“Үлгәнче, азан тавышын ишетеп калырга телибез”. Татарстанның иң борынгы таш мәчетен төзекләндерү өчен акча кирәк

20 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Александр Эшкинин
Әтнә районы Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы таш мәчете сакланып калган. Тарихи ядкарьнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән мәчеткә сәүдәгәр Ибраһим Йосыф нигез сала. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы “Мәрҗәни” исемен йөртүче мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлаган. Тарихи яктан бу мәчет зур әһәмияткә ия булса да, кызганыч, ул озак вакыт ташландык хәлдә көн күргән. Аны торгызу эшләре күптән түгел генә башланып китә.  
“Тарихи архитектура ярдәмгә мохтаҗ”

Түбән Бәрәскә мәчетендә азан яңгыраганын ишетү, анда намаз уку һәм дин сабаклары алу – бу җирлектә яшәүчеләрнең иң зур хыялы. Аңлашыла ки: һәрбер тарихи ядкарь гасырлар кайтавазын саклый, ул шуның белән кадерле дә. Мәчет, тарихи архитектура һәйкәле булуына да карамастан, озак вакыт җитәкчелек игътибарына мохтаҗ булган. Бүгенге көндә борынгы мәчетнең реставрация проекты әзер, аны төзекләндерү өчен ярдәм фонды да ачылган. Шулай булгач, бу юнәлештә боз кузгалды, дияргә мөмкин. Тик проект ясау түгел, мәчетнең нигезләрен, стеналарын тикшерү өчен генә дә шактый зур суммада акча сарыф ителгән. Шуның өчен 250 еллык таш мәчетне төзекләндерү эшләренең ничә сумга төшәчәген әлегә өздереп кенә әйтеп булмый. Җирле үзидарә рәисе сүзләренә караганда, якынча 52 миллион сум акча кирәк булачак.



- Һәр авылның тарихы аерылгысыз рәвештә андагы мәчетләр Һәм дин тарихы белән бәйләнгән. Кызганыч, борынгы заманнарда динне һәм милләтне юк итү сәясәте барган вакытта мәчетләр җимерелгән. Күп кенә мәчетләрнең тарихы югалган диярлек. Аларда эшләгән имамнарның язмышы турында да мәгълүматлар бик аз. Авылыбызда урнашкан әлеге тарихи һәм дини мирас безнең өчен зур байлык. Шуның өчен тиз арада иман йортын төзекләндерергә тотындык. Тарихи архитектураны торгызу бик күләмле һәм катлаулы эш, барысын да җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур. Хәзерге вакытта республика һәм район җитәкчеләренең, иганәчеләрнең һәм тарихи мирасыбызның кадерен белгән игелекле кешеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә эш башланып китте. Алга таба да таш мәчет авылның күрке булсын, халыкка хезмәт итсен иде. Бу мирасны кадерләп саклап, үткән заманнар хакында хакыйкатьне киләчәк буынга җиткерү безнең төп максатыбыз булып тора”, - дип каршы алды безне Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

  • Түбән Бәрәскә авылына 1539 елда нигез салынган дип фаразлана. Җирлек өч авылны берләштерә. Халыкка 2 мәдәният йорты, 1 урта һәм 1 төп мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 медпункт, 2 китапханә, 8 сәүдә үзәге хезмәт күрсәтә. Җирлектәге 676 хуҗалыкта 1514 кеше яши. 713е – эш яшендәгеләр, 402се – пенсионер, 270е – 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. 2018 елда 10 бала туган. Авылда эшләп килүче “Ленин” нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында 255 кеше эшли.

“Бәрәскә мәчете Казандагы Мәрҗәни гыйбадәтханәсеннән ике елга “өлкәнрәк”

1552 елда Казан ханлыгы яулап алына. Татар халкының мәдәни байлыгы, нигездә, мәчет һәм мәдрәсәләр юк ителә. Моның шулай икәнлеге кайбер сакланып калган архитектура истәлекләре, документлардан алынган мәгълүмат, бина хәрабәләре белән раслана. 1742–1744 елларда республикада 418 мәчет яндырыла. Бу чорда татарларның дини тормышы төрлечә эзәрлекләнә, аларга зур басым ясала. Көчләп чукындыру башлана. Чиркәүләр һәм монастырьлар төзелә башлый. Шуңа да карамастан, татар халкы гаделсезлектән котылу, динен һәм милләтен саклап калу өчен тырыша. Миллилек хисе, рух югарылыгы һәм иман ныклыгы сүнми.  



