Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына уылдыкны ничек сайларга?

Уылдык салынган савыт кабармаган булырга тиеш.

news_top_970_100
Яңа ел табынына уылдыкны ничек сайларга?

Роскачество оешмасы экспертлары Яңа ел табынына уылдык сайлау өчен киңәшләр бирде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.

Иң беренче чиратта, уылдык салынган банкада «ГОСТ» тамгасы булуга игътибар итәргә кирәк. Бу тамга булган очракта, деликатес җитештерүче уылдыкның нинди балкыныкы икәнен язарга тиеш.

«Беренче сортлы уылдык үлчәмнәре һәм төсе бертөрле булган күзәнәкләрдән тора. Ул куе булырга, таралып китәргә тиеш. Мондый банкада тоз аз, исе дә тәмле», — диелгән оешма хәбәрендә.

Шулай ук деликатесны җитештерү вакытына игътибар итәргә кирәк. Яхшы товар балыклар уылдык тараткан чорда эшләнә. Бу вакыт майдан декабрьгә кадәр дәвам итә.

Уылдык салынган савытның тышкы ягына да күз салу хәерле. Банка кабарып тормаска тиеш. Кабарган савыт уылдыкта зарарлы микроблар булуы турында сөйли.

Уылдыкны саклау өчен иң кулай температура -4 градустан -6 градуска кадәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100