Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВКонтакте социаль челтәрендә нәрсә үзгәрәчәк?

"ВКонтакте" челтәре шәхсилекне саклау буенча үзгәрешләр кертә.

news_top_970_100
ВКонтакте социаль челтәрендә нәрсә үзгәрәчәк?

“ВКонтакте” социаль челтәре интернетта чыккан язмалар өчен җинаять эшләре ачу күренешләре белән бәйле рәвештә, үзенең функционалын үзгәртә. Бу хакта “Вконтакте”ның идарә директоры Андрей Рогозов сөйләде, дип яза “Известия”.

Аның сүзләренчә, тәртип сакчылары контекстны игътибарга алмый, репостны язмадан аермый һәм шикле шаяртулы мемнарны җинаятькә тиңли.

“Шул ук вакытта үзебез эшләп чыгарган сервислар безнең җаваплылыкта”, - дип язган Рогозов үзенең социаль челтәр аккаунтында.

Алдагы ике атнада язмага кемнәр репост ясаганын күрсәтүче функционалны юк итәчәкләр, ул исемлекне теләсә кем күрә алмаячак. Исемлекне бары тик язма авторы гына күрә алачак.

Моннан тыш, ай дәвамында тагын бер яңалык кертеләчәк: ВКонтактеда сәхифәне тулысынча ябык итеп ясау мөмкинлеге булачак, аны бары тик дуслар өчен генә ачык калдырып булачак.

Рогозов билгеләп үткәнчә, бу үзгәрешләр планнарның бер өлеше генә, ә башка яңалыклар турында соңрак билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100