1762–1796 елларда Россия белән Екатерина II (Әби патша) идарә итә. Нәкъ менә ул идарә иткән елларда татар мөселманнарына карата көчләп чукындыру сәясәте бераз йомшартыла. Татар халкының дини ихтыяҗлары исәпкә алына башлый. Алай гына да түгел, 1766 елда Екатерина II Казанга һәм татар халкы белән очраша, аларның үтенечләрен тыңлый. Петербургка кайткач, ул Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында таш мәчет төзергә рөхсәт бирелүе турында Указ чыгара. Әби патша ике мәчет салырга рөхсәт биргән. Берсе – Казандагы “Мәрҗәни” мәчете, икенчесе – Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет. Бәрәскә мәчетенә алдан нигез салына. Ул Казандагы Мәрҗәни гыйбадәтханәсеннән ике елга “өлкәнрәк”.

“Таш мәчетне эре сәүдәгәр Ибраһим Борнаев төзетә”

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова мәчетнең борынгы булуын раслый һәм аның тарихы хакында тулырак сөйләде.



- Түбән Бәрәскә авылы уртасындагы таш мәчетне Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл һиҗри 1183 (милади 1769) елда төзеткән. Эре сәүдәгәрнең төп чыгышы хакында төгәл  мәгълүматлар юк. Ибраһим Борнаев башта Байчыга авылына килеп урнаша һәм тире эшкәртү заводы ачып җибәрә. Бу заводта авыл халкы тире иләү белән шөгыльләнгән. Ибраһим байның һәр җомга Бәрәскәгә төшеп намаз укуы билгеле. Берникадәр вакыттан соң ул Бәрәскә авылына күченеп килә, биредә зур йорт сала. Авылда кирпеч заводы салдырган һәм шушы кирпеч белән Бәрәскәнең таш мәчетен төзеткән. Сәүдәгәр үзе Әби патшага мөрәҗәгать итеп, авылда таш мәчет төзергә рөхсәт ала. Төзелеш эшләре вакытында кирпечне ат белән ташыганнар, кешеләрне тезеп, кулдан-кулга (конвейр тибында) биреп мәчет саласы урынга өйгәннәр. 

Бу мәчетне иң борынгы авыл таш мәчете дип әйтергә тулы нигез бар. Бәрәскә мәчете төзелү турында мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани дә “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра. “Бәрәскә авылының уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1769 ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган”, – дигән ул. Китапта сәүдәгәрнең 1786 елның Шәгъбан аенда Бәрәскә авылында вафат булуы да язылган. Таһир, Сөләйман, Якуп, Гайса, Гәбдерәшит, Мөэминә һәм Зөлхибә исемле балалары кала, - дип сөйләде Аида Фатыйхова.

Авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова Түбән Бәрәскә авылының “Югары авыл” зиратында сәүдәгәр Ибраһим Йосыф улына куелган кабер ташы саклануын да әйтте. Ике метр биеклектәге эпиграфик истәлекнең диварлары кызыл кирпечтән корылган. Кабер ташында шәхеснең вафат булу датасы төгәл күрсәтелгән. Һиҗри 1198 елның 5 шәүвәл көне, ул милади 1784 елның 22 августына туры килә. Шулай ук зиратта сәүдәгәр каберендә тимер ишекләр белән ясаткан таш астанә (төрбә) сакланып калган. Элек күренекле затларның каберләренә кирпечтән яки таштан төрбәләр яки коймалар кору күзәтелгән.



"Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыккан. Бу китапта Әтнә районы Бәрәскә авылы имамнары турында да шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Әлеге хезмәтнең “Шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар” өлешендә Бәрәскәдә имам вазыйфасын башкаручылар арасында күренекле дин әһелләре Мелла Бәшир бине Уразай Бики, Мелла Габделбакый бине Мөссәлим бине Мостафа бине Сәлим әл-Бәрәскәви, Мелла Ягъкуб бине Яхъя бине Җәгъфәрәд-Дөбьязи, Мелла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй исемнәре күрсәтелгән.

