Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ватык смартфоннар өчен акчаны ничек кире кайтарырга һәм мораль зыянны ничек түләтергә

Ватык гаджет өчен компенсацияне ничек кире аласын “Татар-информ” ачыклады. 

news_top_970_100
Ватык смартфоннар өчен акчаны ничек кире кайтарырга һәм мораль зыянны ничек түләтергә

Хатасыз итеп, җиренә җитереп претензия язу

Кибет смартфоннарның гарантиясен тикшерә

Гарантиянең срогы чыккан булса, проблеманы бәйсез эксперт таба

Сатып алучы судта күбрәкне таләп итә

Смартфоннарның начар эшләвенә юлыккан 23-26 процент кеше яңа гаджет алырга планлаштыра, диелә Яндекс тикшерүендә. Әмма кайбер сатып алучылар бракка тап булгач, Кулланучылар хокукын яклау законына мөрәҗәгать итә һәм үз хокукларын яклый. Алар иске телефон өчен генә акча кайтарып калмый, ә компенсация дә ала.

Статистика буенча, клиентлар сатучыларга каршы искларны 69% очракта ота, дип хәбәр итә “Правовед.ru”. Моны судта үз хокукларын яклаган казанлылар да исбатлый. 

Март аенда Казанда яшәүче ханым судлашып, ватык iPhone өчен интернет-кибеттән 100 мең сум акча ала. Ә икенче канәгать булмаган клиент Apple дистрибьюторыннан смартфон өчен компенсациядән тыш, мораль зыян, килешү шартларын үтәмәгән өчен акча һәм штраф та алган.

Сатып алган смартфон сыйфатсыз булганда нәрсә эшләргә икәнен “Татар-информ” ачыклады.

Хатасыз итеп, җиренә җиткереп претензия язу

Сатып алучы гаджетны төшереп тә җибәрмәгән, суга да батырмаган, тик смартфон эшләми. Нишләргә? Бу очракта өметсезлеккә бирелергә һәм кул селтәргә кирәкми, дип белдерә Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе.

Мөмкин кадәр тизрәк тулы комплектны: смартфон, чек, гарантия талоны, комплекттагы әйберләрне һәм кабын җыярга кирәк. Шуннан соң гаджетны сатып алган кибеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный “Татарстан Республикасының кулланучылар союзы” иҗтимагый оешмасы рәисе Роман Садретдинов.

“Кайвакыт әйбернең кабын саклап калу мөһим. Телефоннар өчен ул серия номерын, җайланманың моделен белү өчен кирәк”, - диде ул.

Соңыннан претензия язарга һәм аның белән кибеткә яки техника дистрибьюторына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Роспотребнадзор документны ике данәдә язарга һәм “Претензия” дип исемләргә кирәк дип белдерә. Документның кемгә һәм кемнән булуын күрсәтергә, проблеманың асылын, таләпләрне аңлатырга, чек белән гарантия талонының күчерелмәсен беркетергә кирәк. Әгәр бәйсез экспертиза нәтиҗәләре бар икән, аны да өстәп куярга кирәк.

Электроника кибете хезмәткәрләре гражданнарның претензияләрен һәрвакытта да бик теләп кабул итми. Әгәр кибеттә претензияне кабул итүдән баш тарталар икән, аны хат итеп җибәрергә һәм җибәрү турындаганы чекны сакларга кирәк.

Кайвакыт хезмәткәрләр претензияне шикаятькә (жалоба) үзгәртүне сорый яки сыйфатны тикшерүне озакка сузалар. Бу очракта “Фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә”дә язма калдырыру зарур. Бу соңыннан дәлилләр булсын өчен кирәк.

Казанда бер сатып алучы DNS кибетенә “үлгән” айфоны буенча мөрәҗәгать итә. Тик кибет хезмәткәрләре сыйфат тикшерүеннән баш тарта. Сатып алучы, шикаятьләр кенәгәсендә язма калдырмыйча кибеттән китеп бара. Соңыннан судта DNS вәкиле бернинди дә мөрәҗәгать булмавын әйтә. Ә сатып алучы киресен исабтлый алмый.

Кибет смартфонның гарантиясен тикшерә

Гарантия срогы дәвамында сатып алучы төзек булмаган гаджетны, претензияне һәм сатып алу турындагы дәлилләрне алып килергә хокуклы. Ә кибет моны кабул итәргә һәм ватылуның сәбәпләрен ачыкларга тиеш. Сыйфат тикшерүен кибеттән яки сервис үзәгендә уздырырга була.

“Алып килегез, тикшерерләр, төзекләндерерләр. Ә ремонтка яраксыз булса, акчаларны кире кайтаралар”, - дип сөйләделәр “Евросеть”тә.

“Юлмарт” сәүдә нокталарында сыйфат тикшерүе уздырмый. Ә җайланманы карау өчен җитештерүче тарафыннан расланган сервис үзәкләренә тапшыра, диде “Юлмарт” гарантия сервисы һәм клиент үзәге директоры Сергей Прель.

Шулай ук кибет өстәмә тикшерү дә уздырырга мөмкин. Әгәр гарантия вакытында гаджетта җитештерү брагы ачыклана икән, кибет сатып алучыга ремонт, товарны алмаштыру яки акчаларны кире кайтаруны тәкъдим итә.

Гарантия срогы чыккан булса, проблеманы бәйсез эксперт таба

Әгәр смартфонның гарантия срогы чыккан икән, ватылу сәбәпләрен клиент үзе ачыкларга тиеш. Моның өчен смартфонны бәйсез экспертка алып барырга кирәк.

“Татарстанның Кулланучылар союзы” рәисе Казанның Сыйфат милли институтына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Смартфон экспертизасы бәясе аның моделенә һәм очракның никадәр катлаулы булуына бәйле. Уртача алганда экспертиза өчен 1-7 мең түләргә туры киләчәк, диделәр Сыйфат институтының мәгълүмат үзәгендә.

Әгәр бәйсез эксперт җитештерү брагы таба икән, экспертиза нәтиҗәләрен претензиягә беркетеп кибеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Соңгы вакытта кибетләр теләктәшлек күрсәтә һәм мәсьәлә судка мөрәҗәгать иткәнче хәл ителә”, - диде Роман Садретдинов.

Әмма практика күрсәткәнчә, техника сатучы эксперт нәтиҗәсе белән килешмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, DNS судта бәйсез экспертиза нәтиҗәләренә дәгъва белдерде. Моны экспертның югары белеме айфоннар белән бәйле түгел дип аңлатты.

Сатып алучы судта күбрәкне таләп итә

Әгәр эш судка барып җиткән икән, кибеттән таләп ителгән акча смартфон өчен генә булмаска мөмкин.

Сатып алучы искның суммасын төгәл ачыкларга тиеш. Әгәр иск таләпләре 50 меңнән кимрәк икән, гариза җәмәгать судына, күбрәк булганда район судына бирелә.

Искка нәрсәләр кертергә була?

  • Смартфон бәясенә компенсация (сатып алу турныда документ булырга тиеш);
  • Бәйсез экспертиза бәясе (хезмәт күрсәтү килешүе күрсәтелергә тиеш);
  • Суд чыгымнары – юрист хезмәте өчен тотылган акчалар (хезмәт күрсәтү килешүе күрсәтелергә тиеш)
  • Сыйфатсыз товарны кулланган вакыт өчен түләнә торган акча. Аны мөстәкыйль исәпләп чыгарырга була. Һәр көн өчен товар бәясеннән 1% санала. Тик барлыкка килгән сумма смартфон бәясеннән артып китәргә тиеш түгел.
  • Мораль зыян компенсациясе. Искта теләгән сумманы күрсәтергә була, әмма компенсация күләмен гаделлек һәм акыл принцибыннан чыгып суд билгели. Кибетнең претензияне кабул итүдән баш тартуы турында дәлилләр тәкъдим итәргә була.
  • Почта чыгымнары. Хатларны кибеткә почта аша җибәрергә туры килгән икән, бу чекларны сакларга кирәк.

Суд Казанда яшәүче бер хатынның “МТС” интернет-кибетенә карата дәгъвасын хуплады. iPhone 6S өчен 49,9 мең, килешү шартларын үтәмәгән өчен 14 мең штраф, бәйсез экспертиза чыгымнары өчен 10 мең, 14 мең штраф һәм мораль зыян өчен 3 мең сум түләтү карары чыгарды.

Суд эше берничә айга сузылырга мөмкин. Эш барышында суд экспертизасы уздырырга мөмкиннәр, шуңа күрә кулланучыга сабыр булырга һәм кулланучылар хокукын яклау буенча эшләрдә суд күп очракта клиент ягында булуын истә тотарга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100