Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә тамак шешүен дәвалауның тиз ысуллары

Өйдә тамак шешүен дәвалауның тиз ысуллары

news_top_970_100
Өйдә тамак шешүен дәвалауның тиз ысуллары
Табиблар тамак авыртуны өйдә дәвалауның тиз ысулларын атады. 

Иң беренче – тозлы җылы су белән еш чайкап тору. Шулай ук бу сыеклыкка бераз гына алма серкәсе дә өстәргә була. Бу хакта oane.ws сайты яза.

Еш кына тамак авырту яки фарингитны вируслы инфекция (салкын тию яки грипп), коры һәм пычрак һава, аллергия, тәмәке тарту, шулай ук бактериаль стрептококк инфекция китереп чыгара. Авырту өч-дүрт көнгә сузыла. Авырту вакытында тамакның лайлалы тышчасы ялкынсына, йоту авырлаша, муен тирәсендәге бизләр шешенә һәм ялкынсына, төчкертә, ютәлләтә, томау төшә һәм бераз тән температурасы күтәрелә.

Өй шартларында тамактагы авыртуны басар өчен тозлы һәм серкәле су белән чайкаудан тыш, табиблар бал, лимон, шалфей, ромашка һәм куркума белән җылы эчемлекләр эчәргә киңәш итә. Кирәкле ингредиентларга кайнар су салалар, өстен каплап кимендә ярты сәгать төнәтәләр. Күпләп су эчү, шулпалар, бал, лимон белән сөт – болар барысы да фарингитка каршы яхшы чаралар.

Авыртудан соң тамакны тулысынча дәвалап бетерү өчен өч киңәшне истә тотарга кирәк. Дөрес туклану, күп сыеклык эчү һәм төнлә йокы туйганчы йоклау.

Әлеге язма мәгълүмат өчен, үзеңне дәвалау өчен инструкция түгел. Өч көннән артык тамак авыртса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бигрәк тә тын алу авырлашса, тән температурасы 38 градустан югары булса, тәнгә тимгелләр чыкса, буыннар авыртса, төкеректә һәм какырыкта кан күренсә бу хафага салырга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100