“Ибраһим Борнаев Шиһабетдин Мәрҗани белән таныш булган”

Шиһабетдин Мәрҗанинең “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле тарихи хезмәтендә шулай ук сәүдәгәр Ибраһим Борнаев турында мәгълүмат булуы билгеле. “Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мәчетләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра. Ибраһим Борнаев Казанның беренче мәчетенә кулъязма Коръән биргән булган. Монысы хәзер минем кулда. Утызынчы кисәгенең ахырында түбәндәге сүзләрне язган: “Шушы китапны Казан өязенең Алат юлы Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Йосыф углы Казан шәһәренең Иске бистәдәге олы таш мәчеткә бүләк иттем... Әгәр дә аны кем дә кем уку ниятеннән башка үзенә милек итеп алса һәм бикләп тотса, бөек алланың каргыш һәм ләгънәтләре ул кешегә булсын”, - дип язып калдырган була.



- Шиһабетдин Мәрҗанинең берничә тапкыр Бәрәскә мәчетендә булуы билгеле. Аның бабасы Сөбхан Габделкәрим угылы ( 1746-1833) да безнең авыл мәчетендә имам-хатыйп һәм мөдәррис вазифасын башкарган. Шунысын да әйтергә кирәк, Бәрәскә мәчете каршында мәдрәсә дә булган. Анда Мәрҗаниның атасы Баһаветдинның дини гыйлем алуы билгеле. Шулай ук белем алучылар арасында танылган мәгърифәтче, Петербург университеты укытучысы, тарихчы, этнограф, педагог Хөсәен Фәизханов та булган. Хөсәен Фәизханов Бәрәскә мәдрәсәсенең мөдәррисе Габдеррахим бине Бикчәнтәйдә белем ала. Шулай ук Түбән Бәрәскә авылының беренче мәхәлләсе руханиларыннан Гайнетдин Фәтхуллин (1849 елның 21 апрелендә билгеләнә) һәм Шәйхетдин Фәтхетдинов (1889 елның 27 сентябреннән 1917 елга кадәр мулла булып тора) исемнәре мәгълүм. XX гасыр башында мәдрәсәдә 90 шәкерт укыган. Бу чорда авылда 1000нән артык кеше яшәгән. Халык саны арту сәбәпле тагын бер мәдрәсә оештыруга ихтыяҗ туган. Казан губерна идарәсе 1902 елда мәдрәсә салырга рөхсәт бирә. Анда дин сабаклары укытучы булып 1905 елның 4 маенда Габделсабир Баһаветдинов сайланган, - дип сөйләде җирлек башлыгы.

“Мәчетне җимереп кирпечләреннән райком бинасы салалар”

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Бәрәскә авылы халкы электән алдынгы карашлы булуы белән аерылып торган. Күренекле татар мәгърифәтчеләренең язмаларында мәчет һәм мәдрәсәләрнең гөрләп эшләп торуы, анда дин әһелләренең дәрес бирүе турында мәгълүматлар бар. Тик 1930 елда, Әтнә район үзәге булгач, ул чор хакимияте Түбән Бәрәскәнең таш мәчетен җимереп, кирпечләреннән райком бинасы салырга тели. Мәчетнең манарасы киселсә дә, авыл халкы дин тотудан бизми, намазны һәм җомга гаетләрен укырга ярым җимерек бинага йөриләр. Тарихи чыганаклар авыл халкының нык холыклы булуы, үз кыйбласыннан беркайчан тайпылмавы турында сөйли.



“Мәчетнең диварлары йо­мыр­ка сарысы измәсе белән катырылган”

- Мәчетнең язмышы вәхшилеккә дучар ителә. Билгеле булганча, Совет власте елларында күп кенә гыйбадәтханәләр бина буларак төрле дәүләт ихтыяҗларына файдаланыла. Әлеге “үзгәрешләр” безнең таш мәчетне дә читләтеп үтми. 1930 елда Олы Әтнә авылы район үзәге булгач, Большевикларның Бөтенсоюз коммунистик партиясенең Әтнә район комитетына бина кору өчен кирпеч кирәк була. Шуннан соң Түбән Бәрәскә мәчетен җимереп, аның кирпечләреннән райком бинасы салырга карар кабул итәлә. Ул вакытта мәчетнең гөмбәзен, икенче катының ярты өлешен җимерәләр һәм кирпечләрне район үзәгенә ташый башлыйлар. Әмма измәсе нык булу сәбәпле, мәчетнең диварларын вата алмыйлар. Аны тө­зе­гән­дә, бер ва­тык кир­печ керт­мә­гән­нәр, из­мә­се­нә, ти­рә-як­тан җы­еп, йо­мыр­каның сарысын ку­шып из­гән­нәр, дип сөй­ли­ләр. Кай­чан­дыр гөр­ләп тор­ган, шә­керт­ләр укыт­кан, мәд­рә­сә­се бул­ган мә­четне юкка чыгару авыл халкы арасында ризасызлык уята. Ул вакытта Түбән Бәрәскәдә авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче кеше (исемен хәтерләүче юк, тарихи чыганаклар да күрсәтелмәгән) үз акчасына райком бинасы өчен Казаннан кирпеч ташыта башлый, шулай мәчетне җимерүдән саклап кала. Мәчетне төзекләндерәләр, ләкин гөмбәзне эшләргә чын осталар табылмый, шуның өчен гади түшәм генә җәяләр. Диварларын да элеккечә ясый алмыйлар, дугасыман ясалган тәрәзәләр урынына туры почмаклы тәрәзәләр ясап куялар. Диварларның җимерелгән өлешен дә кабат торгызуга ирешә алмыйлар, - дип сөйләде Аида Фатыйхова.



