Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Утын өчен нинди агач яхшы?

Әлеге сорауга балта остасы Алмаз Әхмәтханов җавап бирде.

news_top_970_100
Утын өчен нинди агач яхшы?
- Имән яхшы, чөнки җылылыкны күп бирә. Ләкин ул бик нык агач, шуңа күрә аны утынга әзерләү авыр. Бездә күбрәк каен агачына өстенлек бирәләр, чөнки ул салкын тиюне дәвалый, сулыш органнарына яхшы тәэсир итә. Дөрес, бер зур кимчелеге бар, каен агачында дегет күп була. Ул кеше организмына тискәре йогынты ясый. Юкә дә әйбәт, ул корым утыртмый. Яккан саен мунчаның морҗасына корым утыра бит, шуңа күрә каенга юкә утынын кушып җибәрергә була. Мунчага ягу өчен каты һәм нык агачлар кулланыгыз, чөнки алар озак яна һәм эссене күбрәк бирә. Андыйларга корычагач (ясень) белән өрәңге (клен) керә, бу эсседә парланып утырырга яратучылар өчен яхшы вариант. Мунча өчен яхшы төр ягулык булып, җимеш агачлары да (алма, груша, чия, слива) санала. Ләкин мондый агачларның бердәнбер җитешсезлеге бар, алар авыр янып китә. Җиләк-җимеш бирүдән туктаган агачларны гына файдаланырга була. Әгәр мондый мөмкинлегегез бар икән, аны сәламәтлек өчен файдаланыгыз.



Яңа гына киселгән агачта 50 процент дымлылык күзәтелә, шуңа күрә утынны алдан әзерләп куярга кирәк. Дымлы утын тиз генә янып китә алмый, шуңа күрә ул коры булырга тиеш. Бер-берсенә сугып карараганнан соң яңгыравыклы тавыш ишетелсә, утын әзер дигән сүз. Утын әзерләү сроклары һәм ысуллары турында күптән билгеле. Хәзерлекне көздән башлыйлар һәм кыш буена дәвам итәләр. Моның сәбәбе гади: агачта сок бүлеп чыгару хәрәкәте көзге чорда туктый, шуңа күрә бу вакытта ул коры булачак. Шуны әйтеп узасым килә: күгәрек кергән утыннарны кулланмаска тырышыгыз, аларның файдалы үзлекләре юк, киресенчә, алар мунчага таралган бөтен хуш исне юкка чыгарачак. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100