Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә дәвалануның чирнең үзеннән дә зыянлырак очраклары

Өйдә дәвалануның чирнең үзеннән дә зыянлырак очраклары

news_top_970_100
Өйдә дәвалануның чирнең үзеннән дә зыянлырак очраклары
"Традицион булмаган дәвалану очраклары бик файдалы" дигәнгә ышанучылар бар. Әмма кайбер очракларда өйдә дәвалану чирнең үзенә караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин дип яза «МК в Волгограде.ру».

Мәсәлән, ташлар утырган тешне агарту өчен лимон сугы куллану. Тешне вакытлыча агартырга мөмкин, әмма эмальне бетерә һәм кариес барлыкка килә, әмма бераздан анда кара таплар барлыкка килә.

Пешкән урынга май сөртү. Сыер мае авыруны баса, әмма аның бернинди дә дәвалау үзлеге юк. Пешкән урын - ул ачык җәрәхәт, ә анда май сөртү инфекция кертү дигән сүз.

Колакны чистарту өчен балавыз шәм куллану. Колак сагызы инфекциядән саклау чарасы, аны тулысынча чистарту колакка инфекция керүгә һәм чукраклыкка китерә. 

Махмыр булганда башка спиртка чылатылган чүпрәк кую. Бу башны суыта һәм ничектер җиңеллек бирә кебек, әмма спирт тире аркылы канга сеңеп, хәлне авырайта - косасыны китерә һәм махмырның озаграк дәвам итүенә китерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100