“Таш мәчетне татарлар төзегән”

Түбән Бәрәскә авылында урнашкан тарихи мирас традицион татар архитектурасы белән “Петербург бароккосы” элементлары кушылып эшләнгән. Ул авыл үзәгендә, ачык, үрле, тигезле җирдә урнашкан. Беренче катын амбар-кибетләр, башка шундыйрак сату бүлмә-биналар биләгән. Икенче катында анфилад рәвешендә вестибюль белән ике зал урнаша, аларны калын, аркылы дивар аерып торган. Мәчет классицизм стилендә проектланган. Түшәме – моңарчы Казанда да булмаган, кирпечтән эшләнгән шактый зур гөмбәз була. Ярымбоҗра рәвешендә эшләнгән беренче кат тәрәзәләре һәм биек аркалы икенче кат тәрәзәләре “Петербург бароккосы” на хас йөзлекләр белән чорнап алынган. 1769 елда салынган булуына да карамастан, мәчет бүген дә стеналарының калынлыгы һәм ныклыгы белән аерылып тора. 
Мәчет - борынгылыкның чын шаһиты. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә ТР Дәүләт архивында аның проекты хакында мәгълүматлар, шул чорда төшерелгән фотосүрәтләр юк. Кайбер тарихи чыганакларда мәчетне татарлар төзүе хакында әйтелгән. Җирлек башлыгы Аида Фатыйхова әйтүенчә, алар Мәскәү һәм Уфа архивлары белән элемтәгә керергә уйлыйлар.

“Мәчеткә игътибар бирүче булмый, авыл халкы аны клуб буларак кабул итә”

Аида Фатыйхова әйтүенчә, Түбән Бәрәскәдә урнашкан Беренче җәмигь мәчете хакында күпләр белми. Бу мәчетнең тарихы, килеп чыгышы бүгенге көнгә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән һәм язылмаган. Җирле җитәкчеләр һәм авыл халкы да зур мирасны киң җәмәгытьчелеккә җиткерүне кирәк дип санамаган, күрәмсең. Мәчетнең тарихын җентекләп өйрәнергә теләүче тарихчыларның булмавы аптырашта калдыра. Авылга тарихчы, археолог һәм архив хезмәткәрләренең килгәнен җирлек башлыгы хәтерләми.



- Заманында таш мәчет клуб буларак хезмәт итте, шуның өчен аңа тарихи мирас буларак артык игътибар бирүче дә булмады. Ничектер гел күләгәдә калып килде, авыл халкы да клуб бинасы буларак күрергә ияләште. Тик бүгенге көндә максатыбыз – мәчетнең тарихы хакында мәгълүмат туплау белән чикләнмичә, аларны башкалар белән бүлешү һәм шул рәвешле халык хәтерен яңарту. Тарих – тарих өчен генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләү өчен дә кирәк бит. Төзелеш эшләре тәмамлангач, туристларны җәлеп итү белән дә шөгыльләнергә уйлыйбыз, - диде ул.

