Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокы туйсын өчен сәгать ничәдә йокларга ятарга икәнен исәпләп чыгара торган онлайн-сервис

Йокы туйсын өчен сәгать ничәдә йокларга ятарга икәнен исәпләп чыгара торган онлайн-сервис

news_top_970_100
Йокы туйсын өчен сәгать ничәдә йокларга ятарга икәнен исәпләп чыгара торган онлайн-сервис
Биология дәресләреннән хәтерлисездер - йокы цикллардан тора. Әгәр цикл тәмамланган вакытта уянсагыз, димәк, йокыгыз да туячак. Цикл уртасында уяну күпкә кыенрак. 
https://sleepyti.me/ сервисы кайчан йокларга ятарга икәнен белергә ярдәм итәр.

Кайчан йокыдан торырга икәнен язсагыз, бу сервис кайчан ятарга икәнен күрсәтә. Кеше уртача 14 минут эчендә йокыга китә икәнен исәпкә алып, күрсәтелгән вакыттан шулкадәр алдарак ятсагыз, йокыгыз да туяр.

Сервис инглиз телендә. Шул сәбәпле, аңлатып китик: 

I have to wake up at... - Мин сәгать ничәдә торырга тиеш... Сәгатьне һәм минутны язасыз. Инглиз телле дөньяда көн икегә бүленә - иртәнге якта торасы булса, АМ бүлеген күрсәтәсез. Төштән соң торасы булса кичке вакытны - РМ сайларга кирәк.

Хәзер үк йокларга җыенасыз икән, "Find out when to get up if you go to bed now" - "хәзер үк йокларга ятасыз икән, ничәдә торасын белегез" дигән пунктны сайлагыз. 

Инде әйтеп кителгәнчә, йоклау вакыты күрсәтелгәндә, 14-15 минутка алданрак ятыгыз. 

Йокыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100