Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт төзү өчен нинди кирпеч кулланырга кирәк?

Әлеге сорауга балта остасы Алмаз Әхмәтханов җавап бирде.

news_top_970_100
Йорт төзү өчен нинди кирпеч кулланырга кирәк?

- Хәзер биналар, йортлар һәм башка корылмалар төзү өчен бик күп материаллар барлыкка килде. Күпләр кирпеч кебек сыналган материалны диварлар һәм төрле өслекләрне тышлау өчен куллана. Эш башлар алдыннан, силикат һәм керамик кирпечнең өстенлекле якларын чагыштырырга, материалларның куллану үзенчәлекләрен өйрәнү мөһим. Кирпечләр бик күп төрле, керамик белән силикаттан кала да әллә никадәр төрлесе бар. Керамик кирпеч балчыктан тора, мичләрдә яндырыла һәм формалаша. Силикат кирпеч составына 90 процент кварц комы, 10 процент известь, су, шулай ук кайбер өстәмәләр керә. Силикат кирпечтән аермалы буларак, керамик блок чыдам, чөнки 1 квадрат сантиметр исәбеннән билгеле бер авырлыкны саклый ала. Нәкъ менә шундый материаллардан 1 каттан югарырак биналар төзергә киңәш ителә. Силикат ачык утка 3 сәгать, керамик 6 сәгаттән артык каршы тора ала.



Җылылык саклаучы иң әйбәт материалларның берсе – пеноблок. Зуррак булган саен, алар җылылыкны күбрәк саклый.

Силикат арзанрак тора, ә керамик кыйммәт йөри. Сыйфат ягыннан карасак, керамик әйбәт, отышлы яклары күбрәк. Силикат дымны үзенә тарта, шуңа күрә аны киңәш итмәс идем. Дөресен генә әйткәндә, аларның икесе дә йортны тышлау өчен генә бара. Керамик кирпеч үзенең киң ассортименты белән мактана ала, ә силикат - яхшы тавыш изоляциясе белән. Силикат блокларының төсләре аз, сайлау мөмкинлеге зур түгел. Төзүчеләр кирпечне бинаның климат шартларына һәм катларына бәйле рәвештә сайларга киңәш итә. Шунысын да истә тотарга кирәк, экономия тискәре нәтиҗәләргә һәм хәтта бина җимерелүгә китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100