Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраны аракы белән чистартырга ярыймы?

Яраны аракы белән чистартырга ярыймы?

news_top_970_100
Яраны аракы белән чистартырга ярыймы?
Антисептик һәм дезинфекцияли торган препаратлар яраларны, киселгән, тырналган урыннарны чистарту өчен алыштыргысыз әйберләр. Әмма өйдә булмаганда яралансаң һәм аптечкада кирәкле препаратлар булмаса яраны ничек чистартырга? Еш кына мондый вакытта аракы “ярдәмгә килә”. Ул каты эчемлек, ә спиртның бик яхшы дезинфекция чарасы икәнен күпләр белә.

Яраларны аракы белән чистартырга ярыймы? Һәм бактерияләргә каршы ул ни дәрәҗәдә уңышлы көрәшә? Бу хакта "АиФ" басмасына медицина фәннәре докторы, югары категорияле табиб, хирург Федор Шпаченко сөйләгән. 

“Аракы дезинфекция чарасы түгел, чөнки анда спирт күләме аз, - диде Шпаченко. – Медицина оешмаларында дезинфекция өчен гадәттә 70 процентлы спирт кулланалар. Бу бактерияләрне үтерү өчен минималь процент”.

Яраларны аракы белән юдырырга ярыймы?

Дезинфекция препаратлары юк икән, тирән булмаган яраларны, тырналган урыннарны һичшиксез су яки аракы белән юдырырга кирәк. “Бу очракта яраны механик эшкәртү турында сүз бара. Аракы, кеше яраланган предмет аркылы организмга кергән бактерияләрне юып төшерә ала”, - диде Шпаченко.

Табиб сүзләренчә, суга караганда моның өчен аракы яхшырак та. “Әгәр кул астында берни дә юк икән, яраларны чистарту өчен суга караганда аракы файдалану яхшырак. Чөнки суның үзендә дә бактерияләр булырга мөмкин”, - диде эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100