Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әле 100 ел элек кенә мондый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде". Татарстанда Корбан гаете ничек үтә

Бөтен дөнья мөселманнары көтеп алынган олы гает - Корбан бәйрәмен үткәрә. Корбан гаетенең беренче көне - бүген, быел ул 21нче августка туры килде. Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк.

news_top_970_100
"Әле 100 ел элек кенә мондый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде". Татарстанда Корбан гаете ничек үтә

Татарстанның барлык мәчетләрендә бүген гает вәгазьләре һәм бәйрәм намазлары үтте. Вәгазь 4 сәгать 30 минутта башланды, республикакүләм бәйрәм чаралары, соңгы елларда гадәткә кергәнчә, Казанның Галиев мәчетендә узды. Гает вәгазен һәм намазны быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын Мәккәдә үткәрә, ул хатыны Лола ханым белән Ике Изге урынны саклаучы Король Сәлман чакыруы буенча хаҗ сәфәрендә, Татарстан мөселманнарын ул телеграмма аша котлады.


Галиев мәчетенә бәйрәм вәгазенә һәм намазга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килгән иде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазендәге төп гыйбарә, әлбәттә, Корбан гаетенең әһәмиятен аңлату булды. Моннан тыш, ул Татарстанда югары дәрәҗәдәге дини белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын искәртте. “Татарстанда булган мәдрәсәләр һәм Болгар ислам академиясе Россия Федерациясе өчен имам-хатыйбларны әзерләп киләләр. Әле 100 ел элек кенә безнең андый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде, без бөлгенлектә идек, илебез авыр чорда иде”, - дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул бу уңайдан Болгар ислам академиясенең аерым мөһим урын алып торганын аңлатты. “Болгар ислам академиясен искә алмыйча булмас. Аның барлыкка килүе һәм өммәтебезгә хезмәт куюы үзе бер могҗизадыр. Аның фәрманына Россия Президенты Владимир Путин имза куеп рөхсәт бирде. Бу безнең милләтебез өчен зур вакыйга”, - диде мөфти урынбасары.

Бәйрәм намазыннан соң дога кылып, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар халкына үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр булуын теләде. "Әлмәттәге татар "Нур" мәктәбе"Мозаффария" кызлар мәктәбенең аякка басып эшләп китүен насыйп әйлә. Безнең милләтебезгә телләребезнең, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә насыйп әйлә", - диде хәзрәт.

Казанның Галиев мәчетендәге бәйрәм намазыннан республиканың ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры трансляция оештырды.

Яңа мәчеттә беренче намаз

Галиев мәчетендәге бәйрәм намазыннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергәләп, башкаланың Федосеевская урамында төзелгән яңа мәчеткә юнәлделәр. Мәхәллә кешеләре – мәчетне төзү инициаторлары – монда да Корбан бәйрәме уңаеннан беренче намаз укыдылар. Татарстан Республикасы Президентына мәчет төзелеше һәм аның архитектур үзенчәлекләре турында сөйләделәр.



Президентлар котлый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете белән котлавын рәсми телеграмма белән юллады.



"Хөрмәтле Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар!

Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Һәрбер мөэмин мөселманның игелекле уйлары, карашлары тантаналы бу көннәрдә ислам дөньясының мәркәзе – Мәккәгә юнәлгән. Аллаһы Тәгаләгә сыенып изге урыннарга хаҗ кылу, ихлас гыйбадәт, Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбан һәм кадерле ата-бабаларыбыз рухына багышлаган дога – бу күркәм гамәлләребез белән без иман нуры яктысында, рухи камилләшү аша яшәешнең бөек серен ача киләбез.

Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм. Иманлы һәр кешенең җанын бу вакытта мохтаҗларга ярдәм итү, миһербан-мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле һәм илтифатлы булу хисләре били, киләчәккә якты өметләр тагын да арта. Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез дошманлыкка һәм низагларга чик куелыр дип ихластан ышанабыз.

Язмышлары Казанга нык бәйләнгән күренекле ике шәхес – философ һәм мәгърифәтче: мәшһүр татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның һәм рус язучысы Лев Николаевич Толстойның быел республикабызда юбилейларын билгеләп үтүгә бәйле рәвештә мондый инанулар хәзер йөрәккә тагын да якынрак.

Төрле милләт, төрле дин тотучылар вәкилләре үзара дус-тату яшәгән, хезмәттәшлек иткән Татарстанда дини оешмаларның гомум социаль бурычларны хәл итүдә бердәм эш йөртүе аеруча зур әһәмияткә ия. Иң беренче нәүбәттә, бу шарт традицион рухи нигезләргә таяну гаять мөһим булган гаилә институтын ныгытуга кагыла.

Корбан бәйрәме әхлакый үсешкә яңа мөмкинлекләрача, яшәү дәртен, гаиләләребез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен көчәйтә. Бәйрәм ямьле, шатлыклы, матур тәэсирләргә бай булсын!

Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә Аллаһ рәхмәте белән тынычлыкта, иминлектә, муллыкта яшәвегезне, бәхетле, игелекле гомер кичерүегезне телим!" - диелә котлауда.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да мөселманнары изге бәйрәм белән тәбрикләп, телеграмма юллады.

“Корбан бәйрәме әйләнә-тирәдәгеләргә, якыннарыңа яхшы һәм гадел, мәрхәмәтле булырга, кадерләргә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә чакыра”, - диелгән дәүләт башлыгы телеграммасында.

"Ислам кыйммәтләре кешеләрне берләштерергә һәм “төрле халык, дин, мәдәният вәкилләре арасында яхшы күрше традицияләрен саклап яшәргә” ярдәм итә", - дип белдерә Президент. Россиядә мәдәният диалогының тамырлары тирән, диде Путин.

