Яшәү минимумына төгәл бер ай яшәп буламы?

4 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Бер ай дәвамында яшәү минимумына яшәгән депутатның монологын тәкъдим итәбез.

Әстерхан өлкәсе думасы депутаты Петр Кириллов төгәл бер ай 11 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр яшәү минимумына яшәргә тырышкан. Тәҗрибә нәтиҗәсе: депутат Әстерхан өлкәсендә яшәүче олы кеше өчен тәгаенләнгән 10 мең 126 сумга сыеша алмаган. Бер айда дүрт килограммга ябыккан. “Сноб” сайты Петр Кириллов белән сөйләшеп, аңа бер айда нәрсәдән баш тартырга туры килгәне һәм шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булганы турында белешкән. Депутатның фикерләре монолог формасында.

"Тәҗрибәнең төп максаты – яшәү минимумының һәм азык-төлек кәрзине бәясенең түбән булуы проблемасына түрәләрнең игътибарын юнәлтү. Миңа аны формалаштыру алымы аңлашылмый. Минем карашка, бик күп факторлар һәм замана кешесенең ял итү, сәламәтлек, дарулар, белем алу өчен тотыла торган чыгымнар исәпкә алынмый.

Ризык

Әстерхан өлкәсендә олы кеше өчен азык-төлек кәрзине – аена 4 мең 670 сум. Бик нык экономияләп, иң арзанлы кибетләрдә ташламалар һәм акцияләр буенча сатып алып та мин барыбер бу суммага сыеша алмадым: 5 мең 11 сум чыкты. Артык чыгым – 341 сум.

Минем рацион азык-төлек кәрзинендә күрсәтелгән иң гади ризыклардан гыйбарәт. Анда якынча 11 категория – ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт ризыклары. Кагыйдә буларак, бу иң очсыз ризыклар, хәтта консерва һәм ярымфабриктлар да түгел. Бернинди колбасалар һәм купшы ризыклар юк.

Гомумән, азык-төлек кәрзине тормыш чынбарлыгына туры килми: ул балансланмаган, анда аксымнар һәм калорияләр җитми, клетчатка аз, чөнки ит, җиләк-җимеш һәм яшелчә күләме аз.

Мин дөге, карабодай, тавык ите, чөгендер, бәрәңге, ипи, сөт алдым. Берничә тапкыр сөт урынына сыр сатып алдым. Үзем әзерләдем, эшкә дә ашарга үзем белән алып бардым. Кайвакыт өйдә ашадым. Стандарт рәвештә көненә өч мәртәдә тукландым – иртәнге, төшке һәм кичке аш. Ләкин миңа ризык җитмәде. Кичен чикләвекләр, йогурт яки җиләк-җимешләр белән тамак ялгап аласым килде. Әмма минем өстәмә акчам булмады. Үземә хәтта бер чынаяк кәһвә дә ала алмадым.

Мин акция игълан иткәннән соң, миңа социаль челтәрдә төртмәле комментарийлар яза башладылар. Имеш, “ул кара уылдык ашамаячак, бер ай гади ризык белән тукланачак та кабат уылдыкка тотыначак”. Кара уылдыкны мин болай да ашамый идем, ә менә баллы ризыклардан һәм чикләвекләрдән баш тартырга туры килде. Җиләк-җимештән миңа ике гранатка һәм алмага гына җитте. Ләкин кәрзиндә көненә бер генә алма каралган, ә бу бик аз.

Минем берүзем яшим, минем тәҗрибә бары тик миңа гына кагылды, шуңа да мине беркем дә кире күндерергә тырышмады. Дуслар, туганнар аңлап кабул итте, рухи яктан ярдәм итеп тордылар.

Бер айда мин 3,8 килограммга ябыктым. Авырлыгым 78 кг иде, хәзер 74,2 кг булды. Хәлем начараймады: гомумән минем сәламәтлегем яхшы дияргә була, бер ай эчендә аны бозу авыр булыр иде. Ләкин чикләүләр аркасында тиз кызып китә, тизрәк арый башладым, энергиям кимегәнен сиздем.

Башка чыгымнар

Коммуналь, мобиль һәм башка түләүләргә мин башта ук акчаны аерып куйдым. Эшем буенча мин элемтәдә булырга һәм мәгълүмат алырга тиеш, шуңа күрә акчаны янга калдыру өчен интернеттан баш тарта алмадым. Нәтиҗәдә өйдәге интерент өчен 390 һәм мобиль элемтә өчен 685 сум түләдем.

Мин фатир арендалап тормыйм һәм аның өчен түләргә кирәкми. Ә бик күп гаиләләрнең, бигрәк тә яшьләрнең ипотекасы бар, аны түләп барырга кирәк. Яки ай саен аренда түләве, ул да яшәү минимумында каралмаган. Салымнар һәм капиталь ремонт өчен взнос та исәпкә алынмаган.

Күңел ачу – гомумән исәпкә алынмаган бүлек. Барлык түләүле чаралардан да баш тартырга туры килде. Кинода да, театрда да, күргәзмәләрдә дә булмадым. Хәтта дусларым белән кофейняда да очраша алмадым, ә бик теләгән идем югыйсә. Кафеларда кофе 150 сум тора, ә бу бәягә мин бер тәүлек яшәдем. Кино белән дә шул ук хәл: билет 200 сум, димәк соңыннан көн ярым ашамаска кирәк. Дилемма.

Нәтиҗә

Юл бәясен һәм коммуналканы исәпкә алып, мин барлыгы 14 637 сум акча бетердем. Бу сумма яшәү минимумыннан 4,5 меңгә күбрәк. Иң азы ризыкка китте. Өчтән бер өлеше коммуналкага (бер бүлмәле фатир өчен 2 мең), элемтә (1100 сум), бензин (4 мең), көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары (1750 сум) өчен китте. Бер тапкыр чәчтарашка, салкын тиеп авыргач бер мәртәбә даруханәгә барым. Әле минем йорт хайваннары юк, аларны да ашатырга кирәк, прививка кадатырга, уенчыклар сатып алырга кирәк бит. Ләкин мондый чыгымнар каралмаган".

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×