“Искене төзәтү яңаны салганнан да авыррак”

Мәчет төзелгәннән 150 ел буе халыкка хезмәт иткән. 1930 елда ул ябыла, мәдәният йорты итеп үзгәртелә. 1993 елда авылда агач мәчет салалар. Мәчет бинасы 2010 елда, яңа клуб бинасы төзелгәч бушап кала. Таш мәчет бинасы 2012 елга кадәр мәдәният йорты булып хезмәт итә. 2012 елдан бирле, яңа мәдәният йорты төзелгәч, бина җылытылмый, түбәләреннән яңгыр, кар сулары үтү сәбәпле, җимерелә башлый. Моны күреп торган авыл җитәкчеләре борчылып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язалар. Барлык эшләрне дә Түбән Бәрәскәнең “Ленин” исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин башлап йөри. Ничә ел шушы мәчетне реставрацияләтү идеясе белән янып йөрүче шәхесләрнең берсе ул. Кайларга гына бармый да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми ул. Тик җитәкченең үзе белән сөйләшеп булмады, без килгән көнне мөһим эшләре белән районга киткән иде. Шулай да безнең сорауларыбызга аның урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов җавап бирде.

- Бай тарихы булган гыйбадәтханәнең әһәмиятен аңлаучылар аз. Борынгы мәчет 2012 елга кадәр мәдәният йорты булып эшләде, шуңа да бинаны 1990нчы елда гамәлдә булган дәүләт программасына кертә алмадык. “Ленин” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Вилдановичны һәм авыл халкын бу проблема күптәннән борчый. Хәзер генә килеп туган мәсьәлә түгел инде бу. Мәчетнең шактый тузган һәм ташландык хәлдә торуына йөрәге әрнеде. Кайларга гына бармады, кемнәрнең генә ишеген шакымады. “Авыл уртасында шундый тарихи ядкарь, мирас урнашкан. Аны ташландык хәлдә калдырырга ярамый, саклап калырга кирәк. Арчаның Ташкичү авылында 1810 елда төзелгән, Кукмараның Мәчкәрәсендә 1791 елда салынган мәчетләр билгеле, ә Бәрәскәнеке читтә кала. Бу бинаны яңадан сафка бастыру безнең бурыч”, - дия иде. Үзегез аңлыйсыз, искене төзәтү яңаны салганнан да авыррак, тик, шулай булуга карамастан, әлеге зур эшне башлап җибәрергә булдык, - диде Азат Мөхәммәтҗанов.

“Төзекләндерү эшләрен 52 млн сумга башкарырга тиешбез”

Таш мәчет 1959 елдан тарихи-архитектура һәйкәле булып санала. Бинага 2015 елда экспертиза үткәрелгән. Анда аның уникаль архитектура үрнәге - 200 еллык тәнәфестән соң татарлар салган кирпеч бина булуы әйтелгән.



- Иң беренче эш итеп, ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова белән сөйләшүләр алып бардык. Мәчетнең проектын төзү өчен дәүләт казнасыннан 3 млн сум акча күчерделәр. Бу акчага проект-смета документлары ясалды. Реставрация проекты әзерләгәндә, бинаның стилистикасы сакланырга тиеш икәнлеге дә ассызыкланды. Мөмкин кадәр мәчетнең чын асылын, тарихи йөзен сакларга тырышабыз. Тәрәзәләрне яңартканда да, формасы үзгәрмәячәк. Бу эшкә танылган архитекторлар, белгечләр җәлеп ителде. Мәчетне яңартып кору зур күләмдәге чыгымнар тотуны таләп итте. Шуннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юлладык. Төзелеш эшләрен башкару өчен 62 миллион сумнан артык акча кирәк булачак, дип исәпләп чыгардылар. Матди яктан авыр булачагын без аңлый идек. Тора-бара бу сумма 52 миллионга калды, хәзер без шушы суммага сыешырга тиеш. Бу суммага сыешу бик авыр булачак, - дип билгеләп узды урынбасар.

“Җирле җитәкчеләр матди ярдәм сорарга мәҗбүр”

Бәрәскә авылындагы әлеге мәчетне торгызуга булышу өчен, Хәйрия фонды да төзелгән. Таш мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзеләчәк. Шуңа күрә җирле халык, үзидарә башлыгы иганәчеләр һәм оешма-предприятие җитәкчелекләреннән хәлләреннән килгәнчә, кем күпме булыша ала, матди ярдәм күрсәтүләрен үтенә. Бүгенге көндә мәчетне төзекләндерү өчен 5 млн күләмендә акча тупланган. Шулай да әле бөтен уңайлыклары булган мәчет сафка бассын өчен шактый тырышырга кирәк. Төзелеш эшләре өчен зарур булган акчаны җыю җиңел түгел. Тиздән материаллар кайта башлаячак. Күңелендә изге нияте булган һәркем бу саваплы эшкә кушыла һәм Түбән Бәрәскә авылында урнашкан таш мәчетне төзүгә үз өлешен кертә ала.



Хәйрия фондының реквизитлары:
ИНН 1653001805
БИК 049205805
Р/С 40703810000220000006
К/С 30101810000000000805

- Авылдан чыккан шәхесләр арасында иганәчелек ярдәме күрсәтә алырлык рәсми затлар, эшкуарлар юк. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин мәчетне төзекләндерү өчен чаралар күрүне сорап, тагын бер тапкыр Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Хатка танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре үзләренең имзаларын куйды. Алар арасында шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар иде. Шуннан соң ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итү белән шөгыльләнә башлады. Ул безне үзендә кабул итте. “Без сезгә булышырга әзер. Тик дәүләт бюджетыннан акча күчерә алмыйбыз, шуның өчен иганәчеләрне җәлеп итәрбез”, - диде. Дәүләт-шәхси партнерлык шартларында мәчетне сафка бастырырга дигән карар чыкты. Аннан соң махсус Хәйрия фонды оештырдык, өченче октябрь көнне ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уздык. Фонд ярдәме белән 5 млн акча җыя алдык. Әсгать Сәфәровка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, иганәчеләрне җәлеп итеп, матди яктан зур булышлык күрсәтүе нәтиҗәсендә, борынгы мәчеттә бүгенге көндә төзекләндерү эшләре башланды. Рәхмәт сүзләрен ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимовага да әйтәбез. Авылга һәрвакыт кайтып тора, үзенең тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерә. Ихластан шушы мәчетне сафка бастыру өчен тырыша. Төзелгән мәчетне үзгәртеп кору өчен зур суммада акча кирәк булгач, бу эшне җиңеп чыгып булырмы икән, дип шикләнеп тә куйган чаклар бар. Исәп-хисап счетына акча керә башлагач, күңелгә җылы керде. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Изге эшне уңышлы башкарып чыга алырбыз, - диде Азат Мөхәммәтҗанов.



Хәзерге вакытта проект буенча, иң беренче чиратта мәчетнең фундаментын ныгыту эшләре башкарыла. Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге объектларны төзегән ООО “Фундамент Плюс” оешмасы хезмәткәрләре декабрь аена кадәр фундамент ныгытуның беренче этабын уңышлы гына башкарып чыккан. “Ленин” хуҗалыгы бригадасында эшләүчеләр мәчетнең икенче катын сүткән, гөмбәзләрен чистарткан һәм чүп өемнәрен ташлаган. Азат Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, график буенча фундамент ныгыту эшләре май аена кадәр дәвам итәргә тиеш. 


Бәрәскә авылы мәчетен реставрацияләүнең эскиз проекты (Фотосүрәт "ТР мәчетләре. Каталог-белешмә. Беренче бүлек. Фолиант, 2016" китабыннан алынды).

Тарихи мәчетне торгызмасак, безгә зур гөнаһ булачак

Бүгенге көндә Бәрәскә халкына 1993 елда төзелгән агач мәчет хезмәт күрсәтә. Без килгәндә унга якын кеше мәчеткә, намаз укырга җыелган иде. Мәхәлләдә өч ел имам вазыйфасын башкаручы Әдһәм Хөсәенов әйтүенчә, җомга намазларына өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә килә. Мәчеттә атна саен олыларны һәм уку яшендәге балаларны, имам Ислам дине кануннары белән таныштыра, гарәпчә укырга-язарга өйрәтә.



- Мәчет ишегенең ябылып торганы юк. Ничә кеше килүенә карамастан, көн дә авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырый,. Авылда динебезне үстерүгә, гыйлем бирүгә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Рамазан аендагы тәравихка, җомга намазларына мәчетләребезгә күп кеше йөри. Бигрәк тә яшьләрнең дингә тартылуы куандыра. Агач мәчетнең икенче катында гарәп теле әлифбасына нигезләнеп дин сабаклары укытабыз. Ислам тарихын, сүрәләр, хәдисләр һәм гарәп графикасын өйрәтәбез. Бүгенге көндә дәресләргә утыздан артык шәкерт йөри. Күрше Казаклар, Алат, Күңгәр авылыннан килеп укучылар да бар. Таш мәчет төзелгән очракта дингә тартылучыларның саны тагын да күбрәк булачак, мин моңа чын күңелдән ышанам, - диде имам.



Әһдәм Хөсәенов таш мәчетне мәдрәсә буларак кулланылырга мөмкин булуын әйтте. Борынгы мәчетнең торгызылуы мөһим дип сөйләде.  

- Таш мәчетне төзекләндерү бөтен авыл халкына кирәк. Әтнә районында бер мәдрәсә дә юк, шуның өчен борчылам. Заманында бик күп танылган дин әһелләре безнең район мәчетләрендә дин сабаклары укыткан бит. Шул тарихны кире кайтарырга кирәк. Халыкны мәчет түгел, мәдрәсә дингә ныграк тарта. Безнең өчен таш мәчетнең төзелүе бик зур горурлык булыр иде, ул мәчеттә мәдрәсә булдырырга кирәк. Тарихи мәчетне торгызмасак, безгә зур гөнаһ булачак. Шуның кадәрле мирасны күрәләтә тора җимертәбез икән, Аллаһ каршында без нинди кешеләр булырбыз? Ул бит элек-электән авылның күрке булган бина. Яңа мәчеткә мәдрәсә тәмамлаган, тирән белемгә ия булган имам килүен телим. Аларга хезмәт хакы түләнсә тагын да яхшырак булыр иде, - диде ул.

“Мәчетне ташландык хәлдә күрү авыр булды, җаныбыз бик авыртты”

Фәридә Гәйнетдинова Түбән Бәрәскә мәктәбендә озак еллар укутучы булып эшләгән. Ул Таш мәчетне яңадан гыйбадәтханә итүне хуплый.



- Мәчет – мәчет булырга тиеш инде ул. Авыл халкы өчен таш мәчет аеруча кадерле. Бәрәскә авылында шундый мәчетнең булуы безнең өчен әйтеп бетергесез зур горурлык. Мәчетне җимерелгән һәм ташландык хәлдә күрү җирле халык өчен авыр иде, аңа җаныбыз бик авыртты инде. Төзекләндерүе хакында ишеткәч шатландык, хәзер түземсезлек белән ачылу тантанасын көтәбез. Башлаган эш барыр, Аллаһы Тәгалә шушы саваплы эштә рәхим-шәфкатеннән ташламас, - диде ул.



Кем белән генә сөйләшсәк тә, алар өчен мәчетне сафка бастыру бик әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Авыл халкы бертавыштан: XVIII гасыр архитектура ядкарен, искиткеч матур бинаны киләчәк буыннар өчен, һичшиксез, саклап калырга кирәк, - дип әйтә. Өлкән яшьтәге апалар арасында "Үлгәнче таш мәчеттән азан тавышын ишетеп калырга телибез", - диючеләр дә булды. Насыйп булсын, диясе генә кала...


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Күп хатынлы гаиләдә икенче хатын булып яшәү… ул ничек? Бәхетле икенче хатын белән әңгәмә

Ачыктан-ачык үзләре турында сөйләмәсәләр дә, Татарстанда күп хатынлы гаиләләр арта бара. Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым "Интертат"ка үзенең икенче хатын статусындагы тормышы хакында сөйләде. Аның ике баласы бар, беренчесенә ун, икенчесенә бер яшь.

Татар блогерлары

Журналист Айсылу Хафизова: Мөслимә мәчеттә үз җенесеннән оялырга тиешме?

Журналист, "Идель" журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова Рамазан аенда Казан мәчетләре һәм хәләл кафе-рестораннарга күзәтү әзерләгән. Айсылуның бу язмасы Facebook социаль челтәрендә зур кызыксыну уятты. Автор рөхсәте белән, күзәтүне "Интертат" укучыларына да тәкъдим итәбез.

Татар блогерлары

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы айлар солтаны дип аталган Рамазан аеның бәрәкәтендә, шатлыгында коена. Бу бик тә көтеп алган 12 айның иң кадерлесе, безгә тәүбәләребезне кабул итеп, әҗер-саваплар туплап, ахирәткә әзерләнүебезнең матур бер дәлиле. Без аны көтеп алабыз, мөселман дөньясы бу көннәрдә ай буенча ураза халәтендә яши, шушы гыйбадәттән үзенә матур бер яшәү чыганагы ала. “Татар-информ”да шушы ай белән мөнәсәбәтле фикерләремне уртаклашырга булдым.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла