Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВИЧ инфекция ризык аша йогарга мөмкинме?

ВИЧ инфекция ризык аша йогарга мөмкинме?

news_top_970_100
ВИЧ инфекция ризык аша йогарга мөмкинме?
Россиядәге һәр унынчы кеше ризык яки гомуми савыт-саба аркылы ВИЧ инфекциясе йога дип уйлый. Мондый мәгълүматларны Росстат бирә дип яза "АиФ" басмасы. 

ВИЧ инфекциясе һава-тамчы юлы белән, шулай ук савыт-саба, аш-су җиһазлары, ризык яки урын-җир аркылы күчми. Кеше организмына вирус бары тик организм сыеклыгы аша (кан, лимфа, вагиналь һәм ректаль бүлендекләр, сперма һәм ана сөте) гына керә ала. Сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә керү һәм авыру кеше белән бер шприц куллану иң киң таралган зарарлану төрләре. 

"ВИЧны савыт-саба яки ризык аркылы йоктырып булмый. Вирус көнкүреш предметлары һәм ризыклар аша күчми. Нинди дә булса биолгик материал канга яки лимфага эләксә генә вирус йога", - дип аңлата эпидемиолог, СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча Россия фәнни-методик үзәгенең фәнни хезмәткәре Олег Юрин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100