Владимир Путин Япониягә саммитка термосына нәрсә салып алып барган - видео

4 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: kremlin.ru
Япониядә саммит вакытында кичке ашка җыелгач, Россия Президенты Владимир Путин үзенең термос-стаканын тотып килгән. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу термоста нәрсә булганын әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

"Россия Президенты бу термостан чәй эчә", - дип аңлаткан ул.

Видео кадрларында Путинның ак төстәге термостаканнан эчкәне күренә.

Кичке аш вакытында Владимир Путин шушы термосын АКШ Президенты Дональд Трамп бокалы белән чәкешетергән. Трамп бокалында кола булган. Ул шушы газировканы бик ярата икән.

Кайсыбер матбугат чаралары Трампның Ак йорттагы бүлмәсендә газировка китертә торган махсус төймә дә бар дип язган. Имеш, Трамп газировка һәм бургерларны бик ярата икән. 

Фотода Россия Президенты Владимир Путин Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла