үзең белән әйбер алып китү гадәте бездә дә бар. Бу элегрәк Базарлы Матакта гына иде, без ишетеп кенә белә идек. 6-7 еллар чамасы безгә дә иярде. Аш уздыручы хуҗалар әбиләргә дә, бабайларга да аерым тәлинкәләргә салып чәй эчәргә тәм-томнар чыгара. Шуны үзең белән алып китәргә мәҗбүр буласың.

“Акча алыштырып уйнау яклы түгел мин”

Апас районы Сатламыш авылы мулласы Рөстәм Хәмидов:

– Сәдака тарату ягыннан ялгышлыклар бар инде ул. Хәдис буенча, сәдака иртәгә ашарга ризыгы, гаурәтен капларга киеме булмаган кешегә генә бирелергә тиеш. Артык каты бәрелмичә генә, авылдашларны шушы гадәткә өйрәтергә телим. Акча алыштырып уйнау яклы түгел мин. Бүген син биргән 10 сум бер атнадан үзеңә үк әйләнеп кайтырга мөмкин. “Тамга салыйк әле әйдә” дип шаяртып та алам. Сәдаканы уң кулың белән биргәнне сул кулың күрергә тиеш түгел.

Бездә кайбер ашларда сәдаканы хуҗа гына тарата. Бу – иң дөресе. Кайбер вакытта, дога кылып бетергәч, тәлинкә соратып алып, барлык җыелган сәдаканы шунда салып, аны йортка калдырабыз.

Ашларга килгәндә бәлеш, бал, җиләк-җимеш кебек күчтәнәчләр алып килүчеләр бар. Кызганыч, мәҗлестән соң алып китү гадәте дә юк түгел. Әмма бу – ашка килүнең төп максаты булмасын иде, без Коръән укып, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә тиешбез. Аштан соң күчтәнәч тә иң якыннарга гына бирелсен иде.     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100