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Корбан бәйрәме уңаеннан күпләгән котлау телеграммалары килә. Хәзрәт исеменә үз теләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Төрек Республикасының Дин эшләре буенча идарә рәисе профессор Али Эрбаш, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Ингушетия республикасы башлыгы Юнусбек Евкуров юллады. Шулай ук рәсми котлаулар Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Алибаев Тимур Лазович, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы исеменнән һ.б. килде. Моннан тыш, бөек бәйрәм уңаеннан үзләренең җылы теләкләрен Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Панчеев, Үзәкләшкән дини оешма – Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков юлладылар. Котлауларда бөтен дөнья мөселманнары һәм Россия өммәте өчен Корбан бәйрәменең әһәмияте, шулай ук аның Россия гражданнары арасында, милләтенә һәм диненә, социаль торышы, матди хәле һәм сәяси карашларына карамастан, күркәм мөнәсәбәтләр урнаштыруда роле билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

Корбан чалу урыннары

Корбанлыкка нинди хайван алынырга кирәклеген, аның нинди таләпләргә туры килергә тиешлеген республика халкына диния нәзарәте вәкилләре даими аңлатып килде. Бу уңайдан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат конференциясе дә уздырылды. 

Корбан чалырга теләүчеләр өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мөмкинлекләр тудырылган. Республиканың барлык мәчетләрендә корбанлыкка заказлар кабул ителде, бүген Казандагы 18 мәйданчыкта, шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә, Әлмәт шәһәрендә корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылган иде. Мәйданчыклар 22 һәм 23 август көннәрендә, ягъни гаетнең өч көнендә дә эшләячәк, дип хәбәр итә нәзарәт. 

Мохтаҗларга ярдәм

Корбан бәйрәме көннәрендә ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды менә инде дүртенче ел рәттән халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итен тарату белән шөгыльләнә. 

– Без быел дүртенче ел “Мохтаҗларны ашат” дигән акция үткәрәбез. Корбан ите безнең фондта исәптә торучы авыру балалар тәрбияләүче, шулай ук күп балалы ишле гаиләләр арасында таратыла. Реабилитация фондларына да өләшү күздә тотыла. Беренче елны шулай 30 сарык чалган идек, аннары 30 дан артты, былтыр 53 иде. Быел 30 сарыкка заказ бирдек, әгәр заявкалар артса, арттырырга мөмкинбез, - дигән иде "Зәкят" фонды җитәкчесе урынбасары Илнур хәзрәт Әлмәтов.

Бүген Диния нәзарәте тарафыннан аз керемле халыкны тәэмин итү һәм социаль учреждениеләр өчен барлыгы сигез йөздән артык сарык чалынган. Бүген бәйрәм күчтәнәчләрен 220 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Бәйрәмнең икенче көнендә тагын шуның кадәр кешене ит белән тәэмин итү күздә тотыла. Аларга фонд, милләтләренә һәм диннәренә аермыйча, барлыгы ике мең тоннага якын корбан ите тапшырачак – бу барлыгы 100 сарык дигән сүз. Шунысы күркәм, корбан чалган мөселманнардан ит керү дәвам итә. Корбан итләрен алучылар арасында шулай ук: А.Вавилова исемендәге хоспис, Күрмәүчеләр җәмгыяте, Инвалидлар җәмгыяте, Репрессияләнгән кешеләр җәмгыяте, Блокадада булучылар җәмгыяте, шикәр авыруыннан интегүчеләр җәмгыяте бар, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

Моннан тыш, Корбан итенең байтак өлеше төрмәләргә озатылган. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны республикабызның 15 колониясенә җибәргән. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалынган.  Ит күләме төрмәдә җәза үтүчеләрнең санына бәйле: уртача алганда бер колониягә 15-20 сарык туры килә. Хәзерге вакытта иң күп тоткыннар 5, 18, 19 нчы колонияләрдә.  

Корбан бәйрәме алдыннан Диния Нәзарәте шулай ук 7 яшьлек авыру Арсений Бурнинның дәвалану курсына акча җыю буенча хәйрия акциясе игълан иткән иде. Сабый аутизм диагнозыннан интегә. Бүгенге көндә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән җитәрлек күләмдә акча җыелып бетте һәм алар “Логос” медицина үзәгенә күчереләчәк, дип вәгъдә итә Диния нәзарәте.

Әгәр корбанга хайван чалдырган кеше итнең мохтаҗларга дигән өлешен кемгә бирергә белмәсә, аны мәчетләргә кертеп калдырырга була. Казанда яшәүче Рәфыйк Ситдыйков шулай эшләгән.

- Корбан чалдыру нияте булды, әмма мохтаҗларга дигән өлешен кемгә бирергә белми аптырадым, чөнки тирә-ягымда чып-чынлап мохтаҗ кешеләр бар димәс идем. Әмма, әлбәттә, республикада мохтаҗлар барын беләм. Шуңа корбан итенең мохтаҗларга дигәнен Нагорный бистәсендәге "Иман нуры" мәчетенә тапшырдым. Мин килгәндә, анда ялгыз пенсионер әбиләр җыелып тора иде инде. Мәчеттә аларга итне бүлеп тә бирделәр, апалар рәхмәтләрен укып калдылар. Бик күңелем булды, ниятем чынга ашты, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Рәфыйк әфәнде. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корбан чалдырырга теләүчеләрдән гаризаларны әле дә дәвам итүен хәбәр итә. "Теләгән һәркем "Зәкят" хәйрия фондыннан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 7000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22", - диелә нәзарәтнең бүгенге хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100