Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк яман шеше кемнәргә яный?

Йөрәк яман шеше кемнәргә яный?

news_top_970_100
Йөрәк яман шеше кемнәргә яный?
Йөрәктәге шешләрнең 75%ка якыны дәвалап була торган "яхшы шеш" (доброкачественная опухоль). Чөнки әлеге орган тоташтыргыч тукымадан тора, ул исә яман шеш күзәнәкләренә бик сирәк бирешә. Ләкин катлаулы авыру очраклары ел саен ачыклана. Әлеге чир кемгә яный һәм аны ничек ачыкларга? Бу хакта Мичиган университеты кардиологлары сөйләде, дип яза blog.mednote.life сайты.

Еллык статистика буенча, йөрәктәге беренчел, ягъни органның нәкъ үзендә барлыкка килә торган шешләр йөз кешенең якынча берсен зарарлый. 

Авыруларга гадәттә химиотерапия билгелиләр яки операция ясап шешне алалар. Кайвакыт икесе дә кулланыла. 

Мичиган университетының Йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге белгечләре сүзләренчә, йөрәк яман шеше генетик факторларга бәйләнгән үсеш тайпылышлары аркасында килеп чыгарга мөмкин. 

Авыруның иң киң таралган билгесе - "аңлатып булмый торган" хәлсезлек. Ул кеше үзенең гадәти эшләрен башкарганда, кинәт кенә барлыкка килә. 

Пациентлар еш кына үзләрендә кисәк кенә көчле хәлсезлек сизүләрен әйтә. 

Рак еш кына эпителиаль тукымада барлыкка килә. Ул күкрәктә, простатада, ашказанында һәм башка органнарда урнашкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100