Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яхшы хатынны ире нигә ташлап китә?

Яхшы хатынны ире нигә ташлап китә?

news_top_970_100
Яхшы хатынны ире нигә ташлап китә?
Ир-атларны гаиләдән китәргә мәҗбүр итә торган өч сәбәпне белгечләр әйтеп биргән. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты язды.

Тыштан карап торганда бәхетле һәм матур гына күренгән парлар аерылышкач, әйләнә-тирәдәгеләр шакката. Психологлар исә моның сәбәпләрен ачыклаган.

Хатын-кыз беркайчан да иргә басым ясамаска тиеш. Әлбәттә, һәр хатын ирендә үзгәртердәй урыннар таба, тәрбияләргә дә бик телидер. Тик! Ярамый! Чөнки мондый гаиләдә ир һәрвакыт хатынының ризасызлыгын белеп, тоеп яши. Шуңа күрә ул үзен кадерли торган башка хатын эзләүгә керешә.

Ир белән хатын үзара ярышып яшәсә дә, гаилә таркала. Ир һәрвакытта да хатыныннан хуплау көтә. Хатын-кыз һәрчакта да үзенчә генә булдырырга тырышырга тиеш түгел. Ул иренең фикере белән исәпләшергә тиеш.

Тагын бер шарт бар: әгәр ир хатынының хөрмәтен тоймаса, ул гаиләдә яши алмый. Ир һәрчакта да хатынының ышанычлы икәнен тоеп яшәргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100