Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа закон: Нинди очракта егетне армиядән иртәрәк кайтаралар?

Яңа закон: Нинди очракта егетне армиядән иртәрәк кайтаралар?

news_top_970_100
Яңа закон: Нинди очракта егетне армиядән иртәрәк кайтаралар?
1 сентябрьдән башлап "Хәрби хезмәт турында" законга үзгәрешләр үз көченә керә. Документтагы үзгәрешләр хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына, көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

1 сентябрьгә кадәр армиягә чакырылган вакытлы хезмәт итүче солдатларга (срочники) вакытыннан алда демобилизацияләнергә рөхсәт итәчәкләр. Бу мөмкинлек частьта булган вакытта сәбәпләр килеп чыкканда бирелә. Мәсәлән, солдатның икенче баласы туган очракта.

Армиягә чакырылу вакытын кичектереп тору хокукына ия булган яки армиягә барудан азат ителгән кешеләр 1 сентябрьдән бу хокукларыннан баш тарта ала. Моның өчен военкоматның кабул итү комиссиясенә барып, гариза язарга кирәк.

Үзгәрешләр фәнни дәрәҗәсе булган кешеләргә, бакалавриат, специалитет, магистратурада көндезге бүлектә укучы студентларга, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең бертуган абыйларына һәм энеләренә, балаларына кагыла.

Моннан тыш, повестка алып та, военкоматка килмәгән өчен, медкомиссия узудан баш тарткан өчен штраф күләме арта. Моңа кадәр 500 сум булган штраф 3000 сумга га кадәр җитәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100