Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен сукмасын өчен нишләргә?

Яшен сукмасын өчен нишләргә?

news_top_970_100
Яшен сукмасын өчен нишләргә?
Казан федераль университеты Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире, профессор Морат Таһиров Татарстан халкына яшен сугудан саклану буенча кайбер киңәшләр бирде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшен техника өчен куркыныч түгел, ул кеше өчен зур куркыныч тудыра. Кан һәм лимфа составында тоз булу сәбәпле, кеше электр тогын үткәргеч була ала.

Морат Таһиров яшенле яңгыр вакытында кәрәзле телефоннан сөйләшү куркыныч түгел дип саный. «Телефон электромагнит дулкыннарны тота, аны файдаланырга мөмкин», - диде ул. 

Шулай да яшен вакытында телефоннан сөйләшеп вакыт әрәм итмичә, тизрәк ышыкланыр урын эзләргә киңәш итте. Биек объектлар һәм әйберләр, ялгыз агачлар янында басып тору - куркыныч, аларны еш кына яшен суга.

Әгәр яшенле яңгыр вакытында өйдә булсагыз, электр приборларын сүндерергә, шулай ук шарсыман яшен бүлмәгә очып кермәсен өчен, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк. 

Җирдә һәр секунд саен якынча 100 яшен суга һәм әле күптән түгел генә яшеннең яңа үзенчәлекле төрләре (джетлар, спрайтлар, эльфлар) турында билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100