Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен урманнан чәчәк җыеп кайтырга ярамый?

Сорауга ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

news_top_970_100
Ни өчен урманнан чәчәк җыеп кайтырга ярамый?

- Табигатьтә урман бете кадалуны булдырмас өчен, профилактика максатыннан, санитар һәм гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Шәхси гигиена таләпләре зур чыгымнар таләп тә итми. Беренчедән, табигатькә ял итәргә чыкканда ачык төсле киемнәр кияргә кирәк. Ул озын җиңле булырга тиеш. Муеннарны да ябыгыз. Чалбар балагын носкига кыстырырырга, башка яулык бәйләргә кирәк. Урманнан кайткач, үз-үзегезне карарга онытмагыз. Урман бете аеруча да муен, колак тирәсен ярата. Киемне инструкциядә күрсәтелгәнчә, махсус спрей-репллентлар белән эшкәртергә дә була. Чирәмгә утырырга, ятарга тырышмагыз. Пикник өчен урын сайлаганда, аның үсемлекләрдән чистартылган булуы шарт. Урманнан кайткач, өс киемнәрен генә түгел, үзегез белән барган йор хайваннарын - эт-песи, атны да карарга кирәк. Өегезгә чәчәк, гербарийлар алып кайтмаска тырышыгыз. Чөнки күп очракта урман бете аларга да ияреп кайта. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100