Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әниләр куркуын ничек җиңәргә тиеш?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Яшь әниләр куркуын ничек җиңәргә тиеш?
– Мин яшь әни, балабызга 1,5 ай. Курку хисеннән арына алмыйм. Баламны кем дә булса кулына алса, паника башлана миндә. Хәтта әнигә дә, иремә дә ышана алмыйм. Бу куркуны ничек җиңәргә?
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: -Бу яшь әниләрдә еш очрый. Бигрәк тә үзе яшь вакытта бала тапкан хатын-кызларда була ул. Ул үзе дә балалыктан китмәгән, үзе дә әле игътибарга, назга мохтаҗ. Бу очракта аңа баланы үз кулына тотарга, ә әнисе, ире яки туганнары балага түгел, күбрәк яшь әнигә илтифат күрсәтсә, аның куркулары азая башлый. Бу проблемага кул селтәргә ярамый. Юкса, әнисенең куркуы балага да күчә.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100