Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразаны башында 3 көн, уртасында 3 көн, ахырында 3 көн тотарга ярыймы?

Рамазан аенда кайбер көннәрне генә ураза тотучылар бар.

news_top_970_100
Уразаны башында 3 көн, уртасында 3 көн, ахырында 3 көн тотарга ярыймы?
Сорауга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.- Алай дөрес түгел. Алай тоткан һәрбер көне өчен фарызны үтәгән була. Мәсәлән, бер көн тотса, 30 яки 29 көннең бер көнен үтәгән була. Әгәр дә башында 3 көн, уртасында 3 көн, ахырында 3 көн тота икән, ул уразаның 9 көнен тоткан була. Бөтенләй фарызны үтәгән булмый. Намазны укыган шикелле. Бары тик мин иртәнге намазны гына укыйм, башка намазларны укымыйм дигән шикелле була. Ләкин ул уразалары дөрес булмый дигәнне аңлатмый. Уразалары дөрес була, ләкин башка уразаларны калдырган өчен, ул гөнаһлы була.- Ул калдырган көннәрне ничек тотарга тиеш була, 1 көн өчен 1 көнме?- Әйе. Монда 1 көн өчен 1 көн. Әгәр дә гомумән ниятләмәгән булса. Мәсәлән, иртәгә уразаның 5 нче көне ди. “Мин бүгеннән үк әйтәм, мин иртәгә кермәячәкмен. Ниятем юк минем керергә уразага”, ди. Һәм дә ашап, эчеп йөри. Ул вакытта, ул көн өчен бары тик каза гына кыла, кәффәрәт тотмый. Чөнки, ул шундый зур гөнаһ була ки, аны кәффәрәт капламый ул зур гөнаһны. Ләкин әгәр дә сәбәпсез бозган булса уразаны, андый вакытта 60 көн кәффәрәт кирәк була. Чөнки бу гөнаһны кәффәрәт каплый. Ләкин теге гомумән тотмаганны, анда бары тәүбә була. Чөнки кәффәрәт ул гомумән тотмаган өчен, ул гөнаһны капламый.Махсус уразаны бозсаң, ул көн өчен 60 көн кәффәрәт тотасы була. Мәсәлән, гомерендә күпме көн махсус белә торып уразаны бозган булса, ничә көне булса, алар өчен бары бер тапкыр 60 көн кәффарат тотарга кирәк була. Ләкин һәрбер көн өчен каза да кирәк була, анысы аерым. Мәсәлән, мин 2017 елда 2 көн боздым, 2018 елда сәбәпсез 1 көнне боздым. Бу 3 көннең казасын тотарга кирәк була, һәм дә 60 көн Хиҗри тәкъвим буенча, 2 айны рәттән бер-бер артлы кәффәрәт тотарга кирәк була. Сәбәп белән булса, гөнаһ түгел ул. Сәбәпсез тотмаса, ул шулкадәр зур гөнаһ була, аны кәффәрәт